Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • yc 14 дәрес 30-31 б.
  • Бар җир белән идарә итәчәк Патшалык

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бар җир белән идарә итәчәк Патшалык
  • Балаларыгызны өйрәтегез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһының дуслары Оҗмахта яшәячәк
    Син Аллаһының дусты була аласың!
  • Җир өчен Алла нәрсә ниятләгән?
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
  • Кемнәр терелтеләчәк һәм алар кайда яшәячәк?
    Бөек Остаздан өйрән
  • «Оҗмахта күрешербез!»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
Күбрәк карарга
Балаларыгызны өйрәтегез
yc 14 дәрес 30-31 б.
Гайсә Мәсих оҗмахка әйләнгән бөтен җир өстеннән Патша булып идарә итә

14 НЧЕ ДӘРЕС

Бар җир белән идарә итәчәк Патшалык

Нинди Патшалык турында сүз бара?~ Әйе, Аллаһы Патшалыгы турында. Ул җирдә оҗмах урнаштырачак. Бу Патшалык турында күбрәк беләсең киләме?~

Һәр патшалыкның патшасы бар. Патша үз илендә яшәгән кешеләр белән идарә итә. Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем икәнен беләсеңме?~ Гайсә Мәсих. Ул күктә яши. Тиздән ул бар кешеләр өстеннән Патша булачак! Ничек уйлыйсың, Гайсә бөтен җир өстеннән Патша булгач, без бәхетле булырбызмы?~

Синең оҗмахта нәрсә күрәсең килә?

Без бик бәхетле булачакбыз! Оҗмахта кешеләр бер-берсе белән сугышмаячак. Сугышлар да булмаячак. Кешеләр бер-берсен яратып яшәячәк. Беркем авырмаячак һәм үлмәячәк. Сукырлар күрә башлаячак, саңгыраулар ишетәчәк, ә йөри алмаган кешеләр йөгерә һәм сикерә алачак. Һәр кешенең җитәрлек ризыгы булачак. Хайваннар бер-берсе белән һәм кешеләр белән дус булачак. Үлгән кешеләр терелтеләчәк. Син бу брошюрадан күп төрле кешеләр турында белдең. Мәсәлән, Рәбика, Рәхәб, Давыт һәм Ильяс. Алар да яңадан яшәячәк! Алар терелгәч, синең аларны күрәсең киләме?~

Йәһвә сине ярата һәм бәхетле булуыңны тели. Әгәр син Йәһвә турында күбрәк белергә тырышсаң һәм аны тыңлап торсаң, син дә искиткеч оҗмахта мәңге яши алачаксың! Синең оҗмахта мәңге яшисең киләме?~

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АЧЫП УКЫ

  • Ишагыйя 2:4; 11:6—9; 25:8; 33:24; 35:5, 6

  • Яхъя 5:28, 29; 17:3

СОРАУЛАР:

  • Аллаһы Патшалыгының Патшасы кем?

  • Гайсә кем өстеннән идарә итәчәк?

  • Гайсә җир өстеннән идарә иткәндә, нинди тормыш булачак?

  • Оҗмахта мәңге яшәргә теләсәң, сиңа нәрсә эшләргә кирәк?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу