Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • jy 63 бүл. 150 б.-151 б., 3 абз.
  • Гайсәнең башка мөһим киңәшләре

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсәнең башка мөһим киңәшләре
  • Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Охшаш мәкаләләр
  • Башка киңәшләр
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Гайсә балаларны ярата
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Иң билгеле вәгазь
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Эзәрлекләүләргә әзерләү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
Күбрәк карарга
Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
jy 63 бүл. 150 б.-151 б., 3 абз.
Югалган сарыгын тапкан кеше сөенә

АЛТМЫШ ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК

Гайсәнең башка мөһим киңәшләре

МАТТАЙ 18:6—20 МАРК 9:38—50 ЛҮК 9:49, 50

  • БЕРӘРСЕ ИМАННАН ВАЗ КИЧӘРГӘ ЭТӘРСӘ

  • КАРДӘШЕҢ ГӨНАҺ КЫЛСА

Гайсә әле генә шәкертләре нинди карашта булырга тиешлеген күрсәткән. Алар басынкы һәм югары дәрәҗәгә омтылмаган балалар кебек булырга тиеш. Шәкертләргә Гайсә исеме хакына андый балаларны кабул итәргә кирәк, һәм шулай итеп алар Гайсәне дә кабул итә (Маттай 18:5).

Рәсүлләр күптән түгел генә араларында кем иң бөеге икәне турында бәхәсләшкән иде, шуңа күрә Гайсәнең сүзләре алар өчен шелтә кебек яңгырыйдыр. Хәзер Яхъя сүзне башка якка борып, әле генә булган вакыйга турында әйтә: «Без бер кешенең синең исемеңне кулланып, җеннәрне куып чыгарганын күрдек һәм аны, безнең белән бергә йөрмәгәнгә, туктатырга тырыштык» (Лүк 9:49).

Яхъя рәсүлләрнең генә башкаларны савыктырырга я җеннәрне куып чыгарырга вәкаләте бар дип саныймы? Алайса, бу яһүд кешесе җеннәрне ничек куып чыгара ала соң? Яхъя, ул кеше Гайсә белән рәсүлләргә иярмәгәнгә, аның кодрәтле эшләр кылырга хакы юк, дип уйлый, ахрысы.

Гайсәнең җавабы Яхъяны гаҗәпләндерәдер: «Аңа комачауламагыз, чөнки минем исемем хакына берәр кодрәтле эш башкаручы минем турында шунда ук берәр нинди начар сүз әйтә башламас. Безгә каршы тормаучы безнең яклы бит. Һәм берәрсе, сез Мәсихнеке булганга, сезгә эчәргә бер касә су бирсә, сезгә хак сүз әйтәм: ул үз әҗерен, һичшиксез, алачак» (Марк 9:39—41).

Ул кешегә, Гайсә яклы булыр өчен, әлегә аның белән йөрергә кирәк түгел. Мәсихчеләр җыелышы әле оештырылмаган, шуңа күрә ул кешенең Гайсә белән йөрмәве аның аларга каршы торуын я берәр нинди ялган дин таратуын аңлатмый. Ул кеше, һичшиксез, Гайсәнең исеменә иман итә, һәм, Гайсә әйткәнчә, үз әҗерен алачак.

Муенына тегермән ташы бәйләнгән кеше диңгезгә ташлана

Ә менә рәсүлләрнең сүзләре һәм эшләре бу ир кеше өчен абыну ташы булган булса, бу бик җитди нәрсә булыр иде! Гайсә болай ди: «Берәрсе миңа иман итүче бу кечеләрнең берсен иманнан ваз кичәргә этәрсә, аны, муенына тегермән ташы бәйләп, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде» (Марк 9:42). Аннары Гайсә үз шәкертләренә абыну ташы булган һәр нәрсәне, хәтта кул, аяк яки күз кебек кадерле нәрсәне, алып ташларга кирәк дип әйтә. Андый кадерле нәрсә белән Гәһәннәгә (Һинном үзәненә) эләккәнче, ансыз Аллаһының Патшалыгына керү яхшырак. Рәсүлләр, мөгаен, Иерусалим кырыенда чүп-чар яндырыла торган шул үзәнне күргәндер, шуңа күрә алар, күрәсең, аның мәңгегә юк ителүне символлаштырганын аңлый.

Гайсә шулай ук болай дип кисәтә: «Шул кечеләрнең берсенә дә түбәнсетеп карамагыз, чөнки сезгә шуны әйтәм: аларның фәрештәләре күктәге Атамның йөзен һәрвакыт күреп торалар». Аның Атасы өчен андый «кечеләр» никадәр кадерле? Гайсә 100 сарыгы булган, ләкин бер сарыгын югалткан кеше турында сөйли. Бу кеше 99 сарыгын калдырып, адашканын эзләп китә һәм аны эзләп тапкач, 99 ына караганда, табылганына күбрәк сөенә. Гайсә болай дип өсти: «Күктәге Атам да бу кечеләрнең берсенең дә һәлак булуын теләми» (Маттай 18:10, 14).

Күрәсең, үз рәсүлләренең араларында иң бөеге кем булыр дигән бәхәсләрен күздә тотып, Гайсә аларны: «Сездә тоз булсын, һәм бер-берегез белән тату яшәгез»,— дип өнди (Марк 9:50). Тоз ризыкны тәмлерәк итә. Ә образлы тоз кеше әйткәнне кабул итүне җиңеләйтә һәм шулай итеп тынычлыкны сакларга ярдәм итә, бәхәс исә тынычлыкны боза (Көләсәйлеләргә 4:6).

Кайвакыт кешеләр арасында җитди каршылыклар туарга мөмкин. Гайсә аларны ничек хәл итәргә икәнен әйтә: «Кардәшең гөнаһ кылса, барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир. Ул сине тыңласа, син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың». Ә тыңламаса? Гайсә мондый киңәш бирә: «Әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһитнең сүзләре белән раслансын өчен, үзең белән бер яки ике кешене ал». Бу да ярдәм итмәсә, алар «җыелышка», ягъни җыелышта карарлар кабул итә алган җаваплы өлкәннәргә әйтергә тиеш. Ә гөнаһ кылган кеше һаман да буйсынмаса? Гайсә болай ди: «Ул синең өчен башка халык кешесе һәм салым җыючы шикелле булсын». Ә андый кешеләр белән яһүдләр аралашмас иде (Маттай 18:15—17).

Җыелыштагы күзәтчеләр Аллаһы Сүзе буенча эш итәргә тиеш. Алар кешене гаепле һәм төзәтүгә мохтаҗ дип тапса, аларның карары «күктә инде ябылган нәрсә булачак». Әмма алар кешене гаепсез дип тапса, бу «күктә инде ачылган нәрсә булачак». Бу күрсәтмәләр мәсихче җыелыш оештырылгач файдалы булачак. Андый җитди сорауларны хәл иткәндә «икәү яки өчәү минем исемнән җыелса, мин дә алар белән булырмын» дип әйтә Гайсә (Маттай 18:18—20).

  • Ни өчен җеннәрне куып чыгаручы кеше дошман дип саналмаган?

  • «Кечеләрнең берсенә» абыну ташы булу никадәр җитди нәрсә һәм Гайсә андый «кечеләрнең» никадәр кадерле икәнен ничек сурәтли?

  • Гайсә, берәр кардәш гөнаһ кылса, ничек эш итәргә икәне турында нинди җитәкчелек бирә?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу