Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 3 хикәя 14 б.-15 б., 3 абз.
  • Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ни өчен алар үз йортларын югалткан
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Кем бездән куәтлерәк?
    Бөек Остаздан өйрән
  • Оҗмахтагы тормыш нинди булган?
    Aллаһыны тыңла һәм мәңге яшә
  • Авыр тормыш башлана
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 3 хикәя 14 б.-15 б., 3 абз.
Адәм белән Хаува Гадән бакчасыннан китә

ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Адәм белән Хаува Аллаһыны тыңламаган

Адәм Хаува биргән тыелган җимешне тотып тора

Бер тапкыр, Хаува берүзе генә булганда, аның белән елан сөйләшкән. Елан аннан: «Аллаһы сезгә чыннан да бернинди агачтан да ашамаска куштымы?» — дип сораган. Хаува: «Юк, безгә бер агачтан гына ашарга ярамый, башкалардан була. Ә бу агачтан ашасак, үләчәкбез»,— дип җавап биргән. Елан: «Юк, үлмәячәксез,— дигән.— Чынлыкта, аннан ашагач, сез Аллаһы кебек булырсыз». Елан дөресен әйткәнме? Юк, ул алдаган. Хаува исә аңа ышанган. Җимешкә караган саен, Хауваның аны ашарга теләге үскән. Ул җимешне ашаган да Адәмгә биргән. Адәм белгән: Аллаһыны тыңламаса, алар үләчәк. Шулай да ул җимешне ашаган.

Адәм белән Хаува Гадән бакчасыннан китә, ә бакчага керү урыны фәрештәләр һәм утлы кылыч ярдәмендә саклана

Кич белән Йәһвә Адәмгә һәм Хаувага дәшкән: «Ни өчен сез мине тыңламадыгыз?» Хаува — еланны, ә Адәм Хауваны гаепләгән. Адәм белән Хаува Йәһвәне тыңламаганга, ул аларны бакчадан куып чыгарган. Алар анда керә алмасын өчен, ул бакчаның керү урынына фәрештәләр куйган һәм әйләнмәле утлы кылыч урнаштырган.

Хауваны алдаучы шулай ук җәзага тартылыр, дип әйткән Йәһвә. Чынлыкта, Хаува белән елан сөйләшмәгән. Йәһвә сөйләшә торган еланнарны барлыкка китермәгән. Еланны кулланып, Хаува белән явыз фәрештә сөйләшкән. Шулай итеп ул аны алдаган. Бу фәрештә Шайтан Иблис дип атала. Киләчәктә Йәһвә Шайтанны юк итәчәк, һәм ул инде бүтән беркайчан да кешеләрне алдый һәм явызлыкка котырта алмаячак.

«[Иблис] башлангычтан ук кеше үтерүче булган... ...Ул — ялганчы» (Яхъя 8:44)

Сораулар: ни өчен Хаува җимешне ашаган? Йәһвәне тыңламаганнан соң, Адәм һәм Хаува белән нәрсә булган? Кем ул Шайтан Иблис?

Яратылыш 3:1—24; Яхъя 8:44; 1 Яхъя 3:8; Ачылыш 12:9

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу