Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 20 бүл. 54 б.-55 б., 8 абз.
  • Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кәнәдәге икенче могҗиза
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсәнең беренче могҗизасы
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Гайсәнең беренче могҗизасы
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Мәсих пәйгамбәрлекне үтәгән
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 20 бүл. 54 б.-55 б., 8 абз.
Кайгыга баткан түрә Гайсәдән, барып, улын савыктыруын үтенә

ЕГЕРМЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсә Кәнәдә икенче могҗиза кыла

МАРК 1:14, 15 ЛҮК 4:14, 15 ЯХЪЯ 4:43—54

  • ГАЙСӘ «АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ ЯКЫНЛАШТЫ» ДИП ВӘГАЗЬЛИ

  • УЛ ЕРАКТАН БЕР ТҮРӘНЕҢ УЛЫН САВЫКТЫРА

Гайсә, Самариядә ике көн үткәргәннән соң, туган якларына юл тота. Ул Яһүдиядә күп вәгазьләгән һәм хәзер үзе үскән Гәлиләягә кайта. Ләкин аның максаты — ял итү түгел, ә хезмәтен тагы да киңәйтү. Гайсә анда кешеләрнең үзен ачык йөз белән кабул итүенә өметләнмидер, чөнки, ул үзе әйткәнчә, «пәйгамбәргә үз туган җирендә ихтирам юк» (Яхъя 4:44). Әмма шәкертләре, аның белән каласы урынына, өйләренә, үз гаиләләренә кайта һәм элекке эшләре белән шөгыльләнә башлый.

Гайсә нинди хәбәр вәгазьли? «Аллаһы Патшалыгы якынлашты. Тәүбәгә килегез һәм яхшы хәбәргә иман итегез»,— дип игълан итә ул (Марк 1:15). Кешеләр моңа ничек карый? Күп кенә гәлиләялеләр Гайсәне яхшы кабул итә һәм аны данлый. Әмма бу аның хәбәре аркасында гына түгел. Гәлиләядән кайберәүләр Иерусалимда айлар элек үткән Пасах бәйрәмендә булган һәм аның кылган гаҗәеп могҗизаларын күргән (Яхъя 2:23).

Гайсә Гәлиләядәге зур хезмәтен кайдан башлый? Күрәсең, Кәнәдән башлый. Бер тапкыр ул анда туй мәҗлесендә суны шәрабка әйләндергән иде. Анда икенче тапкыр булганда, Гайсә бер егетнең бик авырганы, үлем түшәгендә ятканы турында ишетә. Бу егет Һируд Әнтип патшага — соңрак Чумдыручы Яхъяның башын чабып өзгән патшага хезмәт итүче бер түрәнең улы. Бу түрә Гайсәнең Яһүдиядән Кәнәгә килгәнен ишетә. Шуңа күрә ул, Гайсәне эзләп табарга дип, Кәпернаумнан, үз йортыннан Кәнәгә килә. Кайгыга баткан бу түрә Гайсәдән: «Әфәндем, балам үлгәнче килә күр инде»,— дип үтенә (Яхъя 4:49).

Гайсәнең җавабы түрәне шаккатырадыр. Ул аңа: «Бар, синең улың савыкты»,— дип әйтә (Яхъя 4:50). Һирудның түрәсе Гайсәгә ышана һәм өенә кайтып китә. Юлда ул үзенең каршысына ашыккан хезмәтчеләрен очрата. Алар аңа яхшы хәбәр әйтә. Әйе, аның улы исән һәм сау-сәламәт! Ул, вакыйгаларны бәйләргә тырышып, улына «ничәләрдә хәл кергәне» турында сораштыра башлый.

Алар аңа: «Кызышуы кичә сәгать җиделәрдә бетте»,— ди (Яхъя 4:52).

Түрә үз каршысына чыккан хезмәтчеләрен очрата һәм өенә, Гайсә савыктырган улы янына кайта

Бу түрә Гайсәнең нәкъ шул сәгатьтә: «Улың савыкты»,— дип әйткәнен хәтеренә төшерә. Аннан соң хезмәтчеләре булган бу бай кеше һәм аның бар өйдәгеләре Мәсихнең шәкертләре булып китә.

Шулай итеп, Гайсә Кәнә шәһәрендә ике могҗиза кыла: суны шәрабка әйләндерә һәм соңрак якынча 26 километр ераклыктан егетне савыктыра. Әлбәттә, Гайсә башка могҗизалар да кыла. Ләкин бу икенче могҗиза игътибарга лаек, чөнки ул аның Гәлиләягә Аллаһы пәйгамбәре булып кайтканын күрсәтә. Һичшиксез, Аллаһы аны хуплый. Әмма бу «пәйгамбәргә үз туган җирендә ихтирам» булырмы?

Бу Гайсә Насарага өенә кайткач ачыкланачак. Анда аны нәрсә көтә?

  • Гәлиләягә кайткач, Гайсә нинди хәбәр вәгазьли һәм халык аны ничек кабул итә?

  • Гайсә кабат Кәнәгә килгәч, нинди могҗиза кыла һәм моның нәтиҗәсе нинди була?

  • Гайсәнең Кәпернаумдагы егетне савыктырганы ни өчен игътибарга лаек?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу