Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 6 бүл. 53-58 б.
  • Хезмәттәш ярдәмчеләр мөһим хезмәт башкара

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хезмәттәш ярдәмчеләр мөһим хезмәт башкара
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ХЕЗМӘТТӘШ ЯРДӘМЧЕЛӘР ӨЧЕН ТАЛӘПЛӘР
  • АЛАР ҮЗ ХЕЗМӘТЕН НИЧЕК БАШКАРА?
  • Хезмәттәш ярдәмчеләр нинди вазифалар үти?
    Бүген Йәһвә ихтыярын кем үти?
  • Абый-кардәшләр, сез хезмәттәш ярдәмче булырга омтыласызмы?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • «Бүләк итеп» бирелгән кешеләрне кадерләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Абый-кардәшләр, вазифалар алырга омтылыгыз!
    Күзәтү манарасы 2010 ел
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 6 бүл. 53-58 б.

6 БҮЛЕК

Хезмәттәш ярдәмчеләр мөһим хезмәт башкара

РӘСҮЛ ПАУЛ Филипия җыелышына болай дип язган: «Бу хатны Мәсих Гайсә белән бердәмлектә торучы Филипиядәге бар изгеләргә, шулай ук күзәтчеләргә һәм хезмәттәш ярдәмчеләргә Мәсих Гайсәнең хезмәтчеләре Паул һәм Тимути яза» (Флп. 1:1). Күргәнебезчә, ул хезмәттәш ярдәмчеләрне искә алган. Бүген дә хезмәттәш ярдәмчеләр җыелыштагы өлкәннәргә булышуда зур роль уйный. Бу абый-кардәшләр күзәтчеләрнең хезмәтенә булышлык күрсәтә һәм җыелыштагы тәртипкә үз өлешләрен кертә.

2 Син үз җыелышыңдагы хезмәттәш ярдәмчеләрне беләсеңме? Сиңа аларның үзең һәм бөтен җыелыш хакына нинди эшләр башкарганнары билгелеме? Һичшиксез, Йәһвә аларның тырышлыкларын кадерли. Паул: «Үз хезмәтләрен яхшы үтәүчеләр яхшы исем казаналар һәм Мәсих Гайсәгә иманнары турында зур кыюлык белән сөйли алалар»,— дип язган (1 Тим. 3:13).

ХЕЗМӘТТӘШ ЯРДӘМЧЕЛӘР ӨЧЕН ТАЛӘПЛӘР

3 Хезмәттәш ярдәмче тәкъва тормыш алып баручы, җаваплы һәм үз вазифаларын намуслы үтәүче мәсихче булырга тиеш. Бу Паулның Тимутигә юллаган хатыннан күренә. Ул болай дип язган: «Шулай ук хезмәттәш ярдәмчеләр дә җитди булсыннар. Икейөзле, күп шәраб эчәргә яратучы, намуссыз табышка хирыс булмасыннар, иманның изге серен саф вөҗдан белән сакласыннар. Башта аларны шул вазифага яраклы булуларын белер өчен сынап карасыннар, әгәр тел тидермәслек булсалар, алар хезмәттәш ярдәмче булып хезмәт итә ала. Хезмәттәш ярдәмче бер генә хатынның ире булсын, үз балалары һәм гаиләсе белән яхшы җитәкчелек итсен» (1 Тим. 3:8—10, 12). Хезмәттәш ярдәмчеләр Изге Язмаларда үзләре өчен китерелгән нормаларга туры килгәндә, беркем дә җыелышны, махсус вазифалар лаек булмаган кешеләргә тапшырыла, дип гаепли алмый.

4 Яшь булсалар да, олы булсалар да, хезмәттәш ярдәмчеләр һәр ай актив вәгазьләргә тиеш. Гайсәдән үрнәк алып, алар ашкынып хезмәт итә. Аларның ашкыну рухы Йәһвәнең кешеләрне коткару теләген чагылдыра (Ишаг. 9:7).

5 Хезмәттәш ярдәмчеләр булып хезмәт иткән абый-кардәшләр чиста һәм пөхтә киеме, шулай ук сөйләме, фикер йөртү рәвеше һәм тәртибе белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Башкалар аларны төпле булулары өчен хөрмәт итә. Хезмәттәш ярдәмчеләр үзләренең Йәһвә белән мөнәсәбәтләренә һәм җыелыштагы вазифаларына җитди карый (Тит. 2:2, 6—8).

6 Бу ир-атларның «шул вазифага яраклы булулары» сынап каралган. Әле үз вазифаларын алганчы, алар чыннан да тугры булуларын күрсәткән. Алар Патшалык эшләрен үз тормышларында беренче урынга куеп яши. Бу абый-кардәшләр Йәһвәгә хезмәт итүдә өстәмә вазифаларга омтыла. Алар җыелыштагы бар кардәшләр өчен яхшы үрнәк булып тора (1 Тим. 3:10).

АЛАР ҮЗ ХЕЗМӘТЕН НИЧЕК БАШКАРА?

7 Хезмәттәш ярдәмчеләр кардәшләр файдасына төрле эшләр башкарганга күрә, күзәтчеләр сарыкларны өйрәтүгә һәм кайгыртуга күбрәк вакыт багышлый ала. Хезмәттәш ярдәмчеләргә йөкләмәләр биргәндә, өлкәннәр советы аларның һәрберсенең шәхси сәләтләрен һәм җыелыш ихтыяҗларын исәпкә ала.

Хезмәттәш ярдәмчеләр кардәшләр файдасына төрле эшләр башкарганга күрә, күзәтчеләр сарыкларны өйрәтүгә һәм кайгыртуга күбрәк вакыт багышлый ала

8 Хезмәттәш ярдәмчеләр үтәгән кайбер вазифаларны карап чыгыйк. Хезмәттәш ярдәмчеләрнең берсе әдәбият өчен җаваплы булырга мөмкин. Моның ярдәмендә безнең үзебез өчен һәм вәгазьдә кулланыр өчен басмаларыбыз һәрвакыт җитәрлек була. Кемдер — җыелыш финанслары өчен, кемдер участоклар өчен җаваплы. Башкалар микрофоннарны йөртергә, тавыш көчәйтү аппаратурасы белән идарә итәргә, урнаштыручы булып хезмәт итәргә я өлкәннәргә башкача булышлык күрсәтергә билгеләнә. Патшалык Залын кайгыртып, аны чиста килеш саклар өчен күп эшләр башкарырга кирәк, һәм хезмәттәш ярдәмчеләр бу яктан зур ярдәм күрсәтә.

9 Кайбер җыелышларда шул вазифаларның һәрберсен үтәр өчен аерым хезмәттәш ярдәмче билгеләнә. Башка урыннарда исә бер хезмәттәш ярдәмчегә берничә йөкләмә бирелә. Кайчакта бер үк эш өчен берничә хезмәттәш ярдәмче җаваплы була. Җыелышта хезмәттәш ярдәмчеләр җитеп бетмәсә, өлкәннәр советы бу вазифаларны үтәр өчен суга чумдырылган үрнәк алырлык абый-кардәшләрне билгели ала. Шулчак, хезмәттәш ярдәмчеләр итеп билгеләнгәч, аларның бу вазифаларны үтәр өчен кирәкле тәҗрибәләре инде булачак. Абый-кардәшләр булмаса, берәр эшне суга чумдырылган үрнәк алырлык апа-кардәшкә кушып була (әлбәттә, ул хезмәттәш ярдәмче итеп билгеләнмәячәк). Кемне үрнәк алырлык вәгазьче дип атап була? Тәртибе һәм Аллаһыга хезмәт итүе белән башкаларга яхшы үрнәк күрсәткән кешене. Аның җыелыш очрашуларына йөрүе, хезмәттә катнашуы, гаилә тормышы, күңел ачу төрләрен сайлавы, киеме, тышкы кыяфәте һәм бүтән яклары башкалар өчен яхшы үрнәк булып тора.

10 Өлкәннәр аз булган җыелышларда сәләтле хезмәттәш ярдәмчене суга чумдырылырга теләгән кеше белән махсус сораулар нигезендә фикер алышуда катнашырга чакырып була. Бу сораулар Изге Язмалар тәгълиматлары белән бәйле, һәм аларны «1 өлеш. Мәсихчеләрнең ышанулары» дигән кушымтада табып була. «2 өлеш. Мәсихче тормыш» дигән кушымтада кайбер четерекле шәхси сораулар карала, шуңа күрә бу кушымтаны кеше белән өлкән карап чыгарга тиеш.

11 Кирәк булса, өлкәннәр советы кайвакыт үзгәрешләр ясый ала һәм теге я бу вазифаны, бер хезмәттәш ярдәмчедән алып, икенчесенә тапшырырга мөмкин. Икенче яктан, бер хезмәттәш ярдәмче күпмедер вакыт бер үк вазифаны үтәп торса, ул тәҗрибә җыяр һәм остарып китә алыр.

12 Алга китеше «һәркемгә ачык күренеп торган» хезмәттәш ярдәмчегә, җирле шартларга карап, өстәмә вазифалар биреп була (1 Тим. 4:15). Өлкәннәр җитмәсә, хезмәттәш ярдәмчене вәгазь төркеме күзәтчесенең ярдәмчесе я кайбер очракларда вәгазь төркеме хезмәтчесе итеп билгеләп була. Аңа өлкәннәр белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк. Хезмәттәш ярдәмче «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында төрле пунктларны һәм кайбер очракларда Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнүне үткәрә ала. Шулай ук ул ачык нотыклар сөйләргә мөмкин. Ихтыяҗ туса һәм хезмәттәш ярдәмче билгеле бер эшкә яраклы булса, аңа башка җаваплы вазифалар да биреп була (1 Пет. 4:10). Өлкәннәргә ярдәм иткәндә, хезмәттәш ярдәмчеләр ашкынып хезмәт итәргә тиеш.

13 Хезмәттәш ярдәмчеләрнең хезмәтләре, өлкәннәрнекеннән аерылып торса да, бер дә ким түгел. Алар да изге хезмәттә мөһим роль уйный һәм җыелышның яхшы эшчәнлегенә зур өлеш кертә. Вакыт узу белән, хезмәттәш ярдәмче үз вазифаларын яхшы үтәсә, шулай ук көтүче һәм укытучы булырга яраклы булса, аны өлкән булып хезмәт итүгә тәкъдим итеп була.

14 Син яшүсмер абый-кардәш я яңа гына суга чумдырылган абый-кардәш булсаң, хезмәттәш ярдәмче вазифасына омтыл (1 Тим. 3:1). Һәр ел хакыйкатькә бик күп кеше килеп тора, шуңа күрә җыелыштагы вазифаларны үти алган җитлеккән абый-кардәшләргә ихтыяҗ бик зур. Син бу вазифага башкаларга булышу теләген үстереп омтыла аласың. Моның өчен Гайсәнең искиткеч үрнәге турында уйлан (Мат. 20:28; Яхъя 4:6, 7; 13:4, 5). Бирүдән күбрәк шатлык тапкан саен, башкаларга ярдәм итү теләгең дә үсәчәк (Рәс. 20:35). Шуңа күрә башкаларга гамәли ярдәм күрсәтергә, Патшалык Залын кайгырту эшләрен башкарырга, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында башка кеше урынына чыгыш ясарга әзер бул. Бу максатка омтылу шулай ук, регуляр рәвештә шәхси өйрәнү үткәреп, рухи сыйфатлар үстерүне дә үз эченә ала (Зәб. 1:1, 2; Гәл. 5:22, 23). Хезмәттәш ярдәмче вазифасына омтылган кардәш, җыелышта берәр нинди йөкләмә үтәгәндә, үзенең ышанычлы булуын күрсәтә, һәм өлкәннәр аңа таяна ала (1 Көр. 4:2).

15 Йәһвә хезмәттәш ярдәмчеләрне җыелыш файдасына үзенең изге рухы аша билгели. Хезмәттәш ярдәмчеләр үз вазифаларын үтәгәндә, җыелыштагылар, алар белән хезмәттәшлек итеп, аларның тырышлыклары өчен үз рәхмәтләрен күрсәтә. Шулай итеп кардәшләр Йәһвәнең җыелыштагы тәртип хакына биргән бар нәрсәләренең кадерен белеп яши (Гәл. 6:10).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу