13 БҮЛЕК
«Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»
АЛЛАҺЫНЫҢ тугры хезмәтчеләре буларак, без бөтен сүзләребездә һәм эшләребездә Йәһвәнең данын чагылдырырга тиеш. Рәсүл Паул безнең өчен җитәкчелек булып торган принцип язган: «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез» (1 Көр. 10:31). Моның өчен безгә Йәһвәнең камил сыйфатларын чагылдыра торган тәкъва нормалар буенча яшәргә кирәк (Көл. 3:10). Изге халык буларак, без Аллаһыдан үрнәк алырга тиеш (Эфес. 5:1, 2).
2 Моны мәсихчеләрнең исләренә төшереп, Петер болай дигән: «Тыңлаучан балалар сыман булыгыз, Аллаһыны белгәнчегә кадәр булган нәфесләрегез буенча башка эш итмәгез, әмма, үзегезне чакырган Изге Аллаһының үрнәге буенча, бар эшләрегездә изге булыгыз. „Изге булыгыз, чөнки мин изге“,— дип язылган бит» (1 Пет. 1:14—16). Мәсихчеләрдән, борынгы Исраил халкыннан сыман, изге булу таләп ителә. Башка сүзләр белән әйткәндә, без тапсыз булып калырга, гөнаһ белән нәҗесләнмәскә һәм бу дөнья рухыннан сакланырга тиеш. Шул чакта без изге хезмәт өчен аерылган булып калырбыз (Чыг. 20:5).
3 Йәһвәнең Изге Язмаларда китерелгән законнары һәм принциплары буенча яшәп, без үзебезне изге килеш саклый алабыз (2 Тим. 3:16). Изге Язмаларны өйрәнгәндә, без Йәһвә һәм аның юллары турында белдек, һәм бу безне Аллаһыга якынлаштырды. Өйрәнү ярдәмендә без шулай ук Аллаһы Патшалыгын һәм аның ихтыярын беренче урынга куеп яшәү мөһим икәнен аңладык (Мат. 6:33; Рим. 12:2). Шулай итеп яшәр өчен, безгә яңа шәхес булып киенергә кирәк булды (Эфес. 4:22—24).
РУХИ ҺӘМ ӘХЛАКЫЙ ЯКТАН САФ БУЛУ
4 Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәү кайвакыт җиңел түгел. Дошманыбыз Шайтан Иблис безне хакыйкатьтән читләштермәкче була. Бу бозык дөньяның тәэсире һәм гөнаһлы тәнебез дә безгә комачаулый. Багышлануыбыз буенча яшәр өчен, безгә рухи сугыш алып барырга кирәк. Изге Язмалардан күренгәнчә, эзәрлекләүләргә һәм сынауларга гаҗәпләнәсе юк. Без тәкъва булганыбыз өчен газап чикми калмаячакбыз (2 Тим. 3:12). Сынауларга дучар булсак та, без бәхетле, чөнки андый сынаулар безнең Аллаһы ихтыярын үтәвебезне раслый (1 Пет. 3:14—16; 4:12, 14—16).
5 Камил булса да, Гайсә сынаулар аша тыңлаучанлыкка өйрәнгән. Ул беркайчан да Шайтанның вәсвәсәләренә бирешмәгән һәм дөньяви омтылышлар үстермәгән (Мат. 4:1—11; Яхъя 6:15). Гайсәнең бирешү турында хәтта фикере дә тумаган. Дөнья аны тәкъва тормыш алып барганы өчен нәфрәт итсә дә, ул Йәһвәнең гадел нормаларыннан бер дә чигенмәгән. Үзенең үлеме алдыннан Гайсә үз шәкертләрен, дөнья аларны да нәфрәт итәчәк, дип кисәткән. Шул вакыттан бирле мәсихчеләр кайгы-хәсрәт кичерә, әмма, Аллаһы Улының дөньяны җиңгәнен белгәнгә, алар кыю булып кала (Яхъя 15:19; 16:33; 17:16).
6 Бу дөньяныкы булмас өчен, безгә, Хуҗабыздан үрнәк алып, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә кирәк. Дөньяның сәяси һәм иҗтимагый сорауларын хәл итүдә катнашмаудан тыш, безгә шулай ук бу дөньяның әхлаксыз рухына каршы торырга кирәк. Без Ягъкуб 1:21 дә язылган киңәшкә җитди карыйбыз: «Һәркайсы шакшылыктан чистарыныгыз, яманлыкның эзе дә калмасын. Күңелләрегезгә салына торган сүзне юашлык белән кабул итегез, ул җаннарыгызны коткара ала». Өйрәнү үткәреп һәм җыелыш очрашуларына йөреп, без хакыйкать сүзен акылыбызга һәм күңелебезгә сеңдерербез һәм дөнья тәкъдим иткән нәрсәләргә кызыкмабыз. Гайсә шәкерте Ягъкуб болай дип язган: «Дөньяга дус булу — Аллаһыга дошман булу икәнен әллә белмисезме? Шуңа күрә дөньяга дус булырга теләүче үзен Аллаһыга дошман итә» (Ягък. 4:4). Шул сәбәптән Изге Язмалар безне Йәһвәнең тәкъва нормаларын тотып яшәргә һәм бу дөньядан читтә торырга өнди.
7 Аллаһы Сүзе безне оятсыз һәм әхлаксыз тәртиптән кисәтә. Анда болай диелгән: «Изгеләргә хас булганча, арагызда фәхешлек, һичнинди нәҗеслек һәм комсызлык хәтта искә дә алынмасын» (Эфес. 5:3). Без үзебезне кабахәт, оятсыз һәм бозык уйлардан сакларга тиеш, ә инде аларны сөйләмебездә искә алу турында әйтәсе дә юк. Шулай итеп без Йәһвәнең саф, тәкъва әхлакый нормалары буенча яшәргә теләгәнебезне күрсәтәбез.
ФИЗИК ЧИСТАЛЫК
8 Мәсихчеләр рухи һәм әхлакый яктан гына түгел, ә физик яктан да чиста булуның мөһимлеген аңлый. Изгелек Аллаһысы борынгы Исраил халкыннан лагерьларын чиста килеш саклауларын таләп иткән. Йәһвә бездә бернинди «килешсез нәрсә күрмәсен» өчен, без дә үзебезне чиста килеш сакларга тиеш (Кан. 23:14).
9 Изге Язмалардан күренгәнчә, изгелек һәм физик чисталык бер-берсе белән бик тыгыз бәйле. Мәсәлән, Паул: «Кадерле кардәшләр... әйдәгез, тән белән рухны нәҗесли торган һәр нәрсәдән үзебезне сафландырыйк һәм, Аллаһыдан куркуыбызны күрсәтеп, изгелегебезне камилләштерик»,— дип язган (2 Көр. 7:1). Шуңа күрә мәсихче ир-атлар һәм хатын-кызлар, регуляр рәвештә юынып һәм киемнәрен юып, чисталык сакларга тырыша. Әлбәттә, иленә карап, шартлар да төрле була. Шулай да үзебезнең һәм балаларыбызның физик чисталыгы турында кайгыртыр өчен, гадәттә, сабын белән су табу авыр түгел.
10 Эшчәнлегебез аркасында, тирә-якта яшәгән кешеләрнең күбесе безне яхшы белә. Эчтән дә, тыштан да чиста, пөхтә һәм ыспай булган йортыбыз күршеләребез өчен үзеннән-үзе шаһитлек булып тора. Гаиләнең һәр әгъзасы моңа үз өлешен кертә ала. Абый-кардәшләр йортны һәм ишегалдын яхшы хәлдә сакларга тиеш, чөнки бу кешеләрнең безгә карата карашларына яхшы яктан тәэсир итә. Шулай эшләү һәм рухи вазифаларны үтәү гаилә башларының өйдәгеләре белән яхшы җитәкчелек иткәнен күрсәтә (1 Тим. 3:4, 12). Апа-кардәшләр дә тәртип өчен, аеруча өйдәге чисталык өчен җаваплы (Тит. 2:4, 5). Яхшы тәрбияләнгән балалар үзләрен дә, бүлмәләрен дә чиста, пөхтә килеш саклар өчен тырышлыклар куя. Шулай эш итеп, бөтен гаилә чисталыкка күнегә, һәм бу аларны яңа дөньяда Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яшәүгә әзерли.
11 Күп кенә Йәһвә Шаһите, җыелыш очрашуларына барып җитәр өчен, автомобиль куллана. Кайбер урыннарда машинасыз хезмәт итү мөмкин дә түгел. Машина һәрвакыт чиста һәм ремонтланган булырга тиеш. Йортларыбыздан һәм машиналарыбыздан без Йәһвәнең чиста һәм изге халкының өлеше икәнлеге күренергә тиеш. Шул ук принцип вәгазь өчен сумкабызга һәм шәхси Изге Язмаларыбызга кагыла.
12 Тышкы кыяфәтебез һәм киемебез Аллаһының принципларына туры килергә тиеш. Җыйнаксыз һәм чиктән тыш гади киемдә дәрәҗәле кеше янына килү башыбызга да килмәс иде. Ә Йәһвәнең вәкилләре булып, хезмәттә катнашканда я сәхнәдә чыгыш ясаганда, без үз килеш-килбәтебез турында бигрәк тә уйларга тиеш! Тышкы кыяфәтебез һәм ничек итеп киенүебез башкаларның Йәһвә хезмәтчеләренә карата карашларына бик нык тәэсир итә. Тыйнаксыз һәм башкаларның хисләренә игътибарсыз булу бер дә урынлы түгел (Мик. 6:8; 1 Көр. 10:31—33; 1 Тим. 2:9, 10). Шуңа күрә вәгазьгә, җыелыш очрашуларына я конгрессларга барырга җыенганда, безгә Изге Язмалардагы физик чисталык һәм тыйнаклык турындагы киңәшләрне истә тотарга кирәк. Без һәрвакыт Йәһвәне данларга һәм аңа хөрмәт китерергә телибез.
Аллаһының тугры хезмәтчеләре буларак, без бөтен сүзләребездә һәм эшләребездә Йәһвәнең данын чагылдырырга тиеш
13 Йәһвә Шаһитләренең төп идарәсенә я филиалына барырга җыенганда да, безгә шул ук принципларны исәпкә алырга кирәк. «Бәйтел» дигән сүз «Аллаһы йорты» дигәнне аңлата икәнен онытмыйк. Шуңа күрә Бәйтелгә килгәндә, безгә үзебезне Патшалык Залына килгәндәй тотарга һәм тиешлечә киенергә кирәк.
14 Хәтта ял иткәндә дә, без үз киемебезгә һәм тышкы кыяфәтебезгә игътибарлы булырга тиеш. Үзебезгә мондый сорау биреп була: «Миңа, үз килеш-килбәтем аркасында, шаһитлек бирергә уңайсыз булмасмы?»
ФАЙДАЛЫ КҮҢЕЛ АЧУЛАР ҺӘМ ЯЛ
15 Хәлдән таймас өчен һәм сәламәт булыр өчен, ял итү һәм күңел ачу мөһим. Бер очракта Гайсә үз шәкертләренә аулак урынга барырга һәм «бераз ял итәргә» тәкъдим иткән (Марк 6:31). Ял итү һәм файдалы күңел ачулар безгә вакытыбызны яхшы үткәрергә мөмкинлек бирә. Бу безгә көч өсти, һәм без үз эшебезне дәвам итә алабыз.
16 Бүген күңел ачу төрләре бик күп, шуңа күрә мәсихчеләргә сайлаучан булырга һәм Аллаһы зирәклеге буенча эш итәргә кирәк. Күңел ачулар мөһим булса да, алар тормышта иң мөһиме түгел. Изге Язмаларда «соңгы көннәрдә» кешеләр «Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар» дип алдан язылган булган (2 Тим. 3:1, 4). Күңел ачу дип саналган күп нәрсә Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә теләгән кеше өчен туры килми.
17 Беренче гасырдагы мәсихчеләргә дә ләззәтне яраткан кешеләрнең әшәке тәэсиренә каршы торырга туры килгән. Рим театрларында кешеләр башкаларның газапларына карап күңел ачкан. Җәбер-золым, кан кою һәм җенси әхлаксызлык тамашачыларның күңелен табар өчен күрсәтелгән булган. Ләкин мәсихчеләр андый нәрсәләрдән читтә торган. Бүген моның барысы бу дөнья тәкъдим иткән күңел ачуларның күбесендә бар. Андый күңел ачулар кешеләрнең түбән теләкләрен канәгатьләндерә. Безгә «бик игътибарлы» булырга һәм бозык күңел ачулардан качарга кирәк (Эфес. 5:15, 16; Зәб. 11:5). Кайвакыт билгеле бер күңел ачу үзеннән-үзе начар булмаса да, тирә-яктагы рух начар булырга мөмкин (1 Пет. 4:1—4).
18 Мәсихчеләр үзләре өчен ял итүнең һәм күңел ачуларның файдалы төрләрен сайлый ала. Күпләргә бу яктан Изге Язмалардагы принциплар һәм басмаларыбыздагы акыллы киңәшләр булыша.
19 Кайвакыт мәсихчеләр үзләренә берничә гаиләне кунакка чакырырга мөмкин. Я кардәшләрне туйга я башка андый очрашуга чакыра алалар (Яхъя 2:2). Бу очрашу өчен чакыручылар җаваплы. Әлбәттә, күп кеше җыелганда бик сак булырга кирәк. Үзләрен иркен хис итә башлап, кайберәүләр андый очрашуларда мәсихче нормалардан тайпылган, мәсәлән, артык ашаган, артык эчкән я башка җитди гөнаһ кылган. Моны исәпкә алып, акыллы мәсихчеләр үзләре оештырган очрашуга чиктән тыш күп кеше чакырмый һәм бу очрашуның озакка сузылмавы турында кайгырта. Дуслык очрашуында өстәлгә исерткеч эчемлекләр куелса, аларны чамасын белеп эчәргә кирәк (Флп. 4:5). Очрашуның максаты рухи яктан ныгыту һәм файда китерү булса, хуҗалар ризык белән эчемлекләр турында артык борчылмас.
20 Кунакчыллык — бик яхшы сыйфат (1 Пет. 4:9). Кардәшләребезне ашап, ял итеп, күңел ачып һәм аралашып алыр өчен кунакка чакырганда, безгә ярлылар турында да онытмаска кирәк (Лүк 14:12—14). Үзебез кунакта булсак, Марк 12:31 дәге киңәш буенча эш итү мөһим. Шулай ук башкаларның күрсәткән игелекләре өчен һәрвакыт рәхмәтле булырга кирәк.
21 Мәсихчеләр, «ашап-эчеп һәм тырыш хезмәтләреннән канәгатьлек табып», Аллаһының юмарт бүләкләренә шатланып яши (Вәг. 3:12, 13). «Һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгәндә», хуҗалар да, кунаклар да дуслык очрашуларын рухи яктан ныгытучы вакыйгалар буларак искә төшерәчәк.
МӘКТӘПТӘ
22 Йәһвә Шаһитләренең балалары, гомуми белем мәктәпләрендә укып, күп файда ала. Мәктәптә алар укырга, язарга өйрәнә. Укытыла торган күп кенә дәресләр аларга рухи максатларына ирешергә булыша. Мәктәп елларында алар, рухи нәрсәләрне беренче урынга куеп, үзләренең Барлыкка Китерүчесен истә тотарга тырыша (Вәг. 12:1).
23 Әгәр дә син мәктәптә укучы яшь мәсихче булсаң, Аллаһыга хезмәт итмәгән балалар белән якын дуслык үстермә (2 Тим. 3:1, 2). Йәһвә безне яклар өчен бар кирәклесен биргән, шуңа күрә син дөнья тәэсиренә каршы тора аласың (Зәб. 23:4; 91:1, 2). Үзеңне саклар өчен, Йәһвә биргән бар нәрсә белән файдалан (Зәб. 23:5).
24 Күп кенә яшь мәсихчеләр, бу дөньядан читтә торыр өчен, мәктәптән тыш эшләрдә катнашмаска булган. Сыйныфташлар һәм укытучылар моны аңламаска мөмкин. Әмма Аллаһы хуплавын казану мөһимрәк. Моның өчен Изге Язмаларга нигезләнгән вөҗданны өйрәтергә һәм ярышу рухы я милләтчелек хөкем сөргән эшләрдә катнашмаска тәвәккәл булырга кирәк (Гәл. 5:19, 26). Әти-әниләрегезнең Изге Язмаларга нигезләнеп биргән киңәшләрен тоту һәм җыелыштагы файдалы аралашу сезгә, яшьләр, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәргә булышыр.
ЭШ ҺӘМ АНЫҢ БЕЛӘН БӘЙЛЕ СОРАУЛАР
25 Изге Язмалар буенча, гаилә башлары үз өендәгеләренең ихтыяҗларын кайгыртырга бурычлы (1 Тим. 5:8). Шулай да, Йәһвәнең хезмәтчеләре буларак, алар дөньяви эшне түгел, ә Патшалыкны беренче урынга куеп яши (Мат. 6:33; Рим. 11:13). Тәкъва тормыш алып барып һәм киемгә, ризыкка канәгать булып, алар борчылулардан һәм материалистик тормыш рәвешенең тозакларыннан кача (1 Тим. 6:6—10).
26 Дөньяви эш турында әйткәндә, Аллаһыга багышланган бар мәсихчеләр Изге Язмалардагы принципларны истә тотарга тиеш. Без үзебезне намуслы юл белән тәэмин итәбез һәм Аллаһы канунын я ил законнарын боза торган эшләрдә катнашмыйбыз (Рим. 13:1, 2; 1 Көр. 6:9, 10). Без начар аралашу зыян китерә ала икәнен аңлыйбыз. Мәсихнең гаскәриләре буларак, без Аллаһы нормаларын боза торган, мәсихче нейтралитетка каршы торган я рухилыгыбызга зыян китерә алган коммерция эшләрендә катнашмыйбыз (Ишаг. 2:4; 2 Тим. 2:4). Безнең шулай ук Аллаһының дини дошманы «Бөек Бабылның» эшләренә бернинди катышыбыз юк (Ачыл. 18:2, 4; 2 Көр. 6:14—17).
27 Аллаһының тәкъва нормалары буенча яшәсәк, без мәсихче очрашуларны үз бизнесыбызны алып барыр өчен я башка шәхси максатлар өчен кулланмабыз. Без бу очрашуларга, шул исәптән конгрессларга, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен җыелабыз. Анда без аның рухи өстәленнән тукланабыз һәм «бер-беребезне рухландырып торабыз» (Рим. 1:11, 12; Евр. 10:24, 25). Очрашуларыбызда рухи атмосфера хөкем сөрергә тиеш.
МӘСИХЧЕ БЕРДӘМЛЕКНЕ САКЛАП ЯШӘҮ
28 Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәр өчен, Аллаһы халкына мондый киңәшне тотарга кирәк: «Бер-берегез белән тыныч-тату яшәгез һәм изге рух ярдәмендә ия булган бердәмлегегезне саклар өчен бар көчегезне куегыз» (Эфес. 4:1—3). Үзе турында гына кайгыртыр урынына һәркем башкаларга «һәрвакыт яхшылык эшләргә омтылырга» тиеш (1 Тис. 5:15). Җыелышка килгәч, син, һичшиксез, андый рухка игътибар иттең. Без нинди генә белем алган булсак та, милләтебез, расабыз, икътисади хәлебез һәм иҗтимагый дәрәҗәбез нинди генә булса да, без бер үк тәкъва нормаларны тотып яшибез. Хәтта Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләр дә Аллаһы хезмәтчеләренең бу гаҗәеп үзенчәлегенә игътибар итә (1 Пет. 2:12).
29 Бердәмлекнең нигезе турында Изге Язмаларда болай дип язылган: «Сез чакырылган бер өмет булган кебек, бер тән һәм бер рух бар; бер Хуҗабыз, бер иман, бер төрле суга чумдырылу, бер Аллаһы — барысының Атасы. Ул барысы өстеннән, барысы аша, барысында эш итә» (Эфес. 4:4—6). Бу сүзләр безне Изге Язмаларның төп тәгълиматларын һәм тирәнрәк хакыйкатьләрне аңлауда бердәмлек сакларга һәм шулай итеп Аллаһы хакимлеген танырга дәртләндерә. Әйе, Йәһвә үз халкына саф хакыйкать телен бирде. Моның ярдәмендә алар иңгә-иң хезмәт итә ала (Саф. 3:9).
30 Мәсихче җыелышта хөкем сөргән бердәмлек һәм тынычлык Йәһвә хезмәтчеләренә көч өсти. Без Йәһвәнең мондый вәгъдәсенең үтәлешен күрәбез: «Мин аларны сарыкларны утарда җыйгандай... бердәм итәрмен» (Мик. 2:12). Без, Йәһвәнең тәкъва нормалары буенча яшәп, тынычлык белән бердәмлекне сакларга телибез.
31 Йәһвәнең саф җыелышына кабул ителгән кешеләр бәхетле! Йәһвәнең исемен йөртү — бик зур хөрмәт. Моңа лаек булыр өчен, без теләсә нинди корбаннарга әзер. Йәһвә белән кыйммәтле мөнәсәбәтләребезне саклап, без Аллаһының тәкъва нормаларын тотарга һәм башкаларны да шулай эшләргә дәртләндерергә тырышырбыз (2 Көр. 3:18).