СИКСӘН ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Тапкыр булыгыз
ТӘКЪВА БУЛМАГАН ИДАРӘЧЕ ТУРЫНДА МИСАЛ
БАЙЛЫГЫГЫЗ ЯРДӘМЕНДӘ «ДУСЛАР БУЛДЫРЫГЫЗ»
Гайсә әле генә югалган угыл турында мисал сөйләгән. Бу мисал аны тыңлаган салым җыючыларга, канунчыларга һәм фарисейларга Аллаһының тәүбә иткән гөнаһ кылучыларны кичерергә әзер булганын күрсәтергә тиеш булган (Лүк 15:1—7, 11). Хәзер Гайсә, үз шәкертләренә мөрәҗәгать итеп, бүтән бер мисал сөйли. Бу мисал бер бай кеше турында. Ул үз йортындагы идарәченең дөрес эш итмәгәнен белеп ала.
Гайсә сүзләре буенча, бай кешегә идарәчесе аның милкен әрәм-шәрәм итә дип җиткерәләр. Шунда бу бай кеше йорт идарәчесен эштән чыгарырга җыенуы турында әйтә. Шулчак идарә итүче үз-үзенә болай ди: «Хуҗам мине идарә эшеннән азат иткәч, нәрсә эшләрмен инде? Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оят». «Хуҗалык белән идарә итү эшеннән азат ителгәч, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә икәнен беләм»,— дип уйлый ул киләчәге турында. Ул шунда ук бурычлы кешеләрне чакырып, алардан: «Син хуҗама күпме бурычлы?» — дип сорый (Лүк 16:3—5).
Беренчесе аңа: «2 200 литр зәйтүн мае тиешмен»,— дип җавап бирә. Бу бурычлы кешенең, күрәсең, зур зәйтүн бакчасы булгандыр я ул зәйтүн маен саткандыр. «Бурыч кәгазеңне ал да утырып тиз генә 1 100 литр дип яз»,— ди аңа идарәче (Лүк 16:6).
Аннары ул башкасыннан: «Ә син күпме бурычлы?» — дип сорый. «100 капчык бодай»,— ди тегесе. «Бурыч кәгазеңне ал да 80 дип яз»,— дип әйтә аңа идарәче. Шулай итеп ул аның бурычын 20 процентка киметә (Лүк 16:7).
Идарәченең бурыч кәгазендәге саннарны киметергә хакы бар, чөнки үз хуҗасының финанс эшләре өчен һаман да ул җаваплы. Бурычларны киметеп, ул, эшсез калгач, үзенә яхшылык белән кайтара алган дуслар булдыра.
Хуҗа бу хакта белеп ала. Идарәченең кылган эшләре аңа матди яктан зыян китерсә дә, аның аңа исе китә. Ул, «идарәчесе тәкъва булмаса да, аны тапкырлыгы өчен» мактый. Гайсә болай дип өсти: «Бу дөнья төзелешенең кешеләре, яктылык кешеләренә караганда, үз буын кешеләре белән үзләрен тапкыррак тота шул» (Лүк 16:8).
Гайсә бу идарәче кулланган ысулларны акламый һәм эшләрне хәйләле итеп алып баруга өндәми. Аның нәрсә әйтәсе килә соң? Ул үз шәкертләренә мондый киңәш бирә: «Тәкъва булмаган дөньяның байлыгы ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз, моны алар, байлыгыгыз беткәч, сезне мәңгелек торакка кабул итсен өчен эшләгез» (Лүк 16:9). Әйе, бу безне алдын-артын уйлап эш итәргә һәм тапкыр булырга өйрәтә. Аллаһының хезмәтчеләре — «яктылык кешеләре», киләчәкне исәпкә алып, үзләренең мал-мөлкәтен акыллы кулланырга тиеш.
Йәһвә Аллаһы белән аның Улы гына кешеләрне күктәге Патшалыкка я җирдәге, бу Патшалык идарәсе астындагы оҗмахка кабул итә ала. Без, үзебездә булган һәртөрле байлыкны Патшалык эшләренә булышлык итәр өчен кулланып, алар белән дуслык үстерергә тырышырга тиеш. Аннары, алтын, көмеш һәм бүтән байлыклар үз кыйммәтен югалткач я юкка чыккач, безгә мәңгелек тормыш биреләчәк.
Гайсә шулай ук байлыкларын, ягъни мал-мөлкәтләрен дөрес кулланып, үзләрен тугры тоткан кешеләр әһәмиятлерәк нәрсәләр белән дә үзләрен тугры тотачак ди. «Шулай итеп,— дип әйтә ул,— сез тәкъва булмаган дөньяның байлыгы белән үзегезне тугры тотмыйсыз икән, сезгә хак булганны [мәсәлән, Патшалык эшләрен] кем ышанып тапшырыр инде?» (Лүк 16:11).
Гайсә үз шәкертләренә, алар «мәңгелек торакка» керергә теләсә, алардан бик күп нәрсә таләп ителәчәк икәнен күрсәтә. Кеше берьюлы Аллаһының тугры хезмәтчесе дә, тәкъва булмаган дөнья байлыгының колы да була алмый. Бу Гайсәнең мондый йомгаклау сүзләреннән күренә: «Бернинди хезмәтче дә ике хуҗаның колы була алмас, чөнки я берсен нәфрәт итеп, икенчесен яратыр, я берсенә ябышып, икенчесен санга сукмас. Берьюлы Аллаһының да, байлыкның да колы була алмыйсыз» (Лүк 16:9, 13).