7 НЧЕ СОРАУ
Мине якынлык кылырга тартсалар, нишләргә?
СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?
Күз алдыңа китер: Гөлшат Рамил белән ике ай гына аралаша, әмма ул аны гомере буе белгән төсле. Алар көн дә языша, сәгатьләр буе телефоннан сөйләшә һәм хәтта бер-берсен ярты сүздән аңлый! Әмма Рамилгә бу гына җитми.
Шушы ике ай эчендә Рамил белән Гөлшат нибары кулга-кул тотынып йөргән һәм кайвакыт үбешкән. Гөлшатның бу чикне узасы килми. Әмма аның Рамилне дә югалтасы килми. Аның белән булганда гына ул үзен бәхетле итеп хис итә. «Без бит бер-беребезне яратабыз...»,— дип әйтә ул үз-үзенә.
Йөрешер өчен яшең җиткән булса һәм Гөлшат урынында булсаң, син нишләр идең?
ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!
Якынлык кылу — Аллаһының никахлашкан парларга гына бирелгән бүләге. Никахлашканчы якынлык кылу — бу бүләкне хөрмәт итмәү. Бу берәрсе бүләк иткән матур күлмәкне чүпрәк итеп куллануга тиң
Физик законнарны, мәсәлән, гравитация законын санга сукмасаң, бу начар нәтиҗәләргә китерәчәк. Әхлакый законнарны кире кагу турында да шуны ук әйтеп була. Мәсәлән, Изге Язмаларда: «Фәхешлектән ерак торыгыз»,— дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 4:3).
Бу әмерне үтәмәү нинди нәтиҗәләргә китерәчәк? Изге Язмаларда әйтелә: «Фәхешлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла» (1 Көринтлеләргә 6:18). Бу чыннан да шулаймы?
Тикшерүчеләрнең сүзләре буенча, никахлашканчы якынлык кылган яшьләр еш кына мондый җимешләр татый:
ГАЗАП. Никахлашканчы якынлык кылган яшьләрнең күпчелеге бу адымнан соң үкенгәннәре турында әйтә.
ШИКЛӘР. Якынлык кылганнан соң, кыз да, егет тә уйлый башлый: «Ул тагын кем белән йоклый икән?»
ӨМЕТ ӨЗЕЛҮ. Кызларның күпчелегенә алардан файдаланучы түгел, ә аларны яклап торучы кеше кирәк. Күп кенә егетләрнең сүзләре буенча, әхлаксыз тәкъдимгә ризалашкан кызның яме сүрелә башлый.
Нәтиҗә: никахлашканчы якынлык кылсаң, син үзеңне юкка әрәм итеп, кадерле нәрсәңне югалтырсың (Римлыларга 1:24). Синең тәнең — синең байлыгың!
«Фәхешлектән ерак торырга» тәвәккәл булуыңны күрсәт (1 Тисалуникәлеләргә 4:3). Ә соңрак никахка керсәң, синең якынлык кылырга хакың булыр. Никахлашмыйча якынлык кылу газап, үкенү, шикләр тудыра һәм башка яклардан куркыныч. Никахта исә андый мөнәсәбәтләр чын бәхет китерә (Гыйбрәтле сүзләр 7:22, 23; 1 Көринтлеләргә 7:3).
СИН НИЧЕК УЙЛЫЙСЫҢ?
Сине чыннан да яраткан кеше синең физик һәм эмоциональ сәламәтлегеңә янап торырмы?
Синең турында чын-чынлап кайгырткан кеше Аллаһы белән мөнәсәбәтләреңне куркыныч астына куярмы? (Еврейләргә 13:4).