Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 44 хикәя 108 б.-109 б., 3 абз.
  • Йәһвәнең гыйбадәтханәсе

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәнең гыйбадәтханәсе
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Сөләйман гыйбадәтханә төзи
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Акыллы Сөләйман идарәсе
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
  • Ул синең өчен үрнәк я кисәтү булып торамы?
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Гайсәне — Бөегрәк Давыт Һәм Бөегрәк Сөләйманны хөрмәт ит
    Күзәтү манарасы 2009 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 44 хикәя 108 б.-109 б., 3 абз.
Йәһвәдән иңгән ут мәзбәхтәге корбаннарны йота

КЫРЫК ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең гыйбадәтханәсе

Сөләйман патша дога кыла

Сөләйман Исраи́л патшасы булып киткәч, Йәһвә аңардан: «Сиңа нәрсә бирим?» — дип сораган. Сөләйман болай дигән: «Мин яшь һәм тәҗрибәсез. Зинһар, миңа зирәклек бир. Шулчак мин халкың турында кайгырта алырмын». Йәһвә болай дип җавап биргән: «Син миннән зирәклек сораганга, мин сине җирдәге иң зирәк кеше итәрмен. Мин сиңа шулай ук күп байлык бирермен. Мине тыңласаң, гомерең озын булачак».

Сөләйман гыйбадәтханәне төзи башлаган. Ул саф алтын, көмеш, агач һәм асылташлар кулланган. Төзелештә меңләгән сәләтле ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашкан. Җиде ел үткәч, төзелеш беткән һәм гыйбадәтханәне Йәһвәгә багышларга вакыт җиткән. Гыйбадәтханәдә мәзбәх булган, ә аның өстендә корбаннар яткан. Сөләйман, мәзбәх алдына тезләнеп, болай дип дога кылган: «И Йәһвә! Бу гыйбадәтханә, зур һәм мәһабәт булса да, сине сыйдыра алмый. Шулай да хезмәтебезне кабул итче һәм догаларыбызны ишетче». Йәһвәгә бу гыйбадәтханә ошаганмы? Ул Сөләйманның догасына ничек җавап биргән? Сөләйман үз догасын әйтеп бетергәч, күктән ут иңгән һәм мәзбәхтәге корбаннарны йоткан. Шулай итеп Йәһвә үз хуплавын күрсәткән. Моны күргәч, исраиллелә́р бик шатланган.

Йәһвәдән иңгән ут мәзбәхтәге корбаннарны йота

Сөләйман патшаның зирәклеге турындагы хәбәр бөтен Исраи́л һәм хәтта ерак җирләр буйлап таралган. Кешеләр Сөләйман янына үз авырлыкларын чишәр өчен килгән. Хәтта Шеба́ патшабикәсе дә аны авыр сораулар белән сынар өчен килгән. Сөләйманның җавапларын ишеткәч, ул болай дигән: «Кешеләр миңа синең турында күпне сөйләде, әмма мин ышанмадым. Ә хәзер ни күрим, син алар әйткәннән дә зирәгрәк. Сине Аллаһың Йәһвә фатихалый». Исраи́л халкы бик яхшы яшәгән һәм бәхетле булган. Әмма тиздән барысы да үзгәргән.

«Монда Сөләйманнан бөегрәге бар» (Маттай 12:42)

Сораулар: ни өчен Йәһвә Сөләйманга күп зирәклек биргән? Йәһвә гыйбадәтханә үзенә ошый икәнен ничек күрсәткән?

1 Патшалар 2:12; 3:4—28; 4:29—5:18; 6:37, 38; 7:15—8:66; 10:1—13; 2 Елъязма 7:1; 9:22

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу