АЛТМЫШ АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК
Иерусалимда чатыр кору бәйрәмендә
ГАЙСӘ ГЫЙБАДӘТХАНӘДӘ ӨЙРӘТӘ
Суга чумдырылуыннан соң үткән еллар дәвамында Гайсә киң билгеле булып киткән. Меңләгән яһүдләр аның могҗизаларын күргән, һәм аның эшләре турындагы хәбәрләр бөтен илгә таралган. Хәзер күпләр аны Иерусалимда үткән Чатыр (ягъни Куыш) кору бәйрәме вакытында эзли.
Гайсә турында күп бәхәсләр бара. Берәүләр: «Ул яхшы кеше»,— дип әйтә, икенчеләре исә: «Юк, ул халыкны юлдан яздыра»,— ди (Яхъя 7:12). Бу бәйрәмнең беренче көннәрендә халык арасында аның хакында күп сүзләр йөри. Әмма беркемнең дә аны яклап ачык итеп сөйләргә батырлыгы җитми, чөнки кешеләр яһүд җитәкчеләреннән курка.
Бәйрәм урталарында Гайсә гыйбадәтханәгә килә. Күпләр аның гаҗәеп өйрәтү осталыгына таң кала. Гайсә беркайчан да раввиннар мәктәбенә йөрмәгән, шуңа күрә яһүдләр: «Ул бит дини мәктәпләрдә укымаган. Ничек соң ул Язмаларны шулкадәр яхшы белә?» — дип гаҗәпләнә (Яхъя 7:15).
«Мин өйрәткән нәрсәләр үземнеке түгел, ә мине җибәрүченеке,— дип аңлата Гайсә.— Аның ихтыярын үтәргә теләүче кеше бу өйрәтүнең Аллаһыданмы яки мин үземнән сөйлимме икәнен белер» (Яхъя 7:16, 17). Гайсәнең өйрәтүләре тулысынча Аллаһының Канунына нигезләнә. Шуңа күрә аның үзенә түгел, ә Аллаһыга дан эзләгәне бөтен кешегә ачык күренә.
Аннары Гайсә болай ди: «Сезгә Канунны Муса бирде түгелме? Әмма берегез дә Канунга буйсынмый. Ни өчен мине үтерергә җыенасыз?» Халык арасыннан кайберәүләр, бәлкем, бүтән җирләрдән килгән кешеләр, бу хакта берни дә белми. Алар кемнеңдер шундый укытучыны үтерергә теләгәнен акылга сыймаслык хәл дип уйлый. Шуңа күрә алар, Гайсә алай дигәч, аңа нәрсәдер булгандыр, дип саный. «Син җенле. Кем сине үтерергә җыена?» — дип әйтә алар (Яхъя 7:19, 20).
Ел ярым вакыт элек Гайсә Шимбә көнне бер кешене савыктыргач, яһүд җитәкчеләре аны үтерергә ниятләгән иде. Хәзер Гайсә аларны уйланырга дәртләндерә һәм аларга дөрес фикер йөртмәгәннәрен күрсәтә. Ул, Канун буенча, ир бала сигезенче көнне, бу хәтта Шимбә көне булса да, сөннәткә утыртылырга тиеш икәненә игътибар итә. Аннары ул болай дип сорый: «Муса кануны бозылмасын дип, кешене Шимбә көнне сөннәткә утырталар икән, ни өчен соң кешене Шимбә көнне тулысынча савыктырганым өчен ачуыгыз кабара? Тышкы күренешкә карап башка хөкем итмәгез, хөкемегез гадел булсын» (Яхъя 7:23, 24).
Бу хәл турында белгән иерусалимлылар болай ди: «Шушы кешене үтерергә җыеналар иде түгелме соң? Әнә ул ачыктан-ачык сөйли, ә аңа беркем дә бер сүз әйтми. Бәлки, башлыкларыбыз ул чыннан да Мәсих дип уйлый торгандыр?» Ни өчен, алайса, кешеләр Гайсәнең Мәсих булуына ышанмый? «Мәсих килгәч, аның кайдан икәнен беркем дә белмәс,— дип әйтә алар,— ә бу кешенең кайдан икәнен без беләбез» (Яхъя 7:25—27).
Шунда гыйбадәтханәдә Гайсә болай дип җавап бирә: «Сез мине дә, кайдан икәнемне дә беләсез. Мин үземнән-үзем килмәдем, һәм мине Җибәрүче чыннан да бар, әмма сез аны белмисез. Ә мин аны беләм, чөнки мин аның вәкиле. Мине Ул җибәрде» (Яхъя 7:28, 29). Бу туры сүзләрне ишеткәч, алар Гайсәне, я төрмәгә ябар өчен, я үтерер өчен, тотып алырга ниятли. Ләкин бернәрсә дә булып чыкмый, чөнки аның үлү вакыты әле килеп җитмәгән.
Шулай да күп кенә кеше Гайсәгә иман итә. Ни өчен дисәң, ул судан йөргән, җилләрне тыйган, могҗизалы рәвештә меңләгән кешене берничә икмәк һәм балык белән туендырган, авыруларны савыктырган, аксакларны сәламәтләндергән, сукырларның күзләрен ачкан, махаулыларны тазарткан һәм хәтта үлеләрне терелткән. Шуңа күрә алар: «Мәсих килгәч, бу кеше кылганнан да күбрәк могҗизалар кылыр микәнни?» — дип әйтә (Яхъя 7:31).
Фарисейлар халык арасында Гайсә хакында йөргән сүзләрне ишеткәч, алар һәм өлкән руханилар, аны кулга алу өчен, сакчылар җибәрә.