Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 2 бүл. 12-16 б.
  • Мәсихнең Аллаһы ниятендәге ролен тану

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсихнең Аллаһы ниятендәге ролен тану
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • МӘСИХНЕҢ РОЛЕ НӘРСӘДӘН ГЫЙБАРӘТ?
  • ГАЙСӘ РОЛЕН ТАНУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?
  • Без бу хәбәрне игълан итәргә тиеш
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Ни өчен Мәсихкә иярергә кирәк?
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • Аллаһы нияте тиздән үтәләчәк
    Аллаһы безне яратамы?
  • Алла Патшалыгы — җирнең яңа хөкүмәте
    Күзәтү манарасы 2001 ел
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 2 бүл. 12-16 б.

2 БҮЛЕК

Мәсихнең Аллаһы ниятендәге ролен тану

«БАШЛАНГЫЧТА Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китергән». Ул яраткан бар нәрсә «бик яхшы» булган (Ярат. 1:1, 31). Йәһвә кешелек өчен гаҗәеп киләчәк ниятләгән. Шулай да, Гадән бакчасындагы фетнә аркасында, кешеләр хәвеф-хәтәрсез тормышларын югалткан. Әмма Йәһвәнең җиргә һәм кешелеккә карата нияте шул ук калган. Аллаһының вәгъдәсеннән күренгәнчә, беркөн Адәмнең тыңлаучан токымнары үлемнән һәм гөнаһтан азат ителәчәк. Киләчәктә хак гыйбадәт торгызылачак, һәм Аллаһы Явызны һәм аның явыз эшләрен бетерәчәк (Ярат. 3:15). Җиһанда элеккегедәй бар нәрсә «бик яхшы» булачак. Моның барысын Йәһвә үз Улы Гайсә Мәсих аша башкарачак (1 Яхъя 3:8). Шуңа күрә без Мәсихнең Аллаһы ниятендәге ролен танырга тиеш (Рәс. 4:12; Флп. 2:9, 11).

МӘСИХНЕҢ РОЛЕ НӘРСӘДӘН ГЫЙБАРӘТ?

2 Мәсихнең Аллаһы ниятендәге роле чыннан да күпкырлы. Гайсә кешелекнең Йолып алучысы, Баш рухани, мәсихчеләр җыелышының Башы һәм Аллаһы Патшалыгындагы Патша булып тора. Гайсәнең рольләре турында уйлану безгә Аллаһының ниятен күбрәк кадерләргә һәм Гайсә Мәсихне ныграк яратырга булыша. Изге Язмалардан без Гайсәнең төрле рольләре турында күбрәк белә алабыз.

Гайсә Йәһвәнең кешелек өчен ниятендә төп роль уйный

3 Гайсә аша тыңлаучан кешеләр Аллаһы белән татулаша ала. Бу Гайсәнең җирдәге хезмәте вакытында ачыкланган (Яхъя 14:6). Кешеләрнең Йолып алучысы буларак, Гайсә үзен күпләрне йолып алыр өчен биргән (Мат. 20:28). Шуңа күрә Гайсә безнең өчен саф тормыш үрнәге булып кына тора дип әйтеп булмый. Ул Йәһвәнең кешелеккә кагылышлы ниятендә төп роль уйный. Аның аша гына без Аллаһының хуплавына ирешә алабыз (Рәс. 5:31; 2 Көр. 5:18, 19). Гайсәнең корбан үлеме һәм терелтелүе тыңлаучан кешеләр өчен Аллаһының күктәге Патшалыгы идарәсе астында мәңгелек фатихалар алып яшәү мөмкинлеген ачкан.

4 Баш рухани буларак, Гайсә «йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала» һәм үзенең тугры шәкертләренең гөнаһларын йолып алырга сәләтле. Рәсүл Паул моны болай дип аңлаткан: «Безнең баш руханиебыз йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала, чөнки ул без сыналгандай сыналды, әмма гөнаһ кылмады». Шул сүзләрдән соң Паул, Гайсә Мәсихкә иман итүчеләрне Аллаһы белән татулашу мөмкинлегеннән файдаланырга чакырып, болай ди: «Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы безгә, ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтсен өчен, юмарт игелек тәхете янына сөйләү иреге белән барыйк» (Евр. 4:14—16; 1 Яхъя 2:2).

5 Гайсә шулай ук мәсихчеләр җыелышының Башы булып тора. Беренче гасырдагы мәсихчеләргә кебек, безгә дә кешеләр арасыннан җитәкче кирәкми. Гайсә җитәкчелекне изге рух һәм таләпләргә туры килгән өлкәннәр аша бирә. Көтүчеләр буларак, шул өлкәннәр Аллаһы сарыкларын ничек кайгыртканнары турында Мәсихкә һәм аның күктәге Атасына хисап бирәчәк (Евр. 13:17; 1 Пет. 5:2, 3). Йәһвә Гайсә турында мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Менә, мин аны халыклар өчен шаһит, милләтләр өчен җитәкче һәм башлык иттем» (Ишаг. 55:4). Гайсә, үз шәкертләренә: «Үзегезне җитәкче дип тә атарга рөхсәт итмәгез, чөнки сезнең бердәнбер Җитәкчегез — Мәсих бар»,— дип әйтеп, бу пәйгамбәрлек үзендә үтәлә икәнен күрсәткән (Мат. 23:10).

6 Гайсәнең фикер йөртү рәвеше һәм безгә булышырга теләгәне мондый чакыруында чагыла: «Эштән йончыганнар, авыр йөк күтәреп йөрүчеләр — һәммәгез дә минем янга килегез, һәм мин җаннарыгызны яңартып җибәрермен. Минем камытымны киегез һәм миннән өйрәнегез, чөнки мин юаш, басынкы күңелле, һәм сез җаннарыгызны яңартырсыз. Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел» (Мат. 11:28—30). Үзенең күктәге Атасы Йәһвә Аллаһы кебек, Гайсә Мәсих — «яхшы көтүче». Ни өчен? Чөнки мәсихче җыелыш белән җитәкчелек иткәндә, ул юашлык күрсәтә һәм җаннарыбызны яңарта (Яхъя 10:11; Ишаг. 40:11).

7 Көринтлеләргә язган беренче хатында рәсүл Паул Гайсә Мәсих роленең башка бер ягын мондый сүзләр белән ачыклаган: «Ул бит, Аллаһы барлык дошманнарны аягы астына салганчы, патша булып идарә итәргә тиеш. Ә Угыл, үзенә һәр нәрсә буйсындырылгач, үзе дә һәрнәрсәне аңа Буйсындыручыга буйсына башлаячак, шулай итеп Аллаһы барысы өчен бар нәрсә булачак» (1 Көр. 15:25, 28). Җиргә килер алдыннан, Гайсә, иң беренче итеп барлыкка китерелгән зат буларак, Аллаһының «оста һөнәрчесе» булган (Гыйб. сүз. 8:22—31). Аллаһы Мәсихне җиргә җибәргәч тә, ул һәрвакыт Аллаһының ихтыярын үтәгән. Иң авыр сынауны кичереп чыгып, Гайсә үлемгә кадәр үз Атасына тугры булып калган (Яхъя 4:34; 15:10). Шуңа күрә Аллаһы аны күктәге тормыш өчен терелткән һәм аңа күктәге Патшалыкта Патша булырга хокук биргән (Рәс. 2:32—36). Патша буларак, Гайсә Мәсих гаҗәеп вазифа үтәячәк: дистәләгән мең фәрештәне җитәкләп, җирдәге хөкүмәтләрне юк итәчәк һәм бөтен җиһанны явызлыктан арындырачак (Гыйб. сүз. 2:21, 22; 2 Тис. 1:6—9; Ачыл. 19:11—21; 20:1—3). Шунда бөтен җир өстеннән Аллаһының Мәсих җитәкчелегендәге күктәге Патшалыгы гына идарә итәчәк (Ачыл. 11:15).

ГАЙСӘ РОЛЕН ТАНУ НӘРСӘНЕ АҢЛАТА?

8 Безнең Үрнәгебез Гайсә Мәсих камил. Аллаһы аңа безнең турында кайгыртырга кушкан. Аның назлы кайгыртуыннан, игътибарлы күзәтүеннән файда алыр өчен, безгә Йәһвәгә тугры булып калырга һәм Йәһвәнең алга барган оешмасыннан калышмаска кирәк.

9 Беренче гасырда Гайсәнең шәкертләре аның Аллаһы ниятендәге ролен тулысынча таныган. Алар моны Мәсихкә җыелыш Башына буларак буйсынып, бердәмлек саклап һәм аның изге рух аша бирелгән җитәкчелегенә колак салып күрсәткән (Рәс. 15:12—21). Рәсүл Паул, майланган мәсихчеләр җыелышының бердәмлегенә игътибар итеп, болай дигән: «Без хакыйкатьне сөйләргә һәм ярату күрсәтергә тиеш, шулай итеп без үз башыбыз Мәсихтән үрнәк алып, бар яктан җитлеккән була алачакбыз. Мәсихтән бар тән кирәкле буыннар ярдәмендә үзара беркетелеп ныгытыла һәм эш итә. Һәр әгъзаның үз эшен тиешенчә башкаруы тәннең үсүенә һәм мәхәббәттә ныгуына үз өлешен кертә» (Эфес. 4:15, 16).

10 Җыелыштагылар үзара бердәмлектә хезмәттәшлек иткәндә һәм Гайсәне үз Башы итеп таныганда, җыелыш рухи яктан үсә һәм анда мәхәббәт хөкем сөрә, ә мәхәббәт — «бердәмлекнең камил бәйләнешләре» ул (Яхъя 10:16; Көл. 3:14; 1 Көр. 12:14—26).

11 Бүгенге вакыйгалар турындагы пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше шуны раслый: 1914 елда Гайсә Мәсихкә Патшалыктагы хакимлек бирелгән булган. Хәзер ул үз дошманнары арасында идарә итә (Зәб. 2:1—12; 110:1, 2). Җирдә яшәүчеләр өчен бу нәрсәне аңлата? Тиздән Гайсә патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы буларак эш итәчәк һәм Аллаһының үз дошманнарына каршы чыгарылган хөкемнәрен үтәячәк (Ачыл. 11:15; 12:10; 19:16). Шунда Гадәндәге фетнәдән соң әйтелгән пәйгамбәрлек — Йәһвәнең кешеләрне азат итәчәге турындагы вәгъдәсе үтәләчәк. Мәсихнең уң ягында торган һәм аның хуплавын алган кешеләр моны үз күзләре белән күрәчәк (Мат. 25:34). Мәсихнең Аллаһы ниятендәге ролен тану безгә зур бәхет китерә! Әйдәгез, шушы соңгы көннәрдә Мәсихкә Җитәкчегә буларак күндәм булып, бөтендөнья хезмәтебезне үтәгәндә, алга таба да бердәм булып калыйк.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу