3 БҮЛЕК
«Җитәкчелекне үз өсләренә алган... кешеләрне исегездә тотыгыз»
Б. Э. 33 ЕЛЫНЫҢ Илленче көн бәйрәменнән алып, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең тугры рәсүлләре, җитәкче совет буларак, яңа оештырылган мәсихче җыелышка җитәкчелек бирә башлаган (Рәс. 6:2—4; Евр. 13:7). Б. э. якынча 49 елына бу җитәкче советка Гайсәнең рәсүлләре генә түгел, ә башка шәкертләр дә кергән. Сөннәтләү белән бәйле мәсьәлә хәл ителгәндә, җитәкче совет Иерусалимдагы «рәсүлләр белән өлкәннәрдән» торган (Рәс. 15:1, 2). Алар бар мәсихчеләргә кагылышлы сорауларны хәл итү өчен җаваплы булган һәм җитәкчелекне җыелышларга хатлар язып биргән, шулай ук аларга кабул ителгән карарлар җиткергән. Нәтиҗәдә, җыелышлар ныгыган һәм бар шәкертләр уй-фикердә дә, эшләрдә дә бердәм булып калган. Җитәкче советның җитәкчелегенә тыңлаучан һәм буйсынучан булганга күрә, алар Йәһвәнең фатихасын татып яшәгән һәм чәчәк аткан (Рәс. 8:1, 14, 15; 15:22—31; 16:4, 5; Евр. 13:17).
2 Рәсүлләрнең үлеменнән соң җыелышка мөртәтлек үтеп кергән (2 Тис. 2:3—12). Гайсәнең бодай белән чүп үләне турындагы кинаяле хикәясе чынга ашкан: бодай (майланган мәсихчеләр) арасына чүп үләне (ялган мәсихчеләр) чәчелгән булган. Гасырлар буе шул ике төркем ашлык уру вакытына кадәр, ягъни «бу дөнья төзелешенең тәмамлануына» кадәр, бергә үскән (Мат. 13:24—30, 36—43). Шул вакыт дәвамында Хуҗабыз хуплаган аерым майланган мәсихчеләр яшәгән, әмма җитәкче совет та, Гайсәнең үз шәкертләренә җитәкчелек бирү өчен кулланган башка бернинди чарасы да булмаган (Мат. 28:20). Әмма, Гайсәнең сүзләре буенча, урак өсте җиткәч, барысы да үзгәрергә тиеш булган.
3 «Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын» күрсәтүче билге турында сөйләгәндә, Гайсә Мәсих бер мисал китергән. Ул аны: «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» — дигән сорау белән башлаган (Мат. 24:3, 42—47). Аның сүзләре буенча, шул ышанычлы хезмәтче Аллаһы халкына рухи ризыкны «үз вакытында өләшергә» тиеш булган. Беренче гасырда Гайсә, җитәкчелек итәр өчен, бер кешене түгел, ә кешеләр төркемен кулланган. Нәкъ шулай ук бу дөнья төзелеше тәмамланганда да Гайсә кулланган ышанычлы хезмәтче бер кешедән түгел, ә берничә кешедән тора.
«ЫШАНЫЧЛЫ ҺӘМ АКЫЛЛЫ ХЕЗМӘТЧЕНЕ» БИЛГЕЛӘҮ
4 Үзенең шәкертләрен тукландырыр өчен, Гайсә кемне билгеләгән? Ул моның өчен майланган хезмәтчеләрен сайлаган, һәм бу аңлашыла да. Изге Язмаларда алар «патша-руханилар» дип атала. Аларга «караңгылыктан үзенең гаҗәеп яктылыгына чакыручының „күркәм сыйфатларын бөтен җирдә игълан итү“» йөкләмәсе бирелгән (1 Пет. 2:9; Мал. 2:7; Ачыл. 12:17). Бар майланганнар да ышанычлы хезмәтчене тәшкил итә дип әйтеп буламы? Юк. Бер очракта кешеләрнең зур төркемен могҗизалы рәвештә ашатканда, Гайсә ризыкны — үз шәкертләренә, ә тегеләре халыкка тараткан (Мат. 14:19). Ул күпләрне азлар аша тукландырган. Бүген ул нәкъ шул рәвешчә рухи яктан тукландыра.
5 Шуңа күрә «ышанычлы һәм акыллы идарәче» Мәсихнең килү чорында рухи ризык әзерләүдә һәм өләшүдә турыдан-туры катнашкан майланган абый-кардәшләрнең кечкенә төркеменнән тора (Лүк 12:42). Соңгы көннәр дәвамында «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» тәшкил иткән майланган кардәшләр бергәләп төп идарәдә хезмәттәшлек итә. Бүген шул майланган кардәшләр Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советын тәшкил итә.
6 Мәсих Җитәкче совет аша безгә Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрнең ничек үтәлгәнен аңлата һәм, Аллаһы Сүзендәге принципларны көндәлек тормышта ничек кулланып булганын күрсәтеп, үз вакытында җитәкчелек бирә. Бу рухи ризык Йәһвә Шаһитләренең җыелышлары аша бирелә (Ишаг. 43:10; Гәл. 6:16). Борынгы заманда ышанычлы коллар, ягъни хезмәтчеләр, йорт хуҗалыгын алып барган. Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче дә Аллаһының тугры хезмәтчеләре турында кайгырту өчен җаваплы. Бу хезмәтче шулай ук материаль милек белән идарә итә, вәгазь эшен күзәтә һәм конгресслар әзерләү, оешмада төрле вазифалар үтәүче күзәтчеләрне билгеләү, Изге Язмаларга нигезләнгән басмаларны чыгару турында кайгырта. Моның барысы да Хуҗаның «өендәге хезмәтчеләренә» зур файда китерә (Мат. 24:45).
7 Ә «өйдәге хезмәтчеләр» кемнәр алар? Гади тел белән әйткәндә — рухи ризык белән тукланучылар. Башта «өйдәге хезмәтчеләр» майланганнардан гына торган. Соңрак аларның санына бихисап күп «башка сарыклар» да керә башлаган (Яхъя 10:16). Ике төркем дә ышанычлы хезмәтче өләшкән ризык белән туклана.
8 Бөек афәт вакытында, шушы бозык дөньяга хөкем чыгарыр өчен һәм аны җәзалар өчен килгәндә, Гайсә ышанычлы хезмәтчене үзенең «бөтен милке өстеннән башлык итеп» билгеләячәк (Мат. 24:46, 47). Ышанычлы хезмәтчене тәшкил иткән кардәшләр үзләренең күктәге әҗерләрен алачак. Алар 144 000 санына кергән башка майланганнар белән бергә күктә Мәсихнең хакимлеген уртаклашачак. Ул вакытта җирдә бүтән инде акыллы һәм ышанычлы хезмәтче булмаса да, Йәһвә һәм Гайсә, Патшалык идарәсе астында яшәгән кешеләргә җитәкчелекне бирер өчен, кайбер кешеләрне «мирзалар» итеп куячак (Зәб. 45:16).
НИ ӨЧЕН ҖИТӘКЧЕЛЕКНЕ ҮЗ ӨСЛӘРЕНӘ АЛГАН КЕШЕЛӘРНЕ ИСТӘ ТОТАРГА КИРӘК?
9 «Җитәкчелекне үз өсләренә алган... кешеләрне» истә тотар өчен һәм аларга ышаныр өчен сәбәпләр күп. Бу безгә зур файда китерә. Рәсүл Паул болай дигән: «Алар бит, хисап бирергә тиешле кешеләр буларак, җаннарыгыз турында кайгыртып тора. Алар моны кайгырып түгел, ә куанып башкарсыннар өчен шулай эшләгез, югыйсә кайгырып башкарулары сезгә зыян китерер» (Евр. 13:17). Рухи яктан якланган булыр өчен һәм иминлектә хезмәт итәр өчен, безгә җаваплы кардәшләрнең җитәкчелегенә тыңлаучан һәм буйсынучан булырга кирәк, чөнки алар җаннарыбыз турында кайгырта.
10 1 Көринтлеләргә 16:14 тә Паул болай дип язган: «Һәрнәрсәне мәхәббәт белән башкарыгыз». Аллаһы халкына кагылышлы карарлар яратудан чыгып кабул ителә. Мәхәббәт турында 1 Көринтлеләргә 13:4—8 дә болай диелә: «Мәхәббәт түземле һәм игелекле. Мәхәббәт көнчел түгел, ул мактанмый, масаеп йөрми, үзен әдәпсез тотмый, үз файдасын эзләми, ярсымый, яман эшләрне санап бармый. Ул тәкъвасызлыкка сөенми, ә хакыйкатькә сөенә, барысына сабыр итә, барысына ышана, барысына өметләнә, һәрчак нык кала. Мәхәббәт мәңгелек». Йәһвә хезмәтчеләре файдасына кабул ителгән карарлар нәкъ мәхәббәткә нигезләнгәнгә күрә, андый җитәкчелек астында без үзебезне чын мәгънәдә куркынычсыз хис итә алабыз. Өстәвенә, бу җитәкчелек Йәһвә мәхәббәтенең чагылышы булып тора.
Безгә рухи иминлегебез турында кайгыртучы җаваплы кардәшләрнең җитәкчелегенә тыңлаучан булырга кирәк
11 Беренче гасырда кебек, бүген дә, үз халкын җитәкләр өчен, Йәһвә камилсез кешеләрне куллана. Ул элек тә, үз ихтыярын үтәр өчен, шулай эшләгән булган. Мәсәлән, Нух көймә төзегән һәм буласы хөкем көне турында вәгазьләгән (Ярат. 6:13, 14, 22; 2 Пет. 2:5). Муса Йәһвәнең халкын Мисырдан чыгарыр өчен билгеләнгән булган (Чыг. 3:10). Изге Язмаларны язуда да камил булмаган кешеләр катнашкан (2 Тим. 3:16; 2 Пет. 1:21). Йәһвә бүген вәгазьләү һәм шәкертләрне булдыру эшен җитәкләр өчен камилсез кешеләрне кулланса да, бу Аллаһы оешмасына ышанычыбызны бер дә киметми. Киресенчә, бу иманыбызны ныгыта гына, чөнки, Йәһвә ярдәм итмәгән булса, оешма андый уңышларга ирешә алмас иде. Еллар дәвамында, хәтта авыр чакларда да, ышанычлы хезмәтчене Аллаһы рухы алып барганы ап-ачык күренгән. Йәһвә оешмасының җирдәге өлеше Йәһвәдән мул фатихалар ала. Шуңа күрә без аңа чын күңелдән булышлык итәбез һәм аңа карата ышанычыбызны күрсәтәбез.
ЫШАНЫЧЫБЫЗ НӘРСӘДӘН КҮРЕНӘ?
12 Җыелыштагы җаваплы кардәшләр Аллаһыга һәм аның оешмасына ышанычларын үз вазифаларын шатланып, теләп үтәүләре белән күрсәтә (Рәс. 20:28). Патшалык вәгазьчеләре буларак, без ашкынып өйдән өйгә йөреп вәгазьлибез, кешеләргә кабат килеп китәбез һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәрәбез (Мат. 24:14; 28:19, 20). Ышанычлы хезмәтче өләшкән рухи ризыктан мөмкин кадәр күбрәк файда алыр өчен, безгә җыелыш очрашуларына һәм конгрессларга әзерләнергә һәм анда йөрергә кирәк. Андый очрашуларда аралашу һәм шулай итеп бер-беребезне дәртләндерү безгә зур файда китерә (Евр. 10:24, 25).
13 Оешмабызның эшчәнлеге файдасына иганәләр бирүебез дә аңа карата ышанычыбызны күрсәтә (Гыйб. сүз. 3:9, 10). Кардәшләребезнең матди яктан мохтаҗ булуларын күргәндә, без аларга тоткарланмыйча булышабыз (Гәл. 6:10; 1 Тим. 6:18). Моңа безне кардәшләрчә ярату дәртләндерә (Яхъя 13:35). Без Йәһвәгә һәм аның оешмасына үзебезгә күрсәткән игелекләре өчен рәхмәтләребезне күрсәтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмыйбыз.
14 Оешмабызга ышанычыбыз шулай ук аның карарларына буйсынуыбыздан да күренә. Мәсәлән, без җаваплы кардәшләргә, шул исәптән күчеп йөрүче хезмәтчеләргә һәм җыелыштагы өлкәннәргә, басынкылык белән буйсынабыз. Бу кардәшләр дә «җитәкчелекне үз өсләренә алган», һәм без аларга тыңлаучан һәм күндәм булырга тиеш (Евр. 13:7, 17). Хәтта берәр нинди карарны аңлап бетермәсәк тә, без аның буенча эш итү файдалы икәненә шикләнмибез. Аллаһы Сүзенә һәм оешмасына тыңлаучан булып, без Хуҗабыз Гайсә Мәсихкә буйсынганыбызны күрсәтәбез, һәм Йәһвә безне моның өчен фатихалый.
15 Әйе, ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә ышаныр өчен сәбәпләр күп. Бу дөнья төзелешенең илаһы Шайтан, Йәһвә исеменә һәм аның оешмасына тап төшерер өчен, бар тырышлыкларын куя (2 Көр. 4:4). Шайтанның явыз тозакларына эләкмик! (2 Көр. 2:11) Шайтан үзен тиздән упкынга ташлаячакларын һәм үзенең «вакыты аз калганын» белә, шуңа күрә ул Аллаһыдан мөмкин кадәр күбрәк кешене читләштерергә тәвәккәл (Ачыл. 12:12). Шайтан үз басымын көчәйткән саен, Йәһвәгә тагы да якынрак булырга тырышыйк. Йәһвәгә һәм аның үз халкын җитәкләр өчен кулланган «хезмәтчесенә» ышанычыбызны күрсәтик. Бу кардәшлегебезнең бердәмлегенә өлеш кертәчәк.