Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 16 хикәя 44 б.-45 б., 4 абз.
  • Әюп кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Әюп кем ул?
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Әюб Йәһвә исемен хөрмәт иткән
    Күзәтү манарасы 2009 ел
  • «Өметеңне Йәһвәгә багла»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
  • «Үз сафлыгымнан баш тартмам!»
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Әюб китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2006 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 16 хикәя 44 б.-45 б., 4 абз.
Әюп янына өч иптәше килде. Әюпнең тәне шешләр белән капланган

УНАЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Әюп кем ул?

Ус җирендә Йәһвәнең Әюп исемле бер хезмәтчесе яшәгән. Аның зур гаиләсе һәм күп байлыгы булган. Ул игелек эшләп яшәгән: ярлыларга, ирләре үлгән хатыннарга һәм әти-әниләре булмаган балаларга ярдәм иткән. Әйе, Әюп яхшы кеше булган, әмма бу аның авырлыклары беркайчан да булмаячак дигәнне аңлатканмы?

Шайтан Иблис

Әюпне Шайтан Иблис күзәткән, әмма Әюп үзе моны белмәгән. Йәһвә Шайтаннан: «Хезмәтчем Әюпкә игътибар иттеңме? — дип сораган.— Җирдә аның кебек кеше юк, ул мине тыңлый һәм дөрес булганны эшли». Шайтан болай дип җавап биргән: «Әлбәттә, Әюп сине тыңлый, син бит аны яклыйсың һәм фатихалыйсың. Син аңа күп җирләр һәм мал-туар бирдең. Моның барысын Әюптән алсаң, ул сиңа бүтән табынмас». Йәһвә болай дип әйткән: «Әюпне сынап кара. Әмма аны үтермә». Ни өчен Йәһвә Шайтанга Әюпне тикшерергә мөмкинлек биргән? Ул Әюпнең тугры булып калачагына шикләнмәгән.

Шайтан, Әюпкә күп бәлаләр китереп, аны сыный башлаган. Башта ул шебалыла́р дип аталган кешеләрне җибәргән, һәм тегеләр Әюпнең үгезләрен һәм ишәкләрен урлаган. Аннары Әюпнең бөтен сарыклары утта янган. Шуннан соң Калда́й җиреннән кешеләр, килеп, Әюпнең дөяләрен урлап киткән, ә көтүчеләрне үтергән. Киләсе сынау иң авыр булган. Әюпнең балалары ашап-эчеп утырганда, йорт алар өстенә җимерелеп төшкән, һәм алар үлгән. Әюп тирән кайгыга баткан, әмма Йәһвәгә хезмәт итүдән туктамаган.

Шайтан Әюпнең тагы да күбрәк газаплануын теләгән. Ул аның бөтен тәнен шешләр белән чирләткән. Әюп бик нык җәфаланган. Ни өчен газаплана икәнен аңламаса да, ул барыбер Йәһвәгә хезмәт иткән. Аллаһы, Әюпнең тугры булуын күреп, бик шатланган.

Аннан соң Шайтан, Әюпне сынар өчен, өч кешене җибәргән. Алар аңа: «Син яшерен гөнаһ кылгансыңдыр. Менә шуңа Аллаһы сине җәзалыйдыр да»,— дигәннәр. Әюп исә: «Мин бернинди начарлык эшләмәдем»,— дип җавап кайтарган. Шунда ул үзенең газаплары өчен Йәһвә гаепле дип уйлый башлаган һәм хәтта: «Аллаһы гаделсез»,— дип әйткән.

Илу́й исемле бер егет, бер дә дәшмичә, аларны тыңлап утырган. Аннан соң ул болай дигән: «Берегез дә хак түгел. Йәһвә без уйлаганнан күпкә бөегрәк. Ул явызлык эшли алмый. Ул бөтен нәрсәне күрә һәм кешеләргә булыша».

Әюп үз хатыны һәм баласы белән

Аннан соң Йәһвә Әюпкә болай дигән: «Мин күкне һәм җирне булдырганда, син кайда идең? Ни өчен син мине гаделсез дисең? Син үзең белмәгәнне сөйлисең». Әюп үз хатасын таныган һәм болай дип әйткән: «Мин ялгыштым. Мин синең турында ишеткән генә идем, ә хәзер сине чыннан да беләм. Көчеңнән килмәгән бер нәрсә дә юк. Әйткән сүзләремә үкенәм».

Сынау тәмамлангач, Йәһвә Әюпне сәламәтләндергән һәм аңа элеккегедән дә күбрәк байлык биргән. Әюп озак һәм бәхетле яшәгән. Ул хәтта авыр булганда да тыңлаучан булып калган, һәм моның өчен Йәһвә аны фатихалаган. Син дә Әюп кебек булырсыңмы һәм, бер нәрсәгә дә карамастан, Йәһвәгә хезмәт итәрсеңме?

«Сез Әюпнең чыдамлыгы турында ишеттегез һәм Йәһвәнең аны ничек фатихалаганын беләсез» (Ягъкуб 5:11)

Сораулар: Шайтан Әюпне ничек сынаган? Йәһвә Әюпне ничек бүләкләгән?

Әюп 1:1—3:26; 4:7; 32:1—5; 34:5, 21; 35:2; 36:15, 26; 38:1—7; 40:8; 42:1—17

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу