Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 33 бүл. 80 б.-81 б., 1 абз.
  • Ишагыя пәйгамбәрлеге үтәлә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ишагыя пәйгамбәрлеге үтәлә
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ишагыйя пәйгамбәрлеге үтәлә
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Басынкы һәм кызганучан Гайсәдән үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • «Сәгате җиткән!»
    Күзәтү манарасы 2000 ел
  • Мәсих турында пәйгамбәрлекләр
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 33 бүл. 80 б.-81 б., 1 абз.
Гайсә яр буенда кешеләрне кечкенә көймәдән өйрәтә

УТЫЗ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Ишагыя пәйгамбәрлеге үтәлә

МАТТАЙ 12:15—21 МАРК 3:7—12

  • ХАЛЫК ГАЙСӘНЕ КЫСРЫКЛЫЙ

  • УЛ ИШАГЫЯ ПӘЙГАМБӘРЛЕГЕН ҮТИ

Фарисейлар белән Һируд тарафдарларының үзен үтерергә ниятләгәнен белеп алгач, Гайсә шәкертләре белән Гәлиләя диңгезенә таба китә. Аның янына бөтен җирләрдән: Гәлиләядән, яр буе шәһәрләре Тир һәм Сидоннан, Үрдүн аръягыннан, Иерусалимнан һәм тагы да көньяктарак урнашкан Идумиядән күп халык җыела. Гайсә күпләрне савыктыра. Шуңа күрә каты авырган кешеләр халык аша аның янына үтәргә тырыша. Алар, аның үзләренә кагылганын көтеп тормыйча, үзләре аңа кагылырга омтыла (Марк 3:9, 10).

Халык бик күп, шуңа күрә Гайсә үз шәкертләренә кечкенә көймәне һәрвакыт әзер тотарга куша. Шулай итеп ул, халык аны бар яктан кысрыкламасын өчен, ярдан бераз китеп, кешеләрне көймәдән өйрәтә ала. Көймәдә шулай ук, күбрәк кешегә ярдәм итәр өчен, яр буйлап башка җирләргә барып була.

Гайсә үз эшчәнлеге белән «Ишагыя пәйгамбәр аша әйтелгәннәрне» үти дип яза шәкерт Маттай (Маттай 12:17). Гайсә нинди пәйгамбәрлекне үти?

«Менә мин сайлаган хезмәтчем, сөеклем, минем җаным аны хуплый! Мин аны үземнең рухым белән сугарырмын, һәм ул халыкларга чын гаделлекнең нәрсә икәнен аңлатыр. Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс. Ул сына башлаган камышны сындырып төшермәс, пыскып яткан филтәне сүндермәс. Ул гаделлекне урнаштырганчы шундый булыр. Халыклар аның исеменә өметләнеп яшәр» (Маттай 12:18—21; Ишагыя 42:1—4).

Әлбәттә, Аллаһының хуплаган сөекле хезмәтчесе — Гайсә ул. Ул чын гаделлекнең нәрсә икәнен аңлата, чөнки ялган дини йолалар аркасында кешеләр гаделлекнең нәрсә икәнен белми. Фарисейлар, Аллаһы канунын гаделсез, үзләренчә кулланып, хәтта Шимбә көнне авырган кешегә ярдәмгә дә килмәс! Аллаһы гаделлеге нәрсә икәнен аңлатып һәм үзенең Аллаһы рухы белән сугарылганын күрсәтеп, Гайсә халыкны гадел булмаган йолалар йөгеннән азат итә. Шуның өчен дин җитәкчеләренең аны үтерәсе килә. Бик аяныч!

«Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, зур урамнарда аның тавышын һичкем ишетмәс» дигән сүзләр нәрсә аңлата? Кешеләрне савыктырганда, Гайсә аларны һәм җеннәрне катгый тыя: «үзенең кем икәнлеген әйтмәскә куша» (Марк 3:12). Ул кешеләрнең үзе турында урамнарда кычкырып игълан ителгән хәбәрләр аша яки колактан-колакка йөргән имеш-мимешләр аша белүләрен теләми.

Шулай ук Гайсә үзенең юатучы хәбәрен, образлы әйткәндә, сына башлаган камышка охшаш, бөгелгән һәм тапталган кешеләргә алып килә. Алар тормыш ялкыны менә-менә сүнәргә торган пыскып яткан филтә сыман. Гайсә сына башлаган камышны сындырып төшерми һәм пыскып яткан җитен филтәне сүндерми. Киресенчә, ул юашларны наз һәм ярату белән рухландыра белә. Чыннан да, халыклар Гайсәгә өметләнә ала!

  • Гайсә бәхәсләшмичә һәм зур урамнарда тавышын күтәрмичә гаделлекнең нәрсә икәнен ничек аңлата?

  • Кемнәр сына башлаган камышка һәм пыскып яткан филтәгә охшаш һәм Гайсә алар белән үзен ничек тота?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу