Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ypq сорау 10 30-31 б.
  • Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала?
  • Яшьләрнең 10 соравына җавап
  • Охшаш мәкаләләр
  • Нәрсә яхшы, ә нәрсә яман? Һәр кеше алдында торган сорау
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (тарату басмасы) — 2024 ел
  • Изге Язмалар нинди китап ул?
    Изге Язмалар нинди китап ул?
  • Гаилә өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2018
  • Ата-аналар өчен өстәмә ярдәм
    Уяныгыз! 2019
Күбрәк карарга
Яшьләрнең 10 соравына җавап
ypq сорау 10 30-31 б.
Бер егет урамда Изге Язмаларны укып утыра

10 НЧЫ СОРАУ

Изге Язмалар миңа ничек ярдәм итә ала?

НИ ӨЧЕН БУ МӨҺИМ?

Изге Язмаларда болай диелә: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган» (2 Тимутигә 3:16). Бу чыннан да шулай булса, Изге Язмаларда сиңа кирәкле җитәкчелек бар.

СИН НӘРСӘ ЭШЛӘРСЕҢ?

Күз алдыңа китер: Динар машинада таныш булмаган юлдан бара. Урам исемнәре һәм башка билгеләр аның тиешле җирдә булмаганын күрсәтә. Динар адашканын аңлый. Ул, күрәсең, дөрес урында борылмаган.

Динар урынында булсаң, син нәрсә эшләр идең?

ТУКТА ҺӘМ УЙЛАН!

Бу мәсьәләне төрлечә хәл итеп була.

  1. 1 Юлны сорап була.

  2. 2 Картаны карап я навигаторны кулланып була.

  3. 3 Дөрес юлга чыгарга өметләнеп, юлны дәвам итеп була.

3 нче вариант әллә ни уңышлы түгел.

2 нче вариант 1 нчесеннән яхшырак. Чөнки, юлда карта я навигатор яныңда булыр һәм сиңа дөрес юлдан барырга ярдәм итеп торыр.

Изге Язмалар да сиңа шул рәвешчә ярдәм итә ала!

Дөньяда бу — иң киң таралган китап:

  • сине тормыш проблемалары аша җитәкләп барыр,

  • үзеңне белергә һәм яхшырак кеше булып китәргә ярдәм итәр,

  • иң яхшы тормыш юлын сайларга булышыр.

ТОРМЫШТАГЫ ИҢ МӨҺИМ СОРАУЛАРГА ҖАВАПЛАР

Сөйләшергә өйрәнгәннән бирле без сораулар бирәбез.

  • Ни өчен күк зәңгәр?

  • Йолдызлар нәрсәдән ясалган?

Соңрак без әйләнә-тирә дөнья турында сораулар бирә башлыйбыз.

  • Ни өчен газаплар бар?

  • Ни өчен кешеләр үлә?

Бу сорауларга җаваплар Изге Язмаларда инде күптән бар.

Күп кенә кеше Изге Язмалар мифлар һәм риваятьләр китабы, ул искергән я аны аңлау авыр ди. Әмма чынлыкта проблема Изге Язмаларның үзендәме я кешеләрнең Изге Язмалар турында ишеткәннәре проблема тудырамы? Алар ялган мәгълүмат алмаганмы?

Мәсәлән, кешеләр, Изге Язмалар буенча дөнья белән Аллаһы идарә итә дип уйлый. Әмма чыннан да шулаймы? Бу дөнья «бәйдән ычкынган» бит! Дөньяда авырту һәм газаплар, чирләр һәм үлем, хәерчелек һәм афәтләр хөкем сөрә. Боларның барысы өчен мәхәббәт Аллаһысы җаваплымы?

Бу сорауга җавап табарга теләр идеңме? Изге Язмаларда дөнья белән кем идарә итә икәне язылган. Андагы җавап сине гаҗәпләндерергә мөмкин!

Син бу брошюрадагы киңәшләрнең Изге Язмаларга нигезләнгән икәненә игътибар иткәнсеңдер. Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның ышанычлы җитәкчелек чыганагы икәненә ышана. Чөнки ул китап «Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү һәм тәкъвалык тәрбияләү өчен файдалы» (2 Тимутигә 3:16, 17). Бу борынгы, әмма бүген дә кулланырлык китапны өйрәнү әллә акыллы булмасмы?!

КҮБРӘК БЕЛ!

Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?

«Ни өчен Изге Язмаларны өйрәнергә кирәк?» дигән видеороликны кара

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу