Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 14 бүл. 141-156 б.
  • Җыелышта тынычлык һәм чисталык саклау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җыелышта тынычлык һәм чисталык саклау
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • КЕЧКЕНӘ АҢЛАШЫЛМАУЧАНЛЫКЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮ
  • ӨЛКӘННӘРНЕҢ КИҢӘШЕ
  • ТӘРТИП БОЗУЧЫЛАРНЫ КИСӘТҮ АСТЫНДА ТОТУ
  • СИҢА КАРШЫ ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛСАЛАР
  • ҖИТДИ ГӨНАҺ ОЧРАКЛАРЫН КАРАП ЧЫГУ
  • ШЕЛТӘ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ
  • ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУ
  • ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ
  • ҖЫЕЛЫШТАН ВАЗ КИЧҮ
  • ҖЫЕЛЫШКА КАЙТАРЫЛУ
  • ҖЫЕЛЫШКА КАЙТАРЫЛУ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ
  • СУГА ЧУМДЫРЫЛГАН БАЛАЛАР БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЭШЛӘР
  • СУГА ЧУМДЫРЫЛМАГАН ВӘГАЗЬЧЕ ГӨНАҺ КЫЛСА
  • ЙӘҺВӘ ТЫНЫЧ ҺӘМ ЧИСТА ХАЛЫКНЫ ФАТИХАЛЫЙ
  • Йәһвә биргән тәрбияне һәрвакыт кабул ит
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Өлкәннәр гөнаһ кылган кешегә ярату белән шәфкатьлелек ничек күрсәтә?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
  • Җыелыштан читләштерелгәннәргә ярдәм
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2024 ел
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 14 бүл. 141-156 б.

14 БҮЛЕК

Җыелышта тынычлык һәм чисталык саклау

ҺӘР ел меңләгән кеше, Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен, аның оешмасына кушыла, һәм шулай итеп Изге Язмалар пәйгамбәрлеге үтәлә (Мик. 4:1, 2). Без бу кешеләрнең «Аллаһы җыелышына» килгәненә бик шатбыз! (Рәс. 20:28) Алар, үз чиратында, безнең белән Йәһвәгә хезмәт итү мөмкинлеген һәм рухи оҗмахыбыздагы чиста, тыныч шартларны кадерли. Аллаһының изге рухы һәм аның Сүзендәге акыллы киңәшләр безгә җыелышта тынычлык һәм чисталык сакларга булыша (Зәб. 119:105; Зәк. 4:6).

2 Изге Язмалардагы принципларны кулланып, без «яңа шәхес булып киенәбез» (Көл. 3:10). Холыкларыбыз төрле булса да һәм кечкенә сораулар буенча карашларыбыз кайвакыт аерылып торса да, без моңа әллә ни зур игътибар бирмибез. Бар нәрсәгә Йәһвә күзе белән карарга тырышып, без дөньяның низагларга китерүче тәэсиренә каршы торабыз һәм, бөтендөнья кардәшлеге буларак, бердәмлектә хезмәт итәбез (Рәс. 10:34, 35).

3 Шулай да кайвакыт җыелышның тынычлыгын һәм бердәмлеген боза алган хәлләр туарга мөмкин. Ни өчен? Күпчелек очракларда Изге Язмалардагы киңәшләр кулланылмаганга күрә. Безгә әле дә гөнаһлы тәннең теләкләре белән көрәшергә туры килә. Беребез дә гөнаһсыз түгел (1 Яхъя 1:10). Кемдер, ялгыш адым ясап, җыелышны әхлакый я рухи яктан пычратырга мөмкин. Без, уйламыйча берәр сүз әйтеп я берәр нәрсә эшләп, кешене рәнҗетергә мөмкин. Я кемнең дә булса сүзләре я эшләре безнең өчен абыну ташы булырга мөмкин (Рим. 3:23). Андый очракларда нәрсә эшләргә?

4 Яратучан Аллаһы буларак, Йәһвә моның барысын исәпкә ала. Аның Сүзендә авырлыкларны чишүгә кагылышлы киңәшләр бар. Җыелыштагы көтүчеләр дә, ягъни өлкәннәр, безгә яратудан чыгып шәхси ярдәм күрсәтә ала. Аларның Изге Язмаларга нигезләнгән киңәшләрен кулланып, без, башкалар белән яхшы мөнәсәбәтләрне торгызып, Йәһвә белән дус булып кала алабыз. Үзебез берәр гөнаһ кылсак һәм моның аркасында безне төзәтсәләр я шелтә белдерсәләр, без моңа күктәге яратучан Атабызның яратуына кебек карыйбыз (Гыйб. сүз. 3:11, 12; Евр. 12:6).

КЕЧКЕНӘ АҢЛАШЫЛМАУЧАНЛЫКЛАРНЫ ХӘЛ ИТҮ

5 Кайчак кардәшләр арасында кечкенә аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Аларны, кардәшләрчә ярату күрсәтеп, тиз генә хәл итәргә кирәк (Эфес. 4:26; Флп. 2:2—4; Көл. 3:12—14). Рәсүл Петернең «бер-берегезне нык яратыгыз, чөнки ярату күп гөнаһларны каплый» дигән киңәшен кулланып, син кардәшләр белән мөнәсәбәтләргә кагылышлы авырлыкларны җиңеп була икәнен күрерсең (1 Пет. 4:8). Изге Язмаларда болай диелә: «Барыбыз да еш кына абына» (Ягък. 3:2). «Алтын кагыйдә» буенча эш итеп, ягъни башкаларның үзебезгә нәрсә эшләүләрен теләсәк, үзебез дә аларга шуны эшләп, без башкаларны кичерә алырбыз һәм әһәмиятсез үпкәләүләрне онытырбыз (Мат. 6:14, 15; 7:12).

6 Үз сүзләрең белән я эшләрең белән берәрсен рәнҗеткән булсаң, бер дә кичектермичә, бу кеше белән татулашырга тырыш. Шуны онытма: бу Йәһвә белән мөнәсәбәтләреңә дә тәэсир итә. Гайсә үз шәкертләренә мондый киңәш биргән: «Шуңа күрә, корбан китерү урынына бүләк китергәндә, кардәшеңнең сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып тор. Башта барып, кардәшең белән татулаш һәм аннан соң кире кайтып, бүләгеңне китер» (Мат. 5:23, 24). Аңлашылмаучанлык килеп чыккан булса, кеше белән ачыктан-ачык сөйләшеп ал. Җыелыштагылар бер-берсе белән тартынмыйча аралашса, аңлашылмаучанлыклар булмас, ә камилсезлек аркасында туган авырлыкларны хәл итү җиңелрәк булыр.

ӨЛКӘННӘРНЕҢ КИҢӘШЕ

7 Кайвакыт кешенең фикер йөртү рәвешен төзәтер өчен, күзәтчеләргә аңа киңәш бирергә туры килә. Әмма бу җиңел булмаска мөмкин. Гәләтиядәге мәсихчеләргә Паул болай дип язган: «Кардәшләр, әгәр дә берәү үзе дә абайламыйча ялгыш адым ясаса да, сез, рухи яктан җитлеккәннәр, үзегезне юаш тотып, аны төзәтегез» (Гәл. 6:1).

8 Көтүне көтеп, күзәтчеләр җыелышны төрле рухи зыяннан саклый һәм проблемаларның җитди булып китүенә юл куймаска тырыша. Йәһвә Ишагыя пәйгамбәр аша өлкәннәр турында мондый пәйгамбәрлек әйткән: «Аларның һәрберсе җилдән яшеренер урын кебек, давыллы яңгырдан сыеныр урын кебек булыр, сусыз җирдә су ташкыннарыдай, һәм коры җирдә зур кыяташның күләгәседәй булыр» (Ишаг. 32:2). Өлкәннәр шушы сүзләргә туры килергә тырыша.

ТӘРТИП БОЗУЧЫЛАРНЫ КИСӘТҮ АСТЫНДА ТОТУ

9 Рәсүл Паул җыелышны начар йогынты ясый алган кардәшләрдән кисәткән: «Сезгә... шуны кушабыз: тәртип бозучы һәм без сезгә әйткәнне үтәмәүче һәркайсы кардәштән читләшегез». Бу сүзләрне ул болай дип аңлаткан: «Берәрсе бу хатта әйтелгәнгә буйсынмаса, аңа оят булсын өчен, аның белән аралашмагыз һәм аны кисәтү астында тотыгыз. Шулай да аны дошман дип санамагыз, ә кардәшне үгетләгәндәй үгетләгез» (2 Тис. 3:6, 14, 15).

10 Кайвакыт кеше, җыелыштан чыгарырлык җитди гөнаһ кылмый торып та, Аллаһы нормаларын бер дә санга сукмаска мөмкин. Бу, мәсәлән, аның үтә ялкау, тәнкыйтьчел я пычрак булуыннан күренә ала. Ә бәлки, ул «кеше эшенә тыкшынып» йөридер (2 Тис. 3:11). Ул, үзенә табыш алыр өчен, төрле хәйләләр уйлап чыгарадыр я ярамаган күңел ачу төрләрендә катнаша торгандыр. Кардәшнең тәртибе җыелышка начар яктан тәэсир итә алса һәм башка мәсихчеләргә йога алса, шул чакта моны тәртип бозу дип атап була.

11 Башта өлкәннәр, тәртип бозучыга булышыр өчен, аңа Изге Язмалар нигезендә киңәш бирер. Әмма, берничә тапкыр киңәш алып та, кеше алга таба да Изге Язмалардагы принципларны санга сукмаса, өлкәннәр карары буенча, җыелышта кисәтү нотыгы яңгырарга мөмкин. Хәл бик җитдиме һәм башкаларны борчыймы икәнен исәпкә алып, өлкәннәр кисәтү нотыгы чыннан да кирәкме икәнен билгеләр. Нотыкчы тәртип бозуга кагылышлы киңәшләр бирер, әмма аңа тәртип бозучының исемен әйтәсе юк. Нотыкта искә алынган хәл белән таныш булган кардәшләр үзләрен ул кеше белән якын аралашудан тыяр, шулай да, аның белән рухи темаларга аралашып, аны «кардәшне үгетләгәндәй үгетләр».

12 Өметләнәбез ки, башка кардәшләрнең тугры позицияләре ярдәмендә, тәртип бозучыга үз эшләре өчен оят булыр һәм бу аны үзгәрергә дәртләндерер. Кеше үзенең бозык тәртибен калдырса һәм бу ап-ачык күренсә, аны инде кисәтү астында тотарга кирәк булмас.

СИҢА КАРШЫ ҖИТДИ ГӨНАҺ КЫЛСАЛАР

13 Бер-беребезгә үпкәләмәскә һәм башкаларны кичерергә тырышсак та, бу без гөнаһка күз йомабыз я аны хуплыйбыз дигәнне аңлатмый. Кайбер хаталарны камилсезлек белән аклап булмый, һәм гади аңлашылмаучанлыкка караганда җитдирәк гөнаһка күз йому дөрес булмас иде (Лев. 19:17; Зәб. 141:5). Канун килешүендә кайбер гөнаһлар башкаларга караганда җитдирәк итеп күрсәтелә. Мәсихче җыелышта шул ук принцип гамәлдә кала (1 Яхъя 5:16, 17).

14 Гайсә имандашлар арасында туган җитди авырлыкларны хәл итү буенча махсус җитәкчелек биргән. Ул мондый адымнар ясарга кушкан: «Кардәшең гөнаһ кылса, [1] барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир. Ул сине тыңласа, син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың. Ләкин сине тыңламаса, [2] әйтелгән һәр нәрсә ике яки өч шаһитнең сүзләре белән раслансын өчен, үзең белән бер яки ике кешене ал. Аларны да тыңламаса, [3] җыелышка әйт, ә инде җыелышны да тыңламаса, ул синең өчен башка халык кешесе һәм салым җыючы шикелле булсын» (Мат. 18:15—17).

15 Бу сүзләрдән соң Гайсә Маттай 18:23—35 тә язылган бер мисал китергән. Бу мисалдан күренгәнчә, Маттай 18:15—17 дә әйтелгән гөнаһлар, күрәсең, финанслар я мал-мөлкәт белән бәйле мәсьәләләргә, мәсәлән, бурыч кайтармауга я алдауга кагылырга мөмкин. Кеше исеменә тап төшерүче яла да андый гөнаһларның берсе булырга мөмкин.

16 Җыелышта берәрсе сиңа каршы андый гөнаһ кылса һәм синең хәтта моңа дәлилләрең булса да, өлкәннәр янына барып, ярдәм сорарга ашыкма. Гайсә киңәш иткәнчә, башта сиңа каршы гөнаһ кылган кеше белән сөйләшеп ал. Туган авырлыкны беркемне дә чакырмыйча, икәүдән-икәү генә хәл итәргә тырышыгыз. Гайсә: «Бер тапкыр гына барып, гаебен үзенә генә сөйләп бир»,— димәгән. Шуңа күрә кеше үз гаебен танымаса һәм гафу үтенмәсә, аның белән кабат сөйләшсәң, яхшы булыр. Туган авырлык шул рәвешчә хәл ителсә, хата кылган кардәшең башкаларга аның гөнаһы турында сөйләмәгәнең өчен һәм җыелышта аның исеменә тап төшермәгәнең өчен, һичшиксез, рәхмәтле булыр. «Син кардәшеңне дөрес юлга кайтарган булырсың».

17 Сине рәнҗеткән кардәш хатасын таныса, гафу үтенсә һәм хәлне җайга салырга тырышса, сиңа бүтән адымнар ясыйсы булмас. Гөнаһ җитди булган булса да, андый хаталарны икәүдән-икәү генә хәл итеп була.

18 Әмма кардәшеңә «гаебен үзенә генә сөйләп биргәч», аны «дөрес юлга кайтарып» булмаса, Гайсә әйткәнчә, «үзең белән бер яки ике кешене алып», кардәшең белән кабат сөйләшеп ал. Синең белән булган кешеләрнең дә максаты шул кардәшне «дөрес юлга кайтару» булырга тиеш. Алар булган хәлгә шаһит булса, яхшы булыр иде. Ә инде хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр булмаса, үзең белән бер я ике бүтән кешене ал. Алар сезнең сөйләшүегезгә шаһит булыр. Бәлки, бу кешеләрнең андый хәл белән очрашканнары бардыр һәм алар теге кеше сиңа каршы чыннан да гөнаһ кылганмы, юкмы икәнен билгеләр. Шаһитләр буларак өлкәннәр чакырылса, алар бу очракта җыелышның вәкилләре булып тормас, чөнки өлкәннәр советы аларны моңа билгеләмәгән.

19 Син кеше белән икәүдән-икәү сөйләшкән булсаң һәм бер я ике шаһитне алган булсаң, әмма, бар бу тырышлыкларга карамастан, бу сорау хәл ителмәсә һәм моны болай гына калдырып булмаса, сиңа булган хәл турында җыелыш күзәтчеләренә хәбәр итәргә кирәк. Шуны исеңдә тот: аларның максаты — җыелышта тынычлык һәм чисталык саклау. Өлкәннәргә мөрәҗәгать иткәч, сиңа бу мәсьәләне аларга тапшырырга һәм Йәһвәгә таянырга кирәк. Башкаларның эшләре я сүзләре беркайчан да синең өчен абыну ташы булмасын һәм Йәһвәгә хезмәт итүдән килгән шатлыгыңны урламасын (Зәб. 119:165).

20 Җыелыш күзәтчеләре бу сорауны тикшереп чыгар. Кардәшнең сиңа каршы җитди гөнаһ кылганы ачыкланса, әмма ул тәүбә итмәсә һәм ниндидер адымнар ясарга теләмәсә, өлкәннәр комитеты аны җыелыштан чыгарырга мөмкин. Шулай итеп алар Аллаһы сарыкларын яклар, һәм җыелыш чиста булып калыр (Мат. 18:17).

ҖИТДИ ГӨНАҺ ОЧРАКЛАРЫН КАРАП ЧЫГУ

21 Кайбер җитди гөнаһлар, мәсәлән, зина кылу, гомосексуализм, көфер сүз әйтү, потка табыну, мөртәтлек һәм башка гөнаһлар турында әйткәндә, кеше кичерүе генә җитми (1 Көр. 6:9, 10; Гәл. 5:19—21). Андый гөнаһлар аркасында, җыелышның рухи һәм әхлакый сафлыгына куркыныч яный, шуңа күрә андый очраклар турында өлкәннәргә сөйләргә кирәк; бу очракларны алар карап чыгарга тиеш (1 Көр. 5:6; Ягък. 5:14, 15). Кемдер, өлкәннәр янына килеп, үз гөнаһы я башка берәүнеке турында сөйләп бирергә мөмкин (Лев. 5:1; Ягък. 5:16). Өлкәннәр суга чумдырылган кешенең гөнаһы турында каян гына белмәсен, бу мәсьәләне башта ике өлкән тикшерер. Алар гөнаһ турында хәбәр нигезле дип тапса һәм кешенең җитди гөнаһ кылганына дәлилләр булса, өлкәннәр советы ким дигәндә өч өлкәннән торган хөкем комитеты җыяр.

22 Өлкәннәр, сарыкларны һәртөрле рухи зыяннан саклар өчен, көтүне зур игътибар белән күзәтә. Алар, Аллаһы Сүзен оста кулланып, хата кылган кардәшне шелтәли һәм аны рухи яктан савыктырырга тырыша (Яһүд 21—23). Шулай итеп алар рәсүл Паулның Тимутигә әйткән мондый күрсәтмәсе буенча эш итә: «Тереләрне һәм үлеләрне хөкем итәчәк Мәсих Гайсә һәм Аллаһы алдында сиңа катгый боерам... фаш ит, шелтәлә, үгетләгәндә түземле һәм өйрәтүгә оста бул» (2 Тим. 4:1, 2). Бу эш күп вакыт алырга мөмкин, әмма ул өлкәннәр вазифасына керә. Җыелыш аларның тырышлыкларын кадерли һәм аларга «икеләтә хөрмәт» күрсәтә (1 Тим. 5:17).

23 Кешенең гаепле булуы ачыкланган һәр очракта күзәтчеләрнең максаты — иң элек гөнаһ кылучының рухи сәламәтлеген торгызу. Кеше эчкерсез тәүбә итсә һәм өлкәннәрнең ярдәмен кабул итсә, күзәтчеләрнең шелтәсе аны төзәтер һәм башкалар өчен кисәтү булып торыр. Бу шелтә аңа хөкем комитеты утырышы вакытында шаһитлек биргән кешеләр алдында я аерым белдерелергә мөмкин (2 Иш. 12:13; 1 Тим. 5:20). Хөкем комитеты шелтә белдергән очракта кешегә һәрвакыт нинди дә булса чикләр куела. Моның ярдәмендә гөнаһ кылган кеше үз аяклары өчен «туры юл» сайлый ала (Евр. 12:13). Вакыт узу белән аның рухи яктан сәламәтләнгәне ачык күренә башлагач, бу чикләр алып куела.

ШЕЛТӘ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ

24 Хөкем комитеты, гөнаһ кылган кардәшнең тәүбә итүен күреп тә, каралган эш турында җыелыш я башка кешеләр белергә мөмкин дип уйласа я кардәшләрне тәүбә иткән кеше турында кисәтергә кирәк дип тапса, «Тормышыбыз һәм хезмәтебез» очрашуында кыска гына белдерү ясалачак. Белдерү мондый булырга тиеш: «[Шундый-шундый кешегә] шелтә белдерелгән».

ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУ

25 Кайбер очракларда гөнаһ кылучы үзенең гөнаһлы юлында шулкадәр нык тамыр җәйгән була ки, хәтта ярдәмне дә кабул итми. Хөкем комитеты аның «тәүбә итүен күрсәтүче эшләре» юк дигән нәтиҗәгә килергә мөмкин (Рәс. 26:20). Шулчак нәрсә эшләргә? Андый очракларда тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарырга һәм шулай итеп ул бүтән Йәһвәнең чиста халкының өлеше түгел икәнен күрсәтергә кирәк. Моның ярдәмендә җыелыш начар тәэсирдән азат була, әхлакый һәм рухи яктан чиста булып кала һәм яхшы репутациясен саклый (Кан. 21:20, 21; 22:23, 24). Рәсүл Паул, Көринт җыелышындагы бер кардәшнең оятсыз тәртибе турында белгәч, өлкәннәрне болай дип өндәгән: «Ул кешене Шайтанга тапшырыгыз. Моны... рух [җыелыш рухы] котылып калсын өчен эшләгез» (1 Көр. 5:5, 11—13). Паул шулай ук беренче гасырда хакыйкатькә каршы чыккан һәм җыелыштан чыгарылган бүтән кешеләр турында да искә алган (1 Тим. 1:20).

26 Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыны җыелыштан чыгарырга туры килсә, хөкем комитеты аңа моның турында әйтергә һәм, Изге Язмаларга нигезләнеп, бу карарның сәбәбен я сәбәпләрен аңлатырга тиеш. Шуннан соң хөкем комитеты кешегә шуны аңлатсын: ул хөкем комитеты җитди хата җибәргән дип уйласа һәм аның шикаять белдерәсе килсә, аңа үз ризасызлыгын хат язып ачык итеп аңлатырга кирәк. Шикаятен язар өчен аңа комитет карар чыгарган көннән алып җиде көн биреләчәк. Өлкәннәр советы, шикаятьнамә алгач, район күзәтчесе белән элемтәгә керер. Тегесе, тәҗрибәле өлкәннәрне сайлап, хөкем эшен яңадан караячак апелляция комитеты оештырыр. Шикаять тапшырылганнан соң, бу комитет эшне бер атна эчендә карап чыгарга тырышыр. Шикаять белдерелгән булса, җыелыштан чыгару турындагы белдерү ясалмый тора. Гаепләнгән кешенең шул вакыт дәвамында очрашуларда комментарийлар бирү, дога кылу һәм хезмәтнең махсус төрләрендә катнашу мөмкинлеге булмаячак.

27 Шикаять белдерү мөмкинлеге гөнаһ кылучыга карата күрсәтелгән шәфкать булып тора. Шулай итеп кеше кабат үз карашын белдерә ала. Гөнаһ кылган кеше белә торып апелляцион утырышка килмәсә һәм өлкәннәр, тырышлыклар куеп та, аның белән элемтәгә керә алмаса, бу кешенең җыелыштан чыгарылуы турында белдерү ясалырга тиеш.

28 Кешенең шикаять белдерәсе килмәсә, хөкем комитеты аңа тәүбә итү мөһим икәнен аңлатыр һәм үз вакытында җыелышка кайтарылыр өчен нинди адымнар ясарга кирәклеген күрсәтер. Шулай итеп алар аңа ярдәм, игелек күрсәтер һәм аның киләчәктә, үзгәреп, Йәһвә оешмасына кайтачагына өметләнгәннәрен белдерер (2 Көр. 2:6, 7).

ҖЫЕЛЫШТАН ЧЫГАРУ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ

29 Тәүбә итмәгән гөнаһ кылучы җыелыштан чыгарылганда, кыскача мондый белдерү ясала: «[Шундый-шундый кеше] бүтән Йәһвә Шаһите түгел». Бу белдерү тугры мәсихчеләрне ул кеше белән аралашудан тыяр (1 Көр. 5:11).

ҖЫЕЛЫШТАН ВАЗ КИЧҮ

30 «Җыелыштан ваз кичү» дигән төшенчә бүтән Йәһвә Шаһите булырга теләмәгән суга чумдырылган кешегә карата кулланыла. Ул үзенең ваз кичәргә теләге турында үзе әйтә яисә моны үз эшләре белән күрсәтә. Андый кеше, мәсәлән, максатлары Изге Язмалардагы принципларга каршы килгән һәм шуңа күрә Аллаһыга яраклы булмаган оешмага керергә мөмкин (Ишаг. 2:4; Ачыл. 19:17—21).

31 Рәсүл Яхъя үз иманнарыннан ваз кичкән кешеләр турында болай дип язган: «Алар безнең арабызда иделәр, ләкин бездән киттеләр, чөнки безнең кебек түгел иделәр. Безнең кебек булсалар, безнең белән калырлар иде» (1 Яхъя 2:19).

32 Җыелыштан ваз кичкән кешенең хәле актив булмаган, ягъни хезмәттә катнашмый башлаган, мәсихченекеннән Йәһвә күзендә бик нык аерылып тора. Кемдер Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә өйрәнмәгәнгә рухи яктан сүлпәнәя. Ә кемдер шәхси авырлыклары я эзәрлекләүләр аркасында ашкынуын югалта. Өлкәннәр һәм җыелыштагы башка кардәшләр актив булмаганнарга рухи ярдәм күрсәтүләрен дәвам итәчәк (Рим. 15:1; 1 Тис. 5:14; Евр. 12:12).

33 Берәр кардәш җыелыштан ваз кичәргә булса, җыелышта кыскача мондый белдерү ясала: «[Шундый-шундый кеше] бүтән Йәһвә Шаһите түгел». Кардәшләр үзләрен ул кеше белән җыелыштан чыгарылган берәү белән тоткандай тотар.

ҖЫЕЛЫШКА КАЙТАРЫЛУ

34 Җыелыштан чыгарылган я җыелыштан ваз кичкән кеше, тәүбә итеп, күпмедер вакыт дәвамында бүтән гөнаһ юлыннан йөрмәгәнен күрсәтсә, ул җыелышка кайтарылырга мөмкин. Андый кешенең Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен торгызу теләге күренергә тиеш. Җыелыштан чыгарылган кеше үзенең тәүбә итүенең эчкерсезлеген эшләре белән күрсәтә алсын өчен, җитәрлек вакыт үтәргә тиеш. Шартларга карап, өлкәннәр берничә ай, бер ел я хәтта күбрәк вакыт көтәр. Кеше җыелышка кайтырга теләсә, моның турында өлкәннәр советына үз үтенечен язар. Шунда кайтару комитеты аның белән сөйләшеп алыр. Комитет кеше «тәүбә итүен күрсәтүче эшләр» башкарамы икәнен тикшерер һәм аны җыелышка кайтарыргамы, юкмы икәнен билгеләр (Рәс. 26:20).

35 Җыелыштан чыгарылган кеше бүтән урынга күченсә һәм җыелышка кайтырга теләсә, җирле кайтару комитеты, аның белән очрашып, үтенечен карап чыгар. Бу комитет кеше җыелышка кайта ала дип тапса, кеше нинди җыелыштан чыгарылган булса, шул җыелышның өлкәннәр советына үз рекомендацияләрен язар. Бар мәгълүматны җыяр өчен һәм шулай итеп дөрес карар кабул итәр өчен, бу комитетлар тыгыз хезмәттәшлек итәргә тиеш. Әмма кешене җыелышка кайтару турындагы карарны кеше чыгарылган җыелыштагы кайтару комитеты кабул итә.

ҖЫЕЛЫШКА КАЙТАРЫЛУ ТУРЫНДА БЕЛДЕРҮ

36 Кайтару комитеты җыелыштан чыгарылган я ваз кичкән кешенең эчкерсез тәүбә иткәненә инанса һәм аны җыелышка кире кайтарырга карар кылса, моның турында шул кешенең эшен караган җыелышта белдерү ясалырга тиеш. Ул бүтән җыелышка күченгән булса, моның турында шул җыелышта да әйтелер. Кыскача мондый белдерү ясалыр: «[Шундый-шундый кеше] Йәһвә Шаһите булып җыелышка кайтарылган».

СУГА ЧУМДЫРЫЛГАН БАЛАЛАР БЕЛӘН БӘЙЛЕ ЭШЛӘР

37 Суга чумдырылган балигъ булмаган кеше җитди гөнаһ кылса, моның турында өлкәннәргә сөйләргә кирәк. Өлкәннәр андый очракларны баланың суга чумдырылган әти-әнисе алдында карап чыкса, яхшы булыр иде. Әти-әни гөнаһ кылган балаларын кирәкле төзәтүдән якламаска, ә хөкем комитеты белән хезмәттәшлек итәргә тиеш. Олы кеше очрагындагы сыман, баланың эше каралганда, хөкем комитетының максаты — аны шелтәләү һәм дөрес юлга бастыру. Әмма бала тәүбә итмәсә, аны җыелыштан чыгаралар.

СУГА ЧУМДЫРЫЛМАГАН ВӘГАЗЬЧЕ ГӨНАҺ КЫЛСА

38 Суга чумдырылмаган вәгазьче җитди гөнаһ кылса, нишләргә? Ул суга чумдырылмаганга күрә, аны җыелыштан чыгарып булмый. Андый кеше Изге Язмалардагы нормаларны тулысынча аңлап бетерми торгандыр, шуңа күрә ипләп кенә бирелгән киңәш аңа «аяклары өчен туры юл» сайларга булышыр (Евр. 12:13).

39 Суга чумдырылмаган вәгазьче гөнаһ кылса, аның белән ике өлкән сөйләшеп алыр һәм аңа ярдәм күрсәтергә тырышыр. Әмма ул тәүбә итмәсә, моның турында җыелышка әйтергә кирәк. Кыскача гына мондый белдерү ясалырга тиеш: «[Шундый-шундый кеше] бүтән суга чумдырылмаган вәгазьче түгел». Шуннан бирле җыелыш ул кешене дөньяви кеше дип санаячак. Гөнаһ кылган андый кеше җыелыштан чыгарылган булмаса да, аның белән аралашу турында әйткәндә, кардәшләр сак булыр (1 Көр. 15:33). Аңардан вәгазь отчетлары бүтән кабул ителмәс.

40 Вәгазьче булудан туктаган суга чумдырылмаган кешенең, бәлки, вакыт узу белән кабат вәгазьче буласы килер. Шул очракта ике өлкән, аның белән очрашып, аның рухи үсешен билгеләр. Ул вәгазьче булыр өчен таләпләргә туры килсә, җыелышта кыскача мондый белдерү ясалыр: «[Шундый-шундый кеше] кабат суга чумдырылмаган вәгазьче итеп билгеләнгән».

ЙӘҺВӘ ТЫНЫЧ ҺӘМ ЧИСТА ХАЛЫКНЫ ФАТИХАЛЫЙ

41 Бүген Аллаһы җыелышында булган бар кешеләр Йәһвә халкы арасында хөкем сөргән рухи оҗмахка шатланып яши. Безнең рухи көтүлекләребез чыннан да үләнле, без көч бирүче мул хакыйкать суларын эчәбез. Мәсих идарә иткән теократик оешмасы ярдәмендә Йәһвә безне саклап тора (Зәб. 23; Ишаг. 32:1, 2). Шушы авыр соңгы көннәрдә рухи оҗмахта без үзебезне имин хис итәбез.

Җыелышта тынычлык һәм чисталык сакласак, безнең Патшалык хакындагы хакыйкать яктылыгыбыз балкып торыр

42 Җыелышта тынычлык һәм чисталык сакласак, безнең Патшалык хакындагы хакыйкать яктылыгыбыз балкып торыр (Мат. 5:16; Ягък. 3:18). Аллаһының хәер-фатихасы белән без тагы да күбрәк кешеләрнең, Йәһвә белән дуслашып, безнең белән аның ихтыярын үти башлаганын күрербез.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу