Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hf 4 кисәк 12-14 б.
  • Акча мәсьәләсен хәл итү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Акча мәсьәләсен хәл итү
  • Гаиләгез бәхетле була ала
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 БАРЫСЫН ПЛАНЛАШТЫРЫГЫЗ
  • 2 КИҢӘШЛӘШ ҺӘМ БУЛГАН АКЧАҢА КАРАП ЭШ ИТ
  • Гаиләдә акча тоту
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Акча чыннан да явызлыкмы?
    Рухи сорауларга җавап
Гаиләгез бәхетле була ала
hf 4 кисәк 12-14 б.
Ир белән хатын акчаларын акыллы куллану турында уйлана

4 КИСӘК

Акча мәсьәләсен хәл итү

«Зур максатлар киңәш-мәслихәт белән ныгытыла» (Гыйбрәтле сүзләр 20:18)

Гаиләгә үзләренә кирәклесен алу өчен акча кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 30:8). «Көмеш кешегә калкан»,— дип әйтелә Аллаһы Сүзендә (Вәгазьче 7:12). Тормыш иптәшең белән акча мәсьәләсен хәл итү кайвакыт авыр булса да, акчага арагызга чөй кагарга юл куймагыз (Эфеслеләргә 4:32). Ир белән хатын бер-берсенә ышанырга, акчаны ничек һәм нәрсәгә тотарга икәнен бергә хәл итәргә тиеш.

1 БАРЫСЫН ПЛАНЛАШТЫРЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Әйтик, берегез манара төзергә тели ди. Бу эшне башкарып чыгарлык акчасы бармы икәнен белү өчен, әллә ул иң башта утырып, манараның күпмегә төшәсен хисаплап чыкмасмы?» (Лүк 14:28) Акчаны ничек кулланырсыз? Бергә планлаштырыгыз (Амос 3:3). Шулай ук нәрсәне сатып алырга кирәк һәм моңа күпме акча тота аласыз икәнен карап чыгыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 31:16). Берәр нәрсәне акчагыз булганга гына сатып алырга ашыкмагыз. Бурычка кермәскә тырышыгыз. Аякны юрганга карап сузалар (Гыйбрәтле сүзләр 21:5; 22:7).

КИҢӘШЛӘР

  • Ай азагында акча калса, аның белән нәрсә эшләргә икәнен бергәләп хәл итегез

  • Акча планлаштырганнан күбрәк тотылса, уйлап карагыз: чыгымнарыгызны киметер өчен нәрсә эшләп була. Бәлки, полуфабрикат сатып алганчы, ризыкны тулысынча үзегез генә әзерләргә булырсыз

Ир белән хатын үзләренең кирәкле чыгымнары турында уйлана

2 КИҢӘШЛӘШ ҺӘМ БУЛГАН АКЧАҢА КАРАП ЭШ ИТ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Йәһвә каршында да, кешеләр алдында да бар нәрсә турында намус белән кайгыртабыз» (2 Көринтлеләргә 8:21). Тормыш иптәшеңә күпме хезмәт хакы алганың һәм күпме тотканың турында яшермичә сөйлә.

Акчага кагылышлы җитди мәсьәләләр хәл ителгәндә һәрвакыт тормыш иптәшең белән киңәшләш (Гыйбрәтле сүзләр 13:10). Акчага кагылышлы сораулар хәл ителгәндә ачык аралашу гаиләдә тынычлык сакларга булыша. Үз кесәңә кергән акчаны уртак акча дип сана (1 Тимутигә 5:8).

Ир белән хатын кибеттә әйберләр сатып алганда әйберләр исемлегенә карап бара

КИҢӘШЛӘР

  • Бер-берегезгә әйтмичә күпме акча тота аласыз? Моның турында алдан сөйләшеп куегыз

  • Акча белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләшегез, аларга бәйле проблемаларның тууын көтеп тормагыз

АКЧАГА КАРАШЫҢ

Акча мөһим нәрсә булса да, сак бул: аның аркасында араларыгыз бозылмасын һәм кирәкмәгән мәшәкатьләр тумасын (Маттай 6:25—34). Шатланып гомер итәр өчен куп акча кирәкми. «Һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Лүк 12:15). Әйе, акчага төрле нәрсә сатып алып була, әмма никахыгыз акчага караганда күпкә кадерлерәк. Булганы белән канәгать булыгыз һәм шуны истә тотыгыз: иң мөһиме сезнең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрегез. Ул чакта гаиләгез бәхетле булачак һәм сез Йәһвә хуплавын алачаксыз (Еврейләргә 13:5).

ҮЗЕҢӘ СОРАУЛАР БИР

  • Гаиләгезгә бурычка кермичә яшәргә нәрсә булыша ала?

  • Тормыш иптәшем белән акчага кагылышлы сөйләшү соңгы тапкыр кайчан булган иде?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу