Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 6 бүл. 20 б.-21 б., 8 абз.
  • Вәгъдә ителгән бала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Вәгъдә ителгән бала
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Вәгъдә ителгән бала
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ул уйланган һәм нәтиҗәләр ясаган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • «Мин — Йәһвәнең колы!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Мәрьям, кияүдә булмаса да, авырлы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 6 бүл. 20 б.-21 б., 8 абз.
Шимон нәни Гайсәне кулында тотып торганда, Йосыф, Мәрьям һәм Ханна Шимонга карап тора

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Вәгъдә ителгән бала

ЛҮК 2:21—39

  • ГАЙСӘНЕ СӨННӘТКӘ УТЫРТКАННАН СОҢ БЕРНИКАДӘР ВАКЫТ УЗГАЧ, АНЫ ГЫЙБАДӘТХАНӘГӘ КИТЕРӘЛӘР

Йосыф белән Мәрьям, Насарага кайтасы урынына, Бәйтлеһемдә кала. Гайсәгә сигез көн тулгач, алар аны, Аллаһының Исраилгә бирелгән Кануны буенча, сөннәткә утырта (Левилеләр 12:2, 3). Шул көнне ир балага исем дә куша торган булганнар. Йосыф белән Мәрьям үз улларына, Җәбраил фәрештә әйткәнчә, Гайсә дип исем куша.

Бер айдан күбрәк вакыт үтә, һәм Гайсәгә 40 көн тула. Ата-анасы аны кая алып бара? Үзләре тукталган урыннан якынча 9 километр ераклыкта урнашкан Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә. Муса кануны буенча, ана кеше, ир бала тудырып 40 көн үткәннән соң, гыйбадәтханәдә пакьләнү корбаны китерергә тиеш (Левилеләр 12:4—8).

Мәрьям нәкъ шулай эшли дә. Корбан итеп ул ике кечкенә кош китерә. Бу Йосыф белән Мәрьямнең нинди матди хәлдә булуын күрсәтә. Муса кануны буенча, корбан итеп яшь сарык тәкәсе һәм бер кош китерелергә тиеш. Әмма ана кешенең андый мөмкинлеге булмаса, ул ике урман күгәрчене яки ике күгәрчен баласы китерә алган. Мәрьям нәкъ шундый хәлдә, һәм шуңа күрә ул ике кош китерә.

«ПАКЬЛӘНҮ ВАКЫТЫ ҖИТКӘЧ»

Йосыф белән Мәрьям сабый Гайсәне пакьләнү корбаны китерү өчен гыйбадәтханәгә күтәреп килә

Исраилле хатыннар, бала тапкач, вакытлыча нәҗес дип саналган. Шул вакыт тәмамлангач, чистарыну өчен яндыру корбаны китерелергә тиеш булган. Бу барысына да туган балага камилсезлек һәм гөнаһ күчкәнен исләренә төшергән. Сабый Гайсә исә камил һәм изге булган (Лүк 1:35). Шулай да «пакьләнү вакыты җиткәч», Мәрьям белән Йосыф, Канун кушканча, сабыйны гыйбадәтханәгә китергәннәр (Лүк 2:22).

Гыйбадәтханәдә Йосыф һәм Мәрьям янына олы яшьтәге бер ир кеше килә. Аның исеме Шимон. Аллаһы аңа Йәһвәнең вәгъдә ителгән Мәсихен күрмичә үлмәячәге турында әйткән булган. Бу көнне Шимонны гыйбадәтханәгә килергә изге рух дәртләндергән. Анда ул үзләренең баласын күтәреп килгән Йосыф белән Мәрьямне күрә. Шимон Гайсәне кулына ала.

Шимон, баланы кулында тоткан килеш, Аллаһыга рәхмәтен белдерә: «Аллаһы Тәгалә, син үзең әйткәнчә, синең колың хәзер тынычлыкта үлә ала, чөнки күзләрем коткару китерәчәк затны күрде. Син аны бирдең, һәм хәзер аны бар халыклар күреп тора. Ул — халыкларны каплап торган караңгылыкны юк итүче яктылык һәм Исраил халкыңның даны» (Лүк 2:29—32).

Йосыф белән Мәрьям, моны ишеткәч, бик гаҗәпләнә. Аннары Шимон аларны фатихалый һәм Мәрьямгә: «Бу сабый Исраилдә күпләр егылсын һәм яңадан күтәрелсен өчен билгеләнгән»,— дип әйтә. Ул шулай ук аңа, җанын үткен кылыч сыман газап телгәләячәк, ди (Лүк 2:34).

Ул вакытта анда 84 яшьлек Ханна исемле пәйгамбәр хатын да була. Ул гыйбадәтханәдә хезмәт итүен беркайчан да калдырмый. Нәкъ шул вакытта ул Йосыф, Мәрьям һәм нәни Гайсә янына килә һәм Аллаһыга рәхмәтләр укып, үзен тыңлаган бар кешеләргә Гайсә хакында сөйли башлый.

Гыйбадәтханәдә булган хәлләр Йосыф белән Мәрьямне бик сөендерәдер! Һичшиксез, боларның барысы аларны үз улларының Аллаһының Вәгъдә ителгән Заты икәнлегенә ышандыра.

  • Исраилле ир балага исем кайчан бирелә торган булган?

  • Исраилдәге ана кешедән, улына 40 көн тулгач, нәрсә таләп ителгән һәм бу таләпне үтәү Мәрьямнең матди хәле турында нәрсә ачыклый?

  • Гыйбадәтханәдә Гайсәнең Мәсих икәнлеге кемнәргә ачыла һәм алар нәрсә эшли?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу