Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • hf 7 кисәк
  • Баланы өйрәтү һәм тәрбияләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Баланы өйрәтү һәм тәрбияләү
  • Гаиләгез бәхетле була ала
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • 1 БАЛАГЫЗНЫ ТЫҢЛАРГА ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ
  • 2 АНЫҢ НӘРСӘ ӘЙТӘСЕ КИЛГӘНЕН АҢЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ
  • 3 БЕРДӘМ ЭШ ИТЕГЕЗ
  • Балагызны сабый чактан ук тәрбияләгез
    Гаилә бәхетенең сере
  • Ата-аналар, балаларыгызны яратып тәрбияләгез
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Балагызны тәрбияләргә Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Күзәтү манарасы 2004 ел
  • Гаиләгезнең рухилыгын ныгытыгыз
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Күбрәк карарга
Гаиләгез бәхетле була ала
hf 7 кисәк
Әти кеше улы белән велосипедны ремонтлый

7 КИСӘК

Баланы өйрәтү һәм тәрбияләү

«Бүген мин сезгә әйткән сүзләрне исегездә тотыгыз! Аларны балаларыгызның күңеленә сеңдерегез» (Канун 6:6, 7)

Йәһвә беренче гаиләне барлыкка китергәч, бала турында кайгырту эшен әти-әнигә йөкләгән (Көләсәйлеләргә 3:20). Әти-әни үз баласын Йәһвәне яратырга өйрәтергә һәм җаваплы кеше булып үстерергә тиеш (2 Тимутигә 1:5; 3:15). Сезгә шулай ук балагызның күңел түрләрендә нәрсә бар икәнен белергә кирәк. Әлбәттә, сез үзегез балагыз өчен үрнәк булырга тиеш. Йәһвә Сүзе үз йөрәгегездә булса, сез үз балагыз өчен иң яхшы укытучы булачаксыз (Мәдхия 39:9).

1 БАЛАГЫЗНЫ ТЫҢЛАРГА ҺӘРВАКЫТ ӘЗЕР БУЛЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Һәркем тыңларга әзер булсын, ә сөйләргә... ашыкмасын» (Ягъкуб 1:19). Бала сезгә барысын да сөйләп биреп була икәнен, сез аны тыңларга һәрвакыт әзер икәнен белсен. Өйдә тынычлык булсын шунда балага үз күңелен бушату җиңелрәк булачак (Ягъкуб 3:18). Сез аны сүгә я әрли башларсыз дип курыкса сөйләшкәндә кайбер нәрсәләрне әйтмичә калыр. Сабыр булыгыз һәм баланы яратуыгызда ышандырып торыгыз (Маттай 3:17; 1 Көринтлеләргә 8:1).

КИҢӘШЛӘР

  • Баланың сөйлисе килсә, тыңлагыз

  • Балагыз белән берәр проблема туганда гына түгел, ә башка вакытта да аралашып торыгыз

2 АНЫҢ НӘРСӘ ӘЙТӘСЕ КИЛГӘНЕН АҢЛАРГА ТЫРЫШЫГЫЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Нәсыйхәтне тыңлап гамәл кылучы игелек табар» (Гыйбрәтле сүзләр 16:20). Кайвакыт баланың чыннан да нәрсә хис иткәнен аңлар өчен аның нәрсә әйтәсе килгәненә төшенергә кирәк. Яшьләр еш кына күпертеп сөйлиләр я берәр нәрсә әйтеп куйсалар да, уйларында чынында башка нәрсә була. «Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән — ахмак» (Гыйбрәтле сүзләр 18:13). Юкка гына борчылырга ашыкмагыз (Гыйбрәтле сүзләр 19:11).

Әни кеше кызының сүзләрен йөрәккә якын ала

КИҢӘШЛӘР

  • Бала нәрсә генә әйтмәсен, аны бүлмәгез һәм тыныч калыгыз

  • Аның яшендә булганда кичергән үз хисләрегезне һәм үзегез өчен мөһим булган нәрсәләрне исегезгә төшерегез

3 БЕРДӘМ ЭШ ИТЕГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Улым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң васыйәтен кире какма» (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Йәһвә баланы тәрбияләү вазифасын әтигә дә, әнигә дә йөкләгән. Балагызны үзегезне хөрмәт итәргә һәм үзегезгә тыңлаучан булырга өйрәтегез (Эфеслеләргә 6:1—3). Әтисе белән әнисе «бер уй-фикердә булмаса», бала моны шунда ук сизеп ала (1 Көринтлеләргә 1:10). Бер-берегез белән риза булмасагыз, бала алдында моны чишеп тормагыз, чөнки чишә башласагыз, балагызның сезгә карата хөрмәтен югалтуы бар.

Әти кеше улы белән күзгә-күз сөйләшә. Хатыны һәм башка улы күрше бүлмәдә утыра

КИҢӘШЛӘР

  • Балагызны кем һәм ничек төзәтәчәк? Тормыш иптәшегез белән моның турында сөйләшеп алыгыз

  • Бала тәрбияләүгә килгәндә, тормыш иптәшегез белән риза булмасагыз, аның карашын аңларга тырышыгыз

4 АЛДАН ПЛАНЛАШТЫРЫП ЭШ ИТЕГЕЗ

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ. «Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт» (Гыйбрәтле сүзләр 22:6). Бала үзеннән-үзе әдәпле булып үсми, белемнәр дә аңа үзеннән-үзе кереп бармый. Сезгә барысын планлаштырып, шул исәптән кирәк булганда аны төзәтеп, тәрбияләргә кирәк (Мәдхия 126:4; Гыйбрәтле сүзләр 29:17). Әмма баланы төзәтү аңа җәза биреп тору дигән сүз түгел әле, аңа ни өчен әйтелгәнне үтәргә кирәк икәнен аңларга булышыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 28:7). Аны Йәһвә Сүзен яратырга һәм аның принципларын аңларга өйрәтегез (Мәдхия 1:2). Шулай итеп ул дөрес тәрбияләнгән вөҗданга ия булачак (Еврейләргә 5:14).

КИҢӘШЛӘР

  • Балагызга Аллаһы чыннан да бар һәм ул безне күреп тора икәнен аңларга булышыгыз

  • Интернет, социаль челтәрләр кебек урыннарның нинди куркыныч яклары бар икәнен аңлатыгыз. Балаларны җенси бозыклыкка тартучы кешеләрдән кисәтегез

Әти-әни үз баласын балачактан ук суга чумдырылу узганчы Йәһвәгә хезмәт итәргә өйрәтә

«Балаңа барачак юлын яшьтән үк өйрәт»

ЙӘҺВӘ ТЫРЫШЛЫКЛАРЫГЫЗНЫ ФАТИХАЛАЯЧАК

Әти-әниләр, балагызны бар нәрсәгә Йәһвә карашы белән карарга өйрәтегез (Эфеслеләргә 6:4). Әлбәттә, бу зур тырышлыклар таләп итә һәм Йәһвә моны белә, әмма бер дә шикләнмәгез: моның җимешләре Аллаһыны данлаячак һәм үзегезгә зур шатлык китерәчәк (Гыйбрәтле сүзләр 23:24).

ҮЗЕҢӘ СОРАУЛАР БИР

  • Балам минем белән һәркайсы темага ачык сөйләшсен өчен нәрсә эшләп була?

  • Башка әти-әниләрдән мин нәрсәгә өйрәнә алам?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу