1 БҮЛЕК
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
ДӨНЬЯДА күптөрле дини, сәяси, сәүдә һәм иҗтимагый оешмалар бар. Аларның үзенчәлекләре һәм максатлары төрле, алар төрле карашларга һәм фәлсәфәләргә нигезләнә. Әмма бер оешма — Йәһвә Шаһитләре оешмасы — башкалардан бик аерылып тора. Аның әгъзалары Изге Язмаларга нигезләнеп эш итә.
2 Синең Йәһвә оешмасы белән хезмәттәшлек итә башлавың бик шатландыра. Аллаһы ихтыярының нәрсәдән гыйбарәт икәнен тикшереп белгәч, син бу ихтыярны үтәргә тырышасың (Зәб. 143:10; Рим. 12:2). Актив вәгазьче буларак, син ярату хөкем сөргән бөтендөнья кардәшлегебез белән хезмәт итәсең (2 Көр. 6:4; 1 Пет. 2:17; 5:9). Аллаһы Сүзендә вәгъдә ителгәнчә, бу сиңа мул фатихалар һәм күп бәхет китерә (Гыйб. сүз. 10:22; Марк 10:30). Инде бүген Йәһвә ихтыярын тугры үтәү сине мәңгелек искиткеч киләчәккә әзерли (1 Тим. 6:18, 19; 1 Яхъя 2:17).
3 Бөек Барлыкка Китерүчебез уникаль бөтендөнья оешмасы булдырган һәм шунда теократик тәртип урнаштырган. Башка сүзләр белән әйткәндә, Йәһвә үзе, бар нәрсәнең Башы буларак, аның белән идарә итә. Без Аллаһыга тулысынча ышанабыз. Ул безнең Хөкемчебез, Канун Чыгаручыбыз һәм Патшабыз (Ишаг. 33:22). Тәртип Аллаһысы бар нәрсәне без, аның ихтыярын үтәп, аның «белән бергә хезмәт итә» алсын өчен оештырган (2 Көр. 6:1, 2).
4 Бу дөнья төзелешенең ахыры тиз якынлашкан арада, без майланган Патшаның — Гайсә Мәсихнең — җитәкчелегенә буйсынып алга барабыз (Ишаг. 55:4; Ачыл. 6:2; 11:15). Гайсә үз шәкертләре, үзе белән чагыштырганда, тагын да бөегрәк эшләр башкарачак дип пәйгамбәрлек иткән (Яхъя 14:12). Озаграк вакыт дәвамында хезмәт иткәнгә һәм күбрәк булганга, Гайсәнең шәкертләре күбрәк территориядә Патшалык турындагы яхшы хәбәрне вәгазьләргә тиеш булган. Чынында, алар җир читенә кадәр барып җиткән (Мат. 24:14; 28:19, 20; Рәс. 1:8).
5 Әмма, Гайсә әйткәнчә, яхшы хәбәрне игълан итү эше Йәһвә билгеләгән вакытта тәмамланачак. Аллаһы Сүзендәге пәйгамбәрлекләр Йәһвәнең бөек һәм курку уятучы көне бик якын икәнен күрсәтә (Йәил 2:31; Саф. 1:14—18; 2:2, 3; 1 Пет. 4:7).
Безгә Аллаһы таләпләрен аеруча зур тырышлыклар куеп үтәргә кирәк. Моның өчен Аллаһы оешмасының ничек эш иткәнен яхшы белү мөһим
6 Без бу соңгы вакытта Йәһвәнең ихтыяры нәрсәдән гыйбарәт икәнен аңлыйбыз. Шуңа күрә безгә Аллаһы таләпләрен аеруча зур тырышлыклар куеп үтәргә кирәк. Моның өчен Аллаһы оешмасының ничек эш иткәнен яхшы белү һәм аның белән тыгыз хезмәттәшлек итү мөһим. Оешма Аллаһы Сүзендәге принципларга, әмерләргә, кануннарга, боерыкларга, күрсәтмәләргә һәм тәгълиматларга нигезләнеп эш итә (Зәб. 19:7—9).
7 Йәһвә халкы, барысын Изге Язмалардагы җитәкчелек буенча эшләгәнгә, тыныч-тату һәм бердәм булып кала (Зәб. 133:1; Ишаг. 60:17; Рим. 14:19). Бөтен җир йөзендә яшәүче кардәшләребез арасындагы мөнәсәбәтләрне нәрсә ныгыта? Мәхәббәт. Без аны киемне кигәндәй кидек һәм шуңа күрә кардәшләр белән ярату күрсәтеп мөгамәлә итәбез (Яхъя 13:34, 35; Көл. 3:14). Аллаһы ярдәме белән бердәм булып, Йәһвә халкы аның оешмасының күктәге өлешеннән артта калмый.
ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫНЫҢ КҮКТӘГЕ ӨЛЕШЕ
8 Ишагыя, Йәзәкил һәм Даниял пәйгамбәрләр үз күренешләрендә Йәһвә оешмасының күктәге өлешен күргән (Ишаг., 6 бүл.; Йәз., 1 бүл.; Дан. 7:9, 10). Рәсүл Яхъя да Аллаһы оешмасының күктәге өлешен күргән һәм, моның турында Ачылыш китабында язып, безгә аны күпмедер дәрәҗәдә күз алдына китерергә булышкан. Бу күренештә Йәһвә үзенең данлыклы тәхетендә утыра һәм шул тәхет тирәли рухи затлар басып тора. Алар: «Яшәгән, яшәүче һәм киләчәк Чиксез Кодрәт Иясе Йәһвә Аллаһы изге, изге, изге»,— дип игълан итә (Ачыл. 4:8). Яхъя шулай ук «тәхет янында... бәрәннең» — Аллаһы Бәрәне Гайсә Мәсихнең торганын күргән (Ачыл. 5:6, 13, 14; Яхъя 1:29).
9 Бу күренештә Йәһвәнең тәхеттә утыруы аның үз оешмасының Башы булуын күрсәтә. Аның үзе һәм иң югары дәрәҗәсе турында 1 Елъязма 29:11, 12 дә болай диелгән: «И Йәһвә, син бөеклек, көч-кодрәт, матурлык һәм дан-шөһрәт белән мәһабәтлеккә ия, чөнки күктә дә, җирдә дә бар нәрсә — синеке. Патшалык та — синеке, и Йәһвә! Баш буларак, син барысы өстеннән югары. Байлык та, дан да синнән килә, һәм син барысы өстеннән идарә итәсең. Синең кулың кодрәтле, куәтле һәм барысын да бөек һәм нык итәргә сәләтле».
10 Йәһвәнең хезмәттәше буларак, Гайсә Мәсих күктә бөек дәрәҗәгә ия, һәм аңа зур хакимлек бирелгән. Әйе, Аллаһы «аның аяк астына һәр нәрсәне салып буйсындырган һәм аны җыелышка кагылышлы һәр нәрсә өстеннән баш итеп куйган» (Эфес. 1:22). Рәсүл Паул Гайсә турында болай дигән: «Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде. Ул моны Гайсә исеме алдында күктәгеләрнең, җирдәгеләрнең һәм җир астындагыларның барысы дa тез чүксен өчен, һәм һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хуҗабыз дип ачык танысын өчен һәм шулай итеп күктәге Атабыз Аллаһы данлансын өчен эшләде» (Флп. 2:9—11). Шуңа күрә Гайсә Мәсихнең гадел, дөрес җитәкчелек итүенә бер дә шикләнәсе юк.
11 Даниял пәйгамбәр күренештә күктәге тәхеттә утыручы борынгыдан яшәп килгән Затны күргән. «Миллион фәрештә аңа хезмәт итә һәм йөз миллион фәрештә аның хозурында тора иде» (Дан. 7:10). Изге Язмаларда шул күп санлы фәрештәләр гаскәре «котылуны мирас итеп алачак затларга хезмәт итү өчен җибәрелгән изге хезмәт рухлары» дип атала (Евр. 1:14). Бар шул рухи затлар оештырылган; алар ия булган җаваплы урыннар турында әйтелгәндә, тәхетләр, хакимлекләр, хөкүмәтләр һәм хакимиятләр искә алына (Көл. 1:16).
12 Йәһвә оешмасының күктәге өлешенең шул үзенчәлекләре турында уйланганда, без Ишагыянең әйткән сүзләрен аңлый башлыйбыз. «Биек һәм мәһабәт тәхеттә утыручы Йәһвәне» һәм әйләнәсендә торган серафимнарны күргәч, ул: «Кайгы миңа! Мин, һичшиксез, үләрмен, чөнки авызымнан чыккан сүзләр нәҗес, һәм мин сүзләре нәҗес булган кешеләр арасында яшим; күзләрем Патшаның — Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үзен күрде бит!» — дип әйткән. Йәһвә оешмасының никадәр киң колач җәйгәнен күргәч, Ишагыяне курку-хөрмәт биләп алган. Шунда ул үзенең никадәр кечкенә булуын аңлаган. Бу күренеш аңа шулкадәр нык тәэсир иткән ки, Ишагыя хәтта, Йәһвә хөкемнәрен кем игълан итәр дигән сорауны ишеткәч: «Менә мин! Җибәр мине!» — дигән (Ишаг. 6:1—5, 8).
13 Йәһвә оешмасын тапкан кешеләр шундый ук хисләр кичерә. Рәхмәт хисе аларны Ишагыя рухын чагылдырырга дәртләндерә. Аллаһы оешмасы алга бара, һәм без аннан артта калмаска тырышабыз. Безнең Йәһвә оешмасына ышанычыбызны эшләр белән күрсәтәсебез килә.
ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫ БЕР УРЫНДА ТОРМЫЙ
14 Йәзәкил пәйгамбәрлегенең беренче бүлегендә Йәһвә күктәге мәһабәт арбада утырып баручы итеп тасвирлана. Бу гаҗәеп арба Йәһвә оешмасының күзгә күренмәс өлеше булып тора. Аллаһы бу арбаны ярату белән алып бара һәм аны үз ниятләрен үтәр өчен куллана (Зәб. 103:20).
15 Бу арбаның һәр тәгәрмәчендә тагын бер тәгәрмәч бар — алар бер зурлыкта һәм туры почмак ясап бер-берсенә кертелгән. Нәкъ шуңа күрә бу тәгәрмәчәләр «дүрт якның теләсә кайсы ягына хәрәкәт итә ала» дип әйтеп була (Йәз. 1:17). Тәгәрмәчләр юнәлешне бер мизгелдә үзгәртә ала. Әмма бу арба җитәкчесез түгел, ул үзеннән-үзе хәрәкәт итми. Йәһвә үз оешмасына теләсә кайсы якка барырга юл куймый. Йәзәкил 1:20 дә болай диелә: «Рух... берәр якка алып барса, алар... шул якка бара иде». Шулай итеп, нәкъ Йәһвә үз рухы ярдәмендә үз оешмасын алып бара. Без үзебезгә мондый сорау бирергә тиеш: «Мин бу арбадан калышмыйммы?»
16 Йәһвә оешмасыннан калышмас өчен, җыелыш очрашуларына йөрү һәм вәгазьдә катнашу гына җитми. Арбадан калышмыйча баруыбыз, башлыча, рухи яктан үсүебездән күренә. Без «нәрсә мөһимрәк, шуны аера белергә» өйрәнәбез һәм үз вакытында рухи ризык белән тукланырга тырышабыз (Флп. 1:10; 4:8, 9; Яхъя 17:3). Шуны да истә тотарга кирәк: оештырылган булу үзара килешкәнлекне, хезмәттәшлекне аңлата. Безгә Йәһвә үз эшен башкарыр өчен үзебезгә ышанып тапшырган рухи һәм материаль байлыкларны мөмкин кадәр яхшырак кулланырга кирәк. Йәһвәнең күктәге арбасыннан калышмыйча бару үзебез вәгазьләгән хәбәр буенча яшәүне дә аңлата.
17 Йәһвә оешмасының ярдәме белән без Аллаһы ихтыярын уңышлы башкара алабыз. Онытмыйк: күктәге арбаны Йәһвә алып бара. Шуңа күрә, Йәһвә арбасыннан калышмыйча барганда, без Аллаһыны хөрмәт итүебезне һәм аны үз Кыябыз итеп тануыбызны күрсәтәбез (Зәб. 18:31). Изге Язмаларда мондый вәгъдә язылган: «Йәһвә үз халкына көч бирәчәк. Йәһвә үз халкын тынычлык биреп фатихалаячак» (Зәб. 29:11). Әйе, Йәһвәнең оештырылган халкының әгъзалары буларак, без шул фатихаларны татып яшибез. Йәһвәнең ихтыярын бүген һәм мәңге үтәп торсак, Аллаһы безне, һичшиксез, алга таба да мул итеп фатихалаячак.