СУГА ЧУМДЫРЫЛЫРГА ТЕЛӘҮЧЕЛӘР ӨЧЕН СОРАУЛАР
1 өлеш. Мәсихчеләрнең ышанулары
Изге Язмаларны Йәһвә Шаһитләре белән өйрәнеп, син хакыйкать белән таныша алдың. Белгәннәрең сиңа Аллаһы белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерергә булышты һәм Аллаһы Патшалыгы идарәсе астында яңа дөньяда яшәргә һәм андагы фатихалар алырга өмет бирде. Син шулай ук Аллаһы Сүзенә иман үстердең. Кардәшләр белән аралашу сиңа инде хәзер күп фатихалар китерә. Син Йәһвәнең үз халкы белән ничек мөгамәлә итүен күрдең (Зәк. 8:23).
Син суга чумдырылуга әзерләнәсең, шуңа күрә өлкәннәр белән мәсихчеләрнең төп ышануларын кабатлау сиңа файда китерер (Евр. 6:1—3). Йәһвә синең үзе турында белем алуыңны алга таба да фатихалап торсын һәм сине вәгъдә ителгән әҗер белән бүләкләсен (Яхъя 17:3).
1. Ни өчен син суга чумдырылырга телисең?
2. Йәһвә кем ул?
• «Йәһвәнең күкләрдә дә, җирдә дә Аллаһы икәнен белегез... Бүтән Аллаһы юк» (Кан. 4:39).
• «Синең исемең Йәһвә... [син] бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә» (Зәб. 83:18).
3. Ни өчен Аллаһының шәхси исемен куллану мөһим?
• «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен“» (Мат. 6:9).
• «Йәһвә исемен ялварып чакыручы һәркем котылыр» (Рим. 10:13).
4. Изге Язмаларда Йәһвәне тасвирлаучы нинди сүзләр кулланыла?
• «Җир читләрен Барлыкка Китерүче Йәһвә — мәңгегә Аллаһы» (Ишаг. 40:28).
• «Күкләрдәге Атабыз» (Мат. 6:9).
• «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8).
5. Син Йәһвә Аллаһы өчен нәрсә эшли аласың?
• «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Марк 12:30).
• «Йәһвә Аллаһыңа табын һәм аңа гына изге хезмәт башкар» (Лүк 4:8).
6. Ни өчен синең Йәһвәгә тугры буласың килә?
• «Улым, зирәк бул һәм йөрәгемне сөендер, шулчак мин мыскыллаучыма җавап кайтара алырмын» (Гыйб. сүз. 27:11).
7. Син кемгә һәм кемнең исеме хакына дога кыласың?
• «Сезгә хак сүз әйтәм: минем исемем [Гайсә] хакына Атадан нәрсә генә сорасагыз да, ул сезгә бирер» (Яхъя 16:23).
8. Нәрсә турында дога кылып була?
• «Шуңа күрә болай дога кылыгыз: „Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен. Безгә бүген көнлек икмәгебезне бир һәм, без бурычлы кешеләребезне кичергән кебек, безнең бурычларыбызны да кичер. Безгә вәсвәсәгә бирелмәскә булыш һәм Явыздан коткар“» (Мат. 6:9—13).
• «Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14).
9. Ни өчен Йәһвә кемнеңдер догасын тыңламаска мөмкин?
• «Алар Йәһвәдән ярдәм сорар, ләкин ул җавап бирмәс, начар эшләре аркасында алардан үз йөзен бора» (Мик. 3:4).
• «Йәһвәнең күзләре тәкъваларга юнәлгән, колаклары аларның ялваруларын ишетә. Яманлык кылучыларга исә Йәһвә каршы тора» (1 Пет. 3:12).
10. Гайсә Мәсих кем ул?
• «„Син — Мәсих, тере Аллаһының Улы“,— дип җавап бирде Шимун Петер» (Мат. 16:16).
11. Ни өчен Гайсә җиргә килгән?
• «Адәм Улы да бит үзенә хезмәт итсеннәр дип түгел, ә хезмәт итәргә һәм күпләрне йолып алыр өчен үз җанын бирергә дип килде» (Мат. 20:28).
• «Мин [Гайсә] башка шәһәрләрдә дә Аллаһы Патшалыгы хакындагы яхшы хәбәрне игълан итәргә тиешмен. Мин бит шуның өчен җибәрелдем» (Лүк 4:43).
12. Син Гайсәнең йолым корбаны өчен рәхмәтле булуыңны ничек күрсәтә аласың?
• «Ул, яшәүчеләр инде үзләре өчен түгел, ә үзләре хакына үлеп терелгән зат өчен яшәсеннәр дип, барысы хакына үлгән» (2 Көр. 5:15).
13. Гайсәнең нинди хакимлеге бар?
• «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек миңа бирелде» (Мат. 28:18).
• «Аллаһы аны тагы да югарырак күтәрде һәм, игелек күрсәтеп, аңа бар исемнәрдән бөегрәк исем бирде» (Флп. 2:9).
14. Гайсә Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советын «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләгән. Син моңа ышанасыңмы?
• «Хуҗа үз өендәге хезмәтчеләренә ризыкны үз вакытында өләшер өчен алар өстеннән билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче кем соң?» (Мат. 24:45)
15. Изге рух — шәхесме?
• «Фәрештә аңа болай дип җавап бирде: „Сиңа изге рух иңәр, һәм Аллаһы Тәгаләнең кодрәте сине каплар. Шуңа күрә син тудырачак бала изге, Аллаһы Улы дип аталыр“» (Лүк 1:35).
«Шуңа күрә сез, явыз кешеләр булып та, балаларыгызга яхшы бүләкләр бирә беләсез икән, күктәге Ата үзеннән сораучыларга изге рухны бигрәк тә бирәчәк!» (Лүк 11:13)
16. Йәһвә изге рухын ничек куллана?
• «Йәһвәнең сүзе белән күкләр булдырылган, аның рухы белән андагы һәрнәрсә яратылган» (Зәб. 33:6).
• «Сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк, һәм сез... җир читенә кадәр минем шаһитләрем булачаксыз» (Рәс. 1:8).
• «Язмадагы бер пәйгамбәрлек тә һичнинди шәхси фикергә нигезләнмәгән, чөнки пәйгамбәрлек беркайчан да кеше ихтыярыннан тумаган, кешеләр Аллаһы иңдергәнне изге рух җитәкчелегендә сөйләгән» (2 Пет. 1:20, 21).
17. Аллаһы Патшалыгы нәрсә ул?
• «Күкләр Аллаһысы беркайчан да җимерелмәячәк патшалык урнаштырачак. Бу патшалык бүтән бер халыкка бирелмәячәк. Ул барлык шушы патшалыкларны җимереп, аларны юкка чыгарачак, ә үзе мәңге торачак» (Дан. 2:44).
18. Аллаһы Патшалыгы сиңа нинди файда китерәчәк?
• «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачыл. 21:4).
19. Син Патшалыкның озакламый фатихалар китерәчәген кайдан беләсең?
• «Аның янына шәкертләре үзләре генә килеп: „Болар кайчан булачак, һәм синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез? Безгә әйтче“,— дип сорадылар. Гайсә аларга мондый җавап бирде: „...Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер, урыны-урыны белән ачлык һәм җир тетрәүләр булыр. Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер“» (Мат. 24:3, 4, 7, 14).
• «Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар, тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар» (2 Тим. 3:1—5).
20. Патшалыкның үзең өчен мөһим булуын син ничек күрсәтә аласың?
• «Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәгез» (Мат. 6:33).
• «Гайсә үз шәкертләренә болай диде: „Минем артымнан барырга теләүче үз-үзеннән баш тартсын, үзенең җәфалану баганасын алып, миңа өзлексез ияреп барсын“» (Мат. 16:24).
21. Шайтан һәм җеннәр кемнәр алар?
• «Сезнең атагыз — Иблис... Ул башлангычтан ук кеше үтерүче булган» (Яхъя 8:44).
• «Бу зур аждаһа — бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип аталган борынгы елан — җиргә ыргытылды. Аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылды» (Ачыл. 12:9).
22. Шайтан Йәһвәне һәм аның хезмәтчеләрен нәрсәдә гаепләгән?
• «Хатын еланга мондый җавап кайтарды: „Без бакчадагы агачларның җимешләрен ашый алабыз. Ләкин Аллаһы бакча уртасындагы агачның җимешләре турында: „Аннан ашамагыз, аңа кагылмагыз. Юкса үләчәксез“,— диде“. Елан исә хатынга болай дип әйтте: „Юк, үлмисез. Аллаһы белә: бу агачтан ашаган көнне күзләрегез ачылачак һәм сез яхшылык белән яманлыкны белеп, Аллаһы кебек булачаксыз“» (Ярат. 3:2—5).
• «Шайтан исә Йәһвәгә мондый җавап кайтарды: „Үз тормышын саклап калыр өчен, кеше башка тормышны бирергә әзер. Үз җаны өчен кеше бар нәрсәсен бирәчәк“» (Әюп 2:4).
23. Син Шайтан гаепләүләренең ялган булуын ничек раслый аласың?
• «Аңа [Аллаһыга] бербөтен йөрәк белән, җан-тән белән хезмәт ит» (1 Елъ. 28:9).
• «Үлгәнче үз сафлыгымнан баш тартмам!» (Әюп 27:5)
24. Ни өчен кешеләр үлә?
• «Дөньяга бер кеше аркылы гөнаһ, ә гөнаһ аша үлем үтеп кергән кебек һәм шулай итеп, һәр кеше гөнаһ кылганга, үлем барлык кешеләргә күчкән» (Рим. 5:12).
25. Үлгәннәр нинди хәлдә?
• «Тереләр үләчәкләрен беләләр, ә үлеләр бернәрсә дә белми» (Вәг. 9:5).
26. Үлгән кешеләр өчен нинди өмет бар?
• «Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рәс. 24:15).
27. Гайсә белән идарә итәр өчен күккә ничә кеше барачак?
• «Шунда мин Сион тавында басып торучы Бәрәнне һәм аның белән бергә 144 000 затны күрдем. Аларның маңгайларына Бәрәннең исеме һәм аның Атасының исеме язылган иде» (Ачыл. 14:1).