Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 1 хикәя 8 б.
  • Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китерә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китерә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Аллаһы барлыкка китерә башлый
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Гүзәл бакча
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Бар нәрсәне Барлыкка Китерүче
    Бөек Остаздан өйрән
  • Кем сине барлыкка китергән?
    Жирдәге тормышка мәңге шатлан!
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 1 хикәя 8 б.
Гадән бакчасы

БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Аллаһы күкне һәм җирне барлыкка китерә

Йәһвә Аллаһы — Барлыкка Китерүчебез. Ул күзгә күренгән һәм күзгә күренмәгән нәрсәләрне барлыкка китергән. Күзгә күренгән нәрсәләрне барлыкка китергәнче, ул күп-күп фәрештәләрне яраткан. Беләсеңме, кем ул фәрештәләр? Бу — Йәһвәнең хезмәтчеләре. Ул аларны үзенә охшаш итеп яраткан. Аллаһыны кебек, без аларны да күрә алмыйбыз. Беренче фәрештә Йәһвәнең ярдәмчесе булган. Ул Йәһвәгә йолдызларны, планеталарны һәм башка нәрсәләрне булдыруда ярдәм иткән. Җир планетасы матур йортыбыз булып тора.

Аннан соң Йәһвә хайваннарга һәм кешеләргә яшәр өчен Җирне әзерләгән. Җирдә кояш яктысы күренә башлаган. Аллаһы тауларны, океаннарны һәм елгаларны булдырган.

Аннары нәрсә булган? Йәһвә: «Үләннәрне, агачларны һәм башка үсемлекләрне ясыйм әле»,— дигән. Шунда төрле-төрле җиләк-җимешләр, яшелчәләр һәм чәчәкләр үсә башлаган. Шуннан соң Йәһвә бөтен хайваннарны — күктә очучы, суда йөзүче һәм җирдә сөйрәлүче җәнлекләрне булдырган. Ул куян кебек кечкенә хайваннарны да, фил кебек зур хайваннарны да яраткан. Ә синең яраткан хайваның нинди?

Аннан соң Йәһвә беренче фәрештәгә: «Әйдә, кешене барлыкка китерик»,— дигән. Кешеләр хайваннардан аерылып тора. Алар төрле нәрсәләрне уйлап чыгара, сөйләшә, көлә һәм дога кыла ала. Кешеләр җир һәм хайваннар турында кайгыртырга тиеш булган. Беләсеңме, беренче кеше кем булган? Әйдә, белик.

«Башлангычта Аллаһы күкләрне һәм җирне барлыкка китерде» (Яратылыш 1:1)

Сораулар: Йәһвә Аллаһы кем ул? Йәһвә нәрсәне барлыкка китергән?

Яратылыш 1:1—26; Гыйбрәтле сүзләр 8:30, 31; Ирмия 10:12; Көләсәйлеләргә 1:15—17

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу