ТУКСАН ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК
Йөзем бакчасындагы эшчеләр турында мисал
ЙӨЗЕМ БАКЧАСЫНДАГЫ «СОҢГЫ» ЭШЧЕЛӘР «БЕРЕНЧЕ» БУЛЫР
Гайсә әле генә Переядә үзенең тыңлаучыларына: «Беренче булган күпләр ахыргы булыр, ә ахыргылар беренче булыр»,— дип әйткән (Маттай 19:30). Бу фикерне ул йөзем бакчасындагы эшчеләр турында гыйбрәтле хикәя сөйләп ассызыклый.
Ул болай ди: «Күкләр Патшалыгы иртән иртүк үзенең йөзем бакчасына эшчеләр ялларга баручы хуҗага охшаш. Ул, ялчылар белән көненә бер динарга килешкәч, аларны үз йөзем бакчасына җибәргән. Сәгать өчләр тирәсендә ул, чыгып, базар мәйданында эшсез торган башка кешеләрне күргән һәм: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз, һәм мин сезгә тиешенчә түләрмен“,— дигән. Алар да киткән. Хуҗа сәгать алтыларда да, сәгать тугызларда да шулай эшләгән. Ниһаять, сәгать унберләр тирәсендә чыгып, хуҗа басып торган башка кешеләрне күргән һәм: „Нигә сез монда көне буе эшсез торасыз?“ — дип сораган. Алар: „Безне беркем дә ялламады“,— дигәннәр. Шунда ул аларга: „Сез дә йөзем бакчасына барыгыз“,— дигән» (Маттай 20:1—7).
«Күкләр Патшалыгы» һәм «хуҗа» дигән сүзләрне ишеткәч, Гайсәне тыңлаган кешеләр Йәһвә Аллаһы турында уйлап куядыр. Изге Язмаларда Йәһвә — йөзем бакчасының хуҗасы, ә Исраил халкы йөзем бакчасы итеп сурәтләнә (Зәбур 80:8, 9; Ишагыя 5:3, 4). Бу мисалда Канун килешүенә кергән кешеләр йөзем бакчасындагы эшчеләр белән чагыштырыла. Әмма Гайсә үткәндәгеләрне түгел, ә үз заманында булган хәлне тасвирлый.
Аллаһыга даими хезмәт итү — дини җитәкчеләрнең һәм фарисейларның җаваплылыгы. Алар көне буе эшләгән һәм тулы хезмәт хакын — бер динар алырлар дип көткән эшчеләргә охшаш.
Руханилар һәм бу төркемгә кергән башка кешеләр уйлавынча, гади яһүдләр Аллаһыга әзрәк хезмәт итә. Гайсәнең мисалында алар Йәһвәнең йөзем бакчасында көннең өлешен генә эшләгән эшчеләр белән чагыштырыла. Алар «өчләр тирәсендә» (иртәнге тугызларда) я соңрак — сәгать алтыларда, тугызларда һәм унберләр тирәсендә (кичке бишләрдә) эшкә ялланган кешеләр итеп сурәтләнә.
Гайсәгә ияргән ир-атлар һәм хатын-кызлар «ләгънәт ителгән» дип санала (Яхъя 7:49). Алар үз гомерләренең зур өлешен балык тоту эше я башка эш белән шөгыльләнеп үткәргән. Б. э. 29 елының көзендә «йөзем бакчасының хуҗасы» Гайсәне шул гади кешеләрне Аллаһыга Мәсихнең шәкертләре булып хезмәт итәргә чакырырга җибәргән. Шулай итеп алар «ахыргылар», ягъни унберләр тирәсендә ялланган эшчеләр булып киткән.
Хикәясен тәмамлап, Гайсә көн ахырында булганны сөйли: «Кич җиткәч, йөзем бакчасының хуҗасы үз хуҗалыгының җитәкчесенә: „Эшчеләрне чакырып, аларга хезмәт хакын түлә, соңгыларыннан башла да беренчеләре белән тәмамла“,— дигән. Сәгать унбердә ялланганнары килгәч, аларның һәрберсенә берәр динар акча бирелгән. Шуңа күрә беренче булып ялланганнары үзләренә күбрәк бирелер дип уйлаган, әмма аларга да берәр динар бирелгән. Алгач, алар хуҗадан зарлана башлаган: „Бу соңгылар бары тик бер сәгать кенә эшләде, ә син аларны безгә, эсседә көне буе авыр хезмәт башкаручыларга тиңләдең!“ Әмма ул аларның берсенә мондый җавап биргән: „Дустым, мин синең белән үземне гаделсез тотмыйм. Син минем белән бер динарга килештең, шулай бит? Үзеңә тиешлесен ал да кит. Ә бу соңгыларга минем сиңа биргән хәтле бирәсем килә. Әллә минем үз милкем белән үзем теләгәнчә эш итәргә хакым юкмы? Ә бәлки синең күзләрең мин игелекле булганга көнчелдер?“ Әйе, ахыргылар беренче булыр, ә беренчеләр ахыргы булыр» (Маттай 20:8—16).
Гайсә сөйләгән хикәянең соңгы өлеше шәкертләрдә сораулар тудырадыр. Үзләрен «беренчеләр» дип санаган дини җитәкчеләр ничек «ахыргы» булыр? Һәм ничек Гайсәнең шәкертләре «беренче» булыр?
Фарисейлар белән башка кешеләр Гайсәнең шәкертләрен «соңгылар» дип санаса да, бу шәкертләр «беренче» булырга, тулы хезмәт хакын алырга тиеш. Гайсәнең үлеменнән соң Исраил халкы кире кагылыр һәм Аллаһы яңа халык — «Аллаһы Исраилен» сайлар (Гәләтиялеләргә 6:16; Маттай 23:38). Чумдыручы Яхъя шул халыкны изге рухка чумдырылу турында әйткәндә күздә тоткан. «Ахыргылар» беренче булып рухка чумдырылу үтәргә һәм «җир читенә кадәр» Гайсәнең шаһитләре булу хөрмәтенә ия булырга тиеш (Рәсүлләр 1:5, 8; Маттай 3:11). Гайсәнең зур үзгәреш турында әйткәнен күпмедер дәрәҗәдә аңлаганга, шәкертләр «соңгылар» булып китәчәк дини җитәкчеләрнең үзләренә нәфрәтләнәчәген фараз итә ала.