Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 11 бүл. 116-122 б.
  • Гыйбадәт кылу урыннарыбыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гыйбадәт кылу урыннарыбыз
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ПАТШАЛЫК ЗАЛЫ
  • ПАТШАЛЫК ЗАЛЛАРЫН ТӨЗҮ
  • КОНГРЕССЛАР ЗАЛЫ
  • Патшалык Залыбыз — гыйбадәт кылу урыныбыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 11 бүл. 116-122 б.

11 БҮЛЕК

Гыйбадәт кылу урыннарыбыз

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА Йәһвәнең хезмәтчеләренә, үгет-нәсыйхәт алыр өчен һәм бер-берсен дәртләндерер өчен, бергә җыелырга боерык бирелә (Евр. 10:23—25). Аллаһы халкының — Исраилнең — беренче гыйбадәт кылу урыны «изге чатыр, ягъни очрашу чатыры» булган (Чыг. 39:32, 40). Соңрак Давыт улы Сөләйман Аллаһы даны хакына йорт, ягъни гыйбадәтханә төзегән (1 Пат. 9:3). Б. э. к. 607 елда гыйбадәтханә җимерелгәч, яһүдләр, Аллаһыга гыйбадәт кылыр өчен, синагогалар дип аталган урыннарда җыела башлаган. Вакыт узу белән гыйбадәтханәне яңадан торгызганнар, һәм ул кабат хак гыйбадәт үзәге булып киткән. Гайсә синагогаларда да, гыйбадәтханәдә дә өйрәткән (Лүк 4:16; Яхъя 18:20). Бер очрашуны ул хәтта тау башында үткәргән (Мат. 5:1—7:29).

2 Гайсәнең үлеменнән соң мәсихчеләр, Изге Язмаларга өйрәтер өчен һәм имандашлары белән аралашыр өчен, җәмәгать урыннарында һәм шәхси йортларда җыелганнар (Рәс. 19:8, 9; Рим. 16:3, 5; Көл. 4:15; Фил. 2). Кайвакыт, эзәрлекләүчеләрнең күзенә чалынмас өчен, яшерен рәвештә очрашырга туры килгән. Әйе, үткәндә Аллаһының тугры хезмәтчеләре Йәһвәдән үгет-нәсыйхәт алырга чын күңелдән теләгән һәм моның өчен бергәләп гыйбадәт кылу урыннарында җыелган (Ишаг. 54:13).

3 Бүген дә мәсихчеләр, бергәләп очрашыр өчен, җәмәгать урыннарын һәм шәхси йортларны куллана. Еш кына шәхси йортларда вәгазь очрашулары үткәрелә. Күп кенә кардәшләр үз йортларын шул максат өчен тәкъдим итәргә бик шат һәм моны зур хөрмәт дип саный. Бу аларга рухи яктан файда китерә.

ПАТШАЛЫК ЗАЛЫ

4 Йәһвә Шаһитләре очрашулары үткән төп урыннар Патшалык Заллары дип атала. Гадәттә, Патшалык Залын төзер өчен, җир сатып алалар я, әзер бина сатып алып, аны реконструкциялиләр. Акча чыгымнарын киметер өчен һәм биналарыбызны яхшырак кулланыр өчен, бер Патшалык Залында, мөмкин булса, берничә җыелыш очраша. Кайбер җирләрдә залны арендага алалар. Яңа Патшалык Заллары төзелгәч я җитди реконструкция үткәч, багышлау программасын үткәрү урынлы була. Әмма Патшалык Залында үткән реконструкция әллә ни зур булмаса, багышлау программасын үткәрәсе юк.

5 Патшалык Залларын купшы итеп, башкаларны гаҗәпләндерерлек итеп төземиләр. Бу залларның проектлары бер-берсеннән аерылып торса да, алар һәрвакыт үз максатына туры килә (Рәс. 17:24). Җирле шартлар рөхсәт иткәнчә, бу урыннар мәсихче очрашуларны үткәрер өчен уңайлы булырга тиеш.

6 Йәһвә Шаһитләренең бар җыелышлары үзләренә билгеләнгән Патшалык Залларын куллануга һәм кайгыртуга иганәләр бирә. Җыемнар үткәрелми, кешеләрне акча түләргә мәҗбүр итмиләр. Очрашуларга йөрүчеләр, залны куллану белән бәйле чыгымнарны каплар өчен, ирекле иганәләрне махсус тартмага сала ала. Моны алар үз теләге белән һәм чын күңелдән эшли (2 Көр. 9:7).

7 Бар кардәшләр дә Патшалык Залына акчалата булышлык күрсәтү һәм аны чиста, төзек килеш саклау өчен үз өлешләрен кертү мөмкинлеген кадерли. Гадәттә, бу эшне өлкән я хезмәттәш ярдәмче планлаштыра. Җыештыруда вәгазь төркемнәре катнаша, һәм төркем күзәтчесе я аның ярдәмчесе бу эшкә җитәкчелек итә. Патшалык Залы эчтән дә, тыштан да Йәһвәне һәм аның оешмасын данларга тиеш.

Бар кардәшләр дә Патшалык Залына акчалата булышлык күрсәтү һәм аны чиста, төзек килеш саклау өчен үз өлешләрен кертү мөмкинлеген кадерли

8 Бер залда берничә җыелыш очрашса, бу җыелышларның өлкәннәре Патшалык Залын эксплуатацияләү комитеты оештыра. Бу комитет бина һәм башка милек белән бәйле эшләрне алып бара. Өлкәннәр советлары бу комитетның координаторын сайлый. Өлкәннәр советлары күзәтүендә эш итеп, эксплуатацияләү комитеты залның чистамы һәм төзекме икәнен тикшерә һәм бар кирәк-яракларның булуы турында кайгырта. Моның өчен залда очраша торган бар җыелышларга тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк.

9 Патшалык Залын берничә җыелыш кулланганда, аларның очрашулар графиклары үзара алмашынып торырга мөмкин. Бу сорауны өлкәннәр башкалар турында уйлап һәм ярату күрсәтеп хәл итәр (Флп. 2:2—4; 1 Пет. 3:8). Бер җыелыш та бу мәсьәлә буенча бүтән җыелышлар өчен карарлар кабул итмәячәк. Район күзәтчесе Патшалык Залында очрашкан берәр җыелышка килеп киткәндә, башка җыелышлар шул атнада үз графигын үзгәртер.

10 Хезмәт комитетының рөхсәте белән Патшалык Залын туй һәм җирләү нотыклары өчен кулланып була. Бу комитеттагы өлкәннәр кардәшләрнең үтенечләрен игътибар белән карап чыгар һәм, филиалның җитәкчелегенә нигезләнеп, карар кабул итәр.

11 Патшалык Залын шул максатлар өчен кулланырга рөхсәт алган кардәшләр үзләрен мәсихчеләрчә тотарга тиеш. Бернәрсә дә җыелыштагылар өчен абыну ташы булырга һәм Йәһвәгә я җыелышка тап төшерергә тиеш түгел (Флп. 2:14, 15). Филиал күрсәтмәсе буенча, Патшалык Залы бүтән рухи максатлар өчен, мәсәлән, Изге хезмәт мәктәбе һәм Пионерлар мәктәбе үткәрү өчен дә кулланылырга мөмкин.

12 Җыелыштагылар үзләре очрашкан урыннарга һәрвакыт хөрмәт белән карарга тиеш. Алар Йәһвәгә табынучыларга хас булганча бизәнергә һәм киенергә, шулай ук пөхтә булырга тиеш (Вәг. 5:1; 1 Тим. 2:9, 10). Моңа кагылышлы киңәшләргә колак салып, без мәсихче очрашуларыбызны кадерләгәнебезне күрсәтәбез.

13 Очрашулар вакытында тәртип саклау бик мөһим. Балаларга үз әти-әниләре белән утырырга киңәш ителә. Кечкенә балалары булган әти-әниләрне җиңел генә чыга алырлык урынга утырырга сорый алалар. Шулчак, баланы төзәтергә кирәк булса я башка ихтыяҗ туса, алар беркемгә дә комачауламыйча чыга алыр.

14 Яраклы абый-кардәшләр Патшалык Залындагы очрашуларда урнаштыручылар булып хезмәт итә. Алар игътибарлы, йомшак булырга һәм акыл белән эш итәргә тиеш. Алар яңа килгән кешеләрне сәламли, аларга залда үзләрен иркен хис итәргә булыша, соңга калучыларга урыннар табарга ярдәм итә, килгән кешеләрнең санын исәпли, шулай ук залдагы җылылык һәм вентиляция турында кайгырта. Кирәк булганда, урнаштыручылар әти-әниләргә, балалары очрашуга кадәр һәм очрашудан соң йөгермәсен һәм сәхнәдә уйнамасын өчен, аларны күзәтергә киңәш итә ала. Бала тыңлаучыларга комачауламасын өчен, урнаштыручы кардәш әти-әнисен баласы белән залдан чыгарга йомшак кына, ипләп кенә сорый ала. Урнаштыручыларның хезмәте ярдәмендә барысы да очрашулардан тулы файда ала. Урнаштыручылар роленә өлкәннәр һәм хезмәттәш ярдәмчеләр билгеләнсә, яхшырак булыр.

ПАТШАЛЫК ЗАЛЛАРЫН ТӨЗҮ

15 Беренче гасырда кайбер мәсихчеләр башкаларга караганда баерак булганга, рәсүл Паул болай дип язган: «Бертигез итү аша сездә хәзер артыгы белән булганы алардагы кытлыкны каплавын, ә аларның артыгы белән булганы сездәге кытлыкны каплавын телим. Шулай итеп тигезлек булачак» (2 Көр. 8:14). Бүген дә моңа охшаш «бертигез итү» күзәтелә. Бөтен дөньядагы җыелышлар җибәргән иганәләр бер фондка җыела. Бу фондтагы акча Патшалык Залларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә китә. Оешмабыз һәм шул фондтан ярдәм алган җыелышлар бөтендөнья кардәшлегебезнең юмарт иганәләре өчен бик рәхмәтле.

16 Төрле якларны исәпкә алып, филиал җыелышларны теге я бу Патшалык Залына билгели. Филиал шулай ук үз территориясендә кайчан һәм кайда Патшалык Залын төзергә я реконструкцияләргә кирәк икәнен хәл итә. Берәр афәт була калса, зыян күргән Патшалык Залларын һәм кайбер очракларда кардәшләребезнең йортларын торгызыр өчен чаралар күрелә.

17 Филиал күзәтүе астында ирекле хезмәтчеләр кирәкле милекне сатып алуда, Патшалык Залларын проектлаштыруда, төзү өчен рәсми рөхсәтләр алуда, төзелештә һәм ремонтлауда булышлык күрсәтә. Күп кенә илләрдә Патшалык Залларына зур ихтыяҗ бар, шуңа күрә күп ирекле хезмәтчеләр таләп ителә. Ярдәм итәргә теләкләре булган бар яраклы суга чумдырылган вәгазьчеләр, гариза тутырып, аны үз җыелышларының хезмәт комитетларына тапшыра ала. Хәтта суга чумдырылмаган вәгазьчеләр дә үз Патшалык Залын төзүдә я реконструкцияләүдә катнаша ала.

КОНГРЕССЛАР ЗАЛЫ

18 Беренче гасырдагы мәсихчеләр, гадәттә, кечкенә төркемнәргә бүленеп җыелган. Кайвакыт исә «күп кенә кеше» бергә очрашкан (Рәс. 11:26). Бүген дә Йәһвә халкы, зур төркемнәр булып, район конгрессларына һәм региональ конгрессларга җыела. Гадәттә, бу максат өчен җирле биналар арендага алына, ә инде андый биналар булмаса я алар уңайсыз булса, Конгресслар залы төзелергә мөмкин.

19 Кайвакыт, берәр бина сатып алып, аны реконструкциялиләр һәм Конгресслар залы итеп кулланалар. Әмма күпчелек очракларда җир сатып алына һәм яңа зал төзелә. Җирле ихтыяҗларга карап, Конгресслар заллары төрле зурлыкта була. Күпме акча китәчәген исәпләп чыккач кына һәм залның никадәр еш кулланылачагын билгеләгәч кенә, филиал бина сатып алырга я төзергә карар кыла.

20 Филиал Конгресслар залларын эксплуатацияләү һәм кайгырту өчен җаваплы итеп кардәшләрне билгели. Райондагы җыелышлар конгресстан соң залны җыештыра, ә елына ике тапкыр генераль җыештыру үткәрә. Алар шулай ук вакыт-вакыт профилактик ремонт ясый. Кардәшләр, бу эштә катнашып, зур файда таба. Шуңа күрә без җыелышларны андый проектларга ашкынып булышлык күрсәтергә дәртләндерәбез (Зәб. 110:3; Мал. 1:10).

21 Кайвакыт Конгресслар залын бүтән теократик максатлар өчен, мәсәлән, төрле мәктәпләр, шулай ук район күзәтчеләре катнашкан төрле очрашулар өчен кулланалар. Патшалык Залы сыман, Конгресслар залы да Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен багышланган урын булып тора. Патшалык Залындагы кебек, Конгресслар залында очрашканда да безнең тәртибебездән, киемебездән һәм тышкы кыяфәтебездән бу урынга карата хөрмәтебез күренергә тиеш.

22 Шушы соңгы көннәрнең ахырында күп кенә яңа кешеләр Аллаһы оешмасының өлеше булырга омтыла. Бу чыннан да Йәһвәнең фатихасы (Ишаг. 60:8, 10, 11, 22). Шуңа күрә безнең гыйбадәт кылу урыннарыбызны төзисебез килә, һәм без аларның чиста, пөхтә һәм уңайлы булулары турында кайгыртабыз. Шулай эшләп, без, бу биналарның Йәһвә көне якынлашкан арада бер-беребезне дәртләндерүдә зур роль уйнаганын аңлап, аларны кадерләгәнебезне күрсәтәбез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу