Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 12 дәрес 26-27 б.
  • Паул сеңлесенең улы кыю булган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Паул сеңлесенең улы кыю булган
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Паул сеңлесенең улы Паулны коткарган
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • «Үземне яклап берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Кыю бул! Йәһвә — синең Ярдәмчең
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • «Мин бер кешенең дә канында гаепле түгел»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 12 дәрес 26-27 б.
Паул сеңлесенең улы армия башлыгы белән сөйләшә

12 НЧЕ ДӘРЕС

Паул сеңлесенең улы кыю булган

Әйдә, үз абыйсының тормышын коткарган бер егет турында белик. Аның абыйсы рәсүл Пау́л булган. Безгә ул егетнең исеме билгеле түгел, әмма безгә аның кыю булганы билгеле. Синең бу егетнең нәрсә эшләгәнен беләсең киләме?~

Паул Иерусалимда төрмәдә утыра. Аны Гайсә турында вәгазьләгәнгә кулга алганнар. Кайбер явыз кешеләр Паулны нәфрәт итә, шуңа күрә явыз план кора. Алар солдатларга Паулны судка китерергә куша. Гаскәриләр Паулны Кайсария юлыннан алып барганда, шул явыз кешеләр юл кырыенда яшеренеп, Паулга һөҗүм итәргә җыена!

Паул төрмәдә утырганда үз сеңлесенең улыннан хәбәрләр ишетә

Паул сеңлесенең улы Паулга һәм армия башлыгына явыз кешеләрнең планы турында сөйләгән

Паул сеңлесенең улы шул кешеләрнең планы турында ишетә. Ул нәрсә эшләр? Ул төрмәгә бара һәм Паулга барысын сөйләп бирә. Паул аңа шундук армия башлыгына барырга һәм явыз план турында хәбәрне тапшырырга куша. Синеңчә, бу егеткә армия башлыгы белән сөйләшү җиңелме?~ Юк, чөнки армия башлыгы — зур хакимлеккә ия кеше. Әмма Паул сеңлесенең улы үзен кыю тота һәм шул кеше белән сөйләшә.

Армия башлыгы нәрсә эшләргә кирәк икәнен белә. Ул Паулны яклар өчен якынча 500 сугышчысын ала! Ул аларга Паулны төнлә Кайсариягә алып китәргә куша. Паул исән каламы?~ Әйе, теге явыз кешеләр аңа һөҗүм итә алмый! Аларның начар планы уңышка ирешми, һәм Паул исән кала.

Паул сеңлесенең улы турындагы өзек сине нәрсәгә өйрәтә?~ Син дә аның кебек кыю була аласың. Башкаларга Йәһвә турында сөйләгәндә, безгә кыю булырга кирәк. Син кыю булып, Йәһвә турында сөйләрсеңме?~ Шул чакта, син, бәлки, берәр кешенең тормышын үлемнән саклап калырсың.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • Рәсүлләр 23:12—24

  • Маттай 24:14; 28:18—20

  • 1 Тимутигә 4:16

СОРАУЛАР:

  • Явыз кешеләр Паулга нәрсә эшләргә җыенган?

  • Паул сеңлесенең улы нәрсә эшләгән? Ни өчен аңа кыюлык кирәк булган?

  • Син, Паул сеңлесенең улы кебек, кыю булуыңны ничек күрсәтә аласың?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу