Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 16 бүл. 162-168 б.
  • Бердәм кардәшлек

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бердәм кардәшлек
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ФИКЕР ЙӨРТҮ РӘВЕШЕН ҮЗГӘРТҮ
  • ХАЛЫКАРА БЕРДӘМЛЕГЕБЕЗНЕ САКЛАУ
  • БЕР-БЕРЕБЕЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТУ
  • ЙӘҺВӘ ИХТЫЯРЫН ҮТӘР ӨЧЕН АЕРЫП КУЕЛГАН ХАЛЫК
  • Син башкаларга Йәһвә карашы белән карыйсыңмы?
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Яңа дөньяның нигезе хәзер салына
    Аллаһы безне яратамы?
  • «Бөтен кардәшлекне яратыгыз»
    Безнең изге хезмәтебез 2013
  • «Аллаһы кешеләрне аермый»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 16 бүл. 162-168 б.

16 БҮЛЕК

Бердәм кардәшлек

ЯКЫНЧА 1 500 ел дәвамында Исраил Йәһвә Аллаһының исемен йөртүче халык булган. Аннары Йәһвә, «үз исемен йөртүче халык җыяр өчен, башка халыкларга... игътибар иткән» (Рәс. 15:14). Йәһвә исемен йөртүче халыктан булган кешеләр аның шаһитләре булырга тиеш булган. Төрле җирләрдә яшәсәләр дә, алар уй-фикерләрендә һәм эшләрендә бердәм булып кала. Андый бердәм халык Гайсә үз шәкертләренә биргән мондый әмернең үтәлүе нәтиҗәсендә җыелган: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20).

Милләтләре, кабиләләре, икътисади хәлләре төрле булса да, мәсихчеләр бердәмлекне сакларга тырыша. Син шул бердәм бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булып торасың

2 Үзеңне Йәһвә Аллаһыга багышлап һәм суга чумдырылу үтеп, син Гайсә Мәсихнең шәкерте булып киттең. Милләтләре, кабиләләре, икътисади хәлләре төрле булса да, мәсихчеләр үзара бердәмлекне сакларга тырыша. Син шул бердәм бөтендөнья кардәшлегенең өлеше булып торасың (Зәб. 133:1). Шуңа күрә син җыелыштагы кардәшләреңне яратасың һәм хөрмәт итәсең. Кемдер бүтән милләттән, расадан булырга я синнән алган белемнәре, тәрбиясе белән аерылып торырга мөмкин. Бәлки, син андый кешеләр белән элек аралашмас идең дә. Безне кардәшләр белән мәхәббәт бәйләнешләре берләштерә, ә алар иҗтимагый, дини һәм хәтта туганнар арасындагы мөнәсәбәтләрдән күпкә көчлерәк (Марк 10:29, 30; Көл. 3:14; 1 Пет. 1:22).

ФИКЕР ЙӨРТҮ РӘВЕШЕН ҮЗГӘРТҮ

3 Кайберәүләргә, сәяси, иҗтимагый я башка төрле сәбәпләр аркасында, башкаларга бертигез карау җиңел түгел. Аларга беренче гасырда мәсихчеләр булып киткән яһүдләрнең үрнәге булыша ала. Бу мәсихчеләргә яһүд диненә хас булган рухтан — башка милләт кешеләренә карата тискәре караштан арынырга туры килгән. Йәһвә, Петергә Көрнили исемле Рим йөзбашының өенә барырга кушкач, аны башта моңа әзерләгән (Рәс., 10 бүл.).

4 Күренештә Петергә яһүдләр нәҗес дип санаган хайваннарны чалып ашарга әйтелгән булган. Петер каршы чыккач, күктән: «Аллаһы сафландырганны башка нәҗес дип атама»,— дигән тавыш ишетелгән (Рәс. 10:15). Аллаһыдан бирелгән шул күренеш Петергә, үз карашын үзгәртеп, алачак йөкләмәсен — башка халык кешесе янына бару йөкләмәсен үтәргә булышкан. Йәһвә кушканны үтәп, Петер җыелган кешеләргә болай дигән: «Сез үзегез дә бик яхшы беләсез: яһүдләрнең законы буенча яһүд кешесенә башка халык кешесе белән аралашу яки аның янына килү тыела. Әмма Аллаһы миңа шуны күрсәтте: мин бер кешене дә нәҗес яки шакшы дип санамаска тиеш. Шуңа күрә, сез мине чакыру белән, мин һичсүзсез килдем» (Рәс. 10:28, 29). Соңрак Петер Йәһвәнең Көрнили белән аның өйдәгеләренә үз хуплавын белдергәнен күргән.

5 Тарс шәһәреннән булган Шаул исемле югары белемле фарисейга да, үз-үзен басынкыландырып, элек үзе аралашмаган кешеләр белән аралашырга туры килгән. Соңрак ул алардан хәтта җитәкчелек алырга тиеш булган (Рәс. 4:13; Гәл. 1:13—20; Флп. 3:4—11). Серги Паул, Дианис, Дамар, Филимун, Анисимус һәм башкалар, яхшы хәбәрне кабул итеп, Гайсә шәкертләре булып киткәндә, аларның фикер йөртү рәвешләре бик кискен үзгәргәндер! (Рәс. 13:6—12; 17:22, 33, 34; Фил. 8—20)

ХАЛЫКАРА БЕРДӘМЛЕГЕБЕЗНЕ САКЛАУ

6 Һичшиксез, кардәшләребез арасындагы ярату сиңа Йәһвәгә һәм аның оешмасына якынлашырга булышты. Гайсә Мәсих болай дигән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне мин сезне яраткандай яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Син Мәсихнең чын шәкертләрен аерып торган шул билгене — мәхәббәтне ап-ачык күрдең. Ә җыелыштагы мәхәббәт — бөтендөнья кардәшлегендә хөкем сөргән мәхәббәтнең чагылышы икәнен белгәч, синең Йәһвәгә һәм аның оешмасына карата рәхмәт хисең тагы да үсте. Изге Язмалардагы пәйгамбәрлектә соңгы көннәр вакытында кешеләр Йәһвәгә тынычлыкта һәм бердәмлектә гыйбадәт кылыр өчен җыелачак диелгән, һәм син бу пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашасың (Мик. 4:1—5).

7 Бүген дөньяда бүленешләр китереп чыгаручы күп нәрсә бар, шуңа күрә «һәр милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән» булган кешеләрнең берләшүе чыннан да гаҗәеп! (Ачыл. 7:9) Югары технологияләр дөньясында яшәүче кешеләр һәм борынгы кабиләләрнең гореф-гадәтләре буенча тормыш иткән кешеләр арасындагы аерма турында уйлап кара. Я төрле динне тоткан бер милләт кешеләре арасындагы низагларга игътибар ит. Дөньяда милләтчелек рухы хөкем сөргәнгә, кешеләрнең сәяси сорауларда бердәмлеге юк. Аларның икътисади хәлләре бертигез түгел. Бу һәм башка күпсанлы нәрсәләр кешеләрне шулкадәр аера ки, төрле милләттән, телдән, җәмгыять катлавыннан булган кешеләрнең бердәм булуы һәм алар арасында тынычлык белән мәхәббәтнең хөкем сөрүе Аллаһы Тәгалә кылган могҗиза гына булырга мөмкин (Зәк. 4:6).

8 Әмма андый бердәм халык чыннан да бар, һәм, Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылу үтеп, син бу бердәм халыкның әгъзасы булып киттең. Хәзер син дә, кардәшләр белән хезмәттәшлек итеп, бердәмлекне сакларга бурычлысың. Бу яктан сиңа Паулның Гәләтиялеләргә 6:10 да язылган мондый сүзләрен үтәү булышыр: «Әле мөмкинлек булганда, бар кешегә, бигрәк тә имандашларыбызга, игелек эшлик». Без шулай ук мондый киңәш буенча эш итәбез: «Тартышмагыз һәм һавалы булмагыз, киресенчә, басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйлап яшәгез» (Флп. 2:3, 4). Кардәшләребезгә кеше күзлегеннән түгел, ә Йәһвә карашы белән карарга өйрәнсәк, без алга таба да алар белән тыныч-тату яшәрбез (Эфес. 4:23, 24).

БЕР-БЕРЕБЕЗ ТУРЫНДА КАЙГЫРТУ

9 Рәсүл Паул мисал аша күрсәткәнчә, мәсихче җыелышта бүленешләр юк, барысы бер-берсе турында кайгырта (1 Көр. 12:14—26). Кайбер кардәшләребез бездән ерак яшәсәләр дә, без алар турында барыбер кайгыртабыз. Кемнедер эзәрлекләсәләр, калганнар алар турында бик борчыла. Кемдер мохтаҗлыкка калса, табигать афәтләреннән, сугышлардан зыян күрсә, бөтендөнья кардәшлегебез аларга рухи һәм материаль ярдәм күрсәтергә тырыша (2 Көр. 1:8—11).

10 Һәрберебезгә кардәшләребез турында һәр көн дога кылырга кирәк. Кайберәүләр вәсвәсәләр белән көрәшә. Кемнеңдер газаплары күпләргә билгеле булса, башкаларның авырлыклары турында, мәсәлән, хезмәттәшләренең я гаиләдәгеләренең каршылык күрсәтүләре турында азлар гына белә (Мат. 10:35, 36; 1 Тис. 2:14). Без башкаларның кайгыларына ваемсыз түгел, чөнки барыбыз да — кардәшләр (1 Пет. 5:9). Кемдер, Йәһвәгә тырышып хезмәт итеп, вәгазь эшендә һәм җыелышта үз өстенә җитәкчелек ала. Кемдер бөтендөнья эшчәнлегебезне күзәтә. Һәммәсе дә безнең догаларыбызга мохтаҗ. Кайвакыт берничек тә ярдәм итеп булмый кебек күренсә дә, дога кылып, без кардәшләрне яратканыбызны һәм алар белән эчкерсез кызыксынганыбызны күрсәтәбез (Эфес. 1:16; 1 Тис. 1:2, 3; 5:25).

11 Бу соңгы көннәрдә, җирдәге чуалышларга карамастан, Йәһвә хезмәтчеләре бер-берсенә ярдәм итәргә әзер булырга тиеш. Афәтләр вакытында, мәсәлән, җир тетрәүләр я су басулар булганда, кардәшләргә матди һәм башка төрле ярдәм күрсәтер өчен күп тырышлыклар таләп ителә. Беренче гасырда яшәгән мәсихчеләр бу яктан яхшы үрнәк калдырган. Гайсәнең киңәшен истә тотып, Антиохтагы шәкертләр Яһүдиядәге кардәшләренә шатлык белән матди ярдәм җибәргән (Рәс. 11:27—30; 20:35). Соңрак рәсүл Паул көринтлеләрне яхшы оештырылган ярдәм күрсәтү эшенә булышлык итәргә дәртләндергән (2 Көр. 9:1—15). Бүген дә кардәшләребез берәр бәла-казага дучар булса һәм мохтаҗлыкка калса, оешмабыз һәм аерым кардәшләр тиз генә ярдәмгә килә.

ЙӘҺВӘ ИХТЫЯРЫН ҮТӘР ӨЧЕН АЕРЫП КУЕЛГАН ХАЛЫК

12 Безнең бердәм бөтендөнья кардәшлегебез Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган. Бүген аның ихтыяры — җирдә яшәгән бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы яхшы хәбәрне тарату (Мат. 24:14). Бу эштә катнашасыбыз килсә, без Йәһвәнең югары әхлакый нормалары буенча яшәргә тиеш. Моны ул үзе таләп итә (1 Пет. 1:14—16). Без бер-беребезгә теләп буйсынырга һәм яхшы хәбәрнең таратылуына үз өлешебезне кертергә тиеш (Эфес. 5:21). Бүген шәхси эшләребезне түгел, ә Аллаһы Патшалыгын беренче урынга куеп яшәү вакыты (Мат. 6:33). Моны исебездә тотуыбыз һәм Патшалык эшендә бер-беребез белән хезмәттәшлек итүебез безгә бүген дә шатлык өсти, киләчәктә дә мәңгелек фатихалар китерәчәк.

13 Йәһвә Шаһитләре — үзенә күрә бер халык: без, Аллаһыбызга ашкынып хезмәт итүче чиста халык буларак, бу дөнья кешеләреннән читтә торабыз (Тит. 2:14). Йәһвәнең хезмәтчеләре булганга, без башкалардан аерылып торабыз. Без кардәшләребез белән иңгә-иң хезмәттәшлек итәбез, бер хакыйкать телендә сөйләшәбез һәм шул хакыйкать буенча эш итәбез. Моның турында Йәһвә Сафуния пәйгамбәр аша алдан әйткән булган: «Мин халыкларның телен, аларның барысы Йәһвә исемен чакырсын өчен һәм аңа иңгә-иң хезмәт итсен өчен, саф телгә алмаштырырмын» (Саф. 3:9).

14 Аннары Йәһвә Сафунияне бүгенге бөтендөнья кардәшлеге турында болай дип язарга рухландырган: «Исраил халкыннан калган кешеләр гаделсезлек кылмас, алар ялганны сөйләмәс, мәкерле телле булмас. Алар тукланып йөрер һәм сузылып чирәмдә ятар; аларны һичкем куркытмас» (Саф. 3:13). Кеше күзеннән бу мөмкин түгел кебек күренсә дә, Йәһвә Сүзендәге хакыйкатьләрне аңлаганга, фикер йөртү рәвешен үзгәрткәнгә һәм тормыш рәвешебезне Йәһвә нормаларына туры китергәнгә, без бердәмлектә хезмәттәшлек итә алабыз. Әйе, без — үзенчәлекле халык, Аллаһы халкы. Без бөтен җир буйлап аңа дан китерәбез (Мик. 2:12).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу