15 БҮЛЕК
Теократик тәртипкә буйсыну файда китерә
ЙӘҺВӘ ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык буласыбыз килсә, без Аллаһыга — Галәм Хакименә буйсынырга тиеш. Без аның Улын мәсихче җыелышның Башы итеп таныйбыз һәм тормышыбызның башка өлкәләрендә дә башчылык принцибы буенча яшибез. Теократик тәртипкә буйсынып яшәү һәрвакыт файда китерә.
2 Хакимлеккә буйсыну турында кешеләргә әле Гадән бакчасында әйтелгән булган. Бу принцип Аллаһының Яратылыш 1:28 дә һәм 2:16, 17 дә китерелгән әмерләрендә чагылыш ала. Хайваннар — кешеләргә, ә Адәм белән Хаува Аллаһының ихтыярына һәм хакимлегенә буйсынырга тиеш булган. Аллаһыга буйсыну тынычлыкка һәм тәртипкә китерергә тиеш булган. Вакыт узу белән, башчылык принцибын ассызыклап, рәсүл Паул 1 Көринтлеләргә 11:3 тә болай дип язган: «Шуны белегез: һәр ирнең башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең башы — Аллаһы». Бу сүзләрдән күренгәнчә, Йәһвәдән кала һәркем башчылык принцибы буенча яшәргә тиеш.
3 Бүген кешеләрнең күпчелеге башчылык принцибын танымый һәм аңа буйсынмый. Ни өчен? Бу хәл әле Гадән бакчасында, беренче кешеләр белә торып Аллаһының хакимлеген кире какканда туган (Ярат. 3:4, 5). Бу адым аларга күбрәк азатлык китермәгән. Киресенчә, алар явыз рухи затның — Шайтан Иблиснең — коллары булып киткән. Бу фетнә кешелекне Аллаһыдан читләштергән (Көл. 1:21). Шуңа күрә бүген күпчелек кеше Явызның хакимлеге астында тора (1 Яхъя 5:19).
4 Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьне белгәч һәм аның буенча яши башлагач, без Шайтан йогынтысыннан азат булдык. Аллаһының багышланган, суга чумдырылган Шаһитләре буларак, без Йәһвәне тормышыбызның Хуҗасы дип саныйбыз. Без, Давыт патша кебек, Йәһвәнең «Баш буларак... барысы өстеннән югары» торганын таныйбыз (1 Елъ. 29:11). Әйе, без басынкылык белән болай дип әйтә алабыз: «Йәһвәнең Аллаһы булуын танып бел. Безне ул яраткан, без — аныкы. Без аның халкы һәм аның көтүлегендәге сарыклары» (Зәб. 100:3). Без аңлыйбыз: Йәһвә бөек һәм аңа тулысынча буйсынуыбызга лаек, чөнки бар нәрсәне ул яратты (Ачыл. 4:11). Хак Аллаһының хезмәтчеләре буларак, без Аллаһыга буйсынган һәм бу яктан камил үрнәк күрсәткән Гайсә Мәсих эзләреннән барабыз.
5 Җирдә яшәгәндә кичергән газаплары Гайсәне нәрсәгә өйрәткән? Еврейләргә 5:8 дә мондый җавап бирелә: «Мәсих угыл булса да, кичергән газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән». Әйе, бәла-казаларга карамастан, Гайсә үзенең күктәге Атасына буйсынучан булып калган. Моннан тыш, ул һичнәрсәне үзеннән чыгып башкармаган. Аллаһы Улы үзеннән сөйләмәгән һәм үзенә дан эзләмәгән (Яхъя 5:19, 30; 6:38; 7:16—18). Хезмәт иткәндә, ул каршылыкларга һәм эзәрлекләүләргә очраса да, Атасының ихтыярын үтәү аңа шатлык китергән (Яхъя 15:20). Гайсә «үзен басынкыландырган» һәм «җәфалану баганасындагы үлеменә кадәр Аллаһыга тыңлаучан булып калган». Аның Йәһвәгә тулысынча күндәм булуы кешеләргә мәңгегә котылу мөмкинлеге ачкан, үзен югарылаган һәм Атасына дан китергән (Флп. 2:5—11; Евр. 5:9).
ТӨРЛЕ ӨЛКӘЛӘРДӘ ТЕОКРАТИК ТӘРТИПКӘ БУЙСЫНУ
6 Йәһвәнең хакимлегенә буйсынудан баш тарткан кешеләр үзләрен күп кенә газапларга һәм михнәтләргә дучар итә. Аллаһының ихтыярын үтәп, без үзебезне андый авырлыклардан азат итәбез. Дошманыбыз Иблис һәрдаим безне йотарга дип эзләнеп йөри. Аңа каршы торсак һәм Йәһвәнең ихтыярына басынкылык белән һәм теләп буйсынсак, шул явыз зат безне җиңә алмас (Мат. 6:10, 13; 1 Пет. 5:6—9).
7 Мәсихче җыелышның әгъзалары буларак, без Мәсихнең башчылыгын һәм ул «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчегә» биргән хакимлекне таныйбыз. Бу безнең бер-беребез белән мөгамәлә итүебезгә тәэсир итә. Җыелышта башчылык принцибына буйсыну безне гыйбадәтебезнең һәр өлкәсендә Аллаһы Сүзенә буйсынырга дәртләндерә. Мәсәлән, хезмәтебез, җыелышларга йөрүебез, анда катнашуыбыз, өлкәннәр белән мөнәсәбәтләребез һәм оешмадагы күрсәтмәләр буенча эш итүебез турында әйткәндә, без буйсынучанлык күрсәтәбез (Мат. 24:45—47; 28:19, 20; Евр. 10:24, 25; 13:7, 17).
8 Аллаһыга тыңлаучан булсак, мәсихче җыелышта тынычлык, иминлек хөкем сөрәчәк һәм тәртип булачак. Аллаһыга буйсынган кешеләр Йәһвәнең сыйфатларын чагылдыра (1 Көр. 14:33, 40). Йәһвә хезмәтчеләре белән явыз кешеләр арасындагы аермага игътибар итеп, Давыт: «Аллаһысы Йәһвә булган халык бәхетле!» — дип шатланып әйткән (Зәб. 144:15). Йәһвә оешмасының әгъзалары булганга, без дә шундый ук хисләр кичерәбез.
9 Гаиләдә «хатынның башы — ир». Шул ук вакыт ирләр — Мәсихкә, ә ул, үз чиратында, Аллаһыга буйсына (1 Көр. 11:3). Хатыннар — үз ирләренә, ә балалар үз әти-әниләренә буйсынырга тиеш (Эфес. 5:22—24; 6:1). Һәркем башчылык принцибы буенча эш иткәндә, гаиләдә тынычлык хөкем сөрә.
10 Ир, Мәсихтән үрнәк алып, үзенең башчылык вазифасын ярату күрсәтеп үти (Эфес. 5:25—29). Ул үзенең баш буларак хакимлеген дөрес үтәсә һәм аннан ваз кичмәсә, хатыны һәм балалары аңа теләп буйсыныр. Хатын гаиләдә үз ирен тулыландыручы ярдәмче ролен үти (Ярат. 2:18). Үз иренә сабыр гына булышлык күрсәтеп һәм аны хөрмәт итеп, ул аның хуплавын казана һәм Аллаһыга дан китерә (1 Пет. 3:1—4). Изге Язмалардагы башчылык принцибы буенча яшәгән ирләр һәм хатыннар үз балаларына Аллаһыга буйсынуда яхшы үрнәк күрсәтә.
Теократик тәртипкә буйсыну тормышның бар өлкәләренә тәэсир итә
11 Аллаһыга буйсынуыбыз Йәһвә «төрле урыннарга урнаштырган» «өстен торучы хакимлеккә» карата карашыбызга да тәэсир итә (Рим. 13:1—7). Законга буйсынучы гражданнар буларак, мәсихчеләр, «кайсарныкын — кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга» биреп, салым түли (Мат. 22:21). Моннан тыш, участокларда вәгазьләгәндә, без шәхси мәгълүмат турындагы законнарны үтибез. Йәһвәнең тәкъва канунына каршы килмәгән һәр нәрсәдә дәүләт хакимлегенә буйсынуыбыз безгә вәгазь эшендә катнашырга мөмкинлек бирә, һәм без алга таба да бар көчебезне куеп хезмәт итә алабыз (Марк 13:10; Рәс. 5:29).
12 Теократик тәртипкә буйсыну тормышның бар өлкәләренә тәэсир итә. Килер бер көн, һәм бар кешеләр Йәһвә Аллаһыга буйсыначак. Без моны иман күзләребез белән күрәбез (1 Көр. 15:27, 28). Йәһвә хакимлеген теләп таныган кешеләр, аңа мәңге буйсынып, мул фатихалар татып яшәячәк!