Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 22 бүл. 58 б.-59 б., 6 абз.
  • Дүрт шәкерт кеше тотучылар булыр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Дүрт шәкерт кеше тотучылар булыр
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Гайсә дүрт шәкертне чакыра
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Ул курку һәм шикләр белән көрәшкән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Гайсә янә үз шәкертләренә күренә
    Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Барыгыз һәм шәкертләр булдырыгыз
    Күзәтү манарасы 2004 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 22 бүл. 58 б.-59 б., 6 абз.
Гайсә Гәлиләя диңгезе ярында Петер, Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя белән сөйләшә

ЕГЕРМЕ ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Дүрт шәкерт кеше тотучылар булыр

МАТТАЙ 4:13—22 МАРК 1:16—20 ЛҮК 5:1—11

  • ГАЙСӘ ШӘКЕРТЛӘРНЕ ҮЗЕНӘ ДАИМИ ИЯРЕРГӘ ЧАКЫРА

  • БАЛЫК ТОТУЧЫЛАР КЕШЕ ТОТУЧЫЛАР БУЛЫП КИТӘ

Насара шәһәрендә үзен үтерергә җыенган кешеләрдән котылганнан соң, Гайсә Гәлиләя диңгезе, ягъни «Генисарет күле» янында урнашкан Кәпернаумга китә (Лүк 5:1). Шулай итеп Ишагыя китабындагы бер пәйгамбәрлек үтәлә. Бу пәйгамбәрлек буенча, диңгез буенда яшәүче гәлиләялеләр бөек яктылык күрергә тиеш (Ишагыя 9:1, 2).

Әйе, монда Гәлиләядә Гайсә: «Күкләр Патшалыгы якынлашты»,— дип игълан итүен дәвам итә (Маттай 4:17). Гайсә үз шәкертләренең дүртесен эзләп таба. Алар аның белән элегрәк йөргән булган, ләкин Гайсә белән Яһүдиядән кайткач, алар кабат балык тоту эшенә керешкән (Яхъя 1:35—42). Әмма хәзер шәкертләр һәрвакыт Гайсә белән булырга тиеш, чөнки аңа аларны, үзе киткәннән соң хезмәтне дәвам итә алсыннар өчен, өйрәтергә кирәк.

Диңгез буеннан үтеп барышлый, Гайсә Шимун Петернең һәм аның энесе Әндринең үз иптәшләре белән ятьмәләрен юганын күрә һәм алар янына килә. Ул Петернең көймәсенә керә дә, аңа ярдан бераз читкәрәк китәргә куша. Ярдан ераклашкач, Гайсә, утырып, ярда җыелган халыкны Патшалык турындагы хакыйкатьләргә өйрәтә башлый.

Аннары Гайсә Петергә: «Тирәнрәк бер җиргә кереп, ятьмәләрегезне салыгыз»,— ди. «Остаз,— дип әйтә Петер,— без төне буе тырышып эшләдек, ләкин һичнәрсә тота алмадык. Шулай да, син кушасың икән, ятьмәләрне салам» (Лүк 5:4, 5).

Әндри, Ягъкуб һәм Яхъя ятьмәләрне көймәгә тартып чыгарырга тырыша; Петер Гайсә алдына тезләнә

Ятьмәләрен салгач, аларга шулкадәр күп балык эләгә ки, хәтта ятьмәләре ертыла башлый! Алар шунда ук якындагы көймәдә булган иптәшләрен ярдәмгә чакыра. Тиздән ике көймә дә балык белән тула һәм бата башлый. Петер, моны күргәч, Гайсә алдына тезләнеп: «Хуҗам, мин синең яныңда булырга лаеклы түгелмен, мин бит гөнаһлы кеше»,— ди. «Курыкма,— дип әйтә Гайсә,— моннан ары кешеләр тотучы булырсың» (Лүк 5:8, 10).

Гайсә Петер белән Әндригә: «Миңа иярегез, һәм мин сезне кеше тотучылар итәрмен»,— дип әйтә (Маттай 4:19). Ул шулай ук башка ике балыкчыны — Зебеди уллары Ягъкуб белән Яхъяны да чакыра. Алар да бер дә икеләнмичә аңа иярә. Шулай итеп бу дүрт балыкчы, үзләренең балык тоту эшен калдырып, Гайсәнең беренче даими шәкертләре булып китә.

  • Гайсә нинди кешеләрне үзенең даими шәкертләре булырга чакыра һәм кем алар?

  • Петер нинди могҗиза аркасында куркып китә?

  • Дүрт шәкерт хәзер нинди эш белән шөгыльләнер?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу