Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 45 хикәя 110 б.-111 б., 2 абз.
  • Исраил патшалыгы бүленә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Исраил патшалыгы бүленә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Патшалык бүленә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Йәһвә үзенә тугрылыклы булганнарны ташламый
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Ул Йәһвә хуплавын ала алыр иде
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Өченче патшалык китабыннан игътибарга лаек фикерләр
    Күзәтү манарасы 2005 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 45 хикәя 110 б.-111 б., 2 абз.
Ахия Йәрәбәм алдында үзенең киемен 12 кисәккә ертып тора

КЫРЫК БИШЕНЧЕ ХИКӘЯ

Исраил патшалыгы бүленә

Сөләйман Йәһвәгә табынганда, Исраи́л тыныч-имин яшәгән. Әмма Сөләйман чит илләрдән булган һәм потларга табынган күп кенә хатын-кызларга өйләнгән. Тора-бара ул үзгәргән һәм үзе дә потларга табына башлаган. Йәһвәнең Сөләйманга ачуы кабарган. Ул аңа болай дигән: «Мин патшалыкны синнән тартып алырмын, һәм ул икегә бүленер. Патшалыкның зур өлешен хезмәтчеләреңнең берсенә бирермен, ә улың кечкенә өлеше белән генә идарә итәр».

Аннан соң Йәһвә бу сүзләрне тагы да ачыграк аңлаткан. Сөләйманның хезмәтчесе Йәрәбә́м юлда Ахия́ пәйгамбәрне очраткан. Ахия́, үзенең киемен 12 кисәккә ертып, Йәрәбәмгә́ болай дигән: «Йәһвә Исраи́л патшалыгын Сөләйманнан тартып алыр һәм аны икегә бүләр. Ун кисәкне үзеңә ал, чөнки син ун кабилә өстеннән патшалык итәрсең». Моны ишеткәч, Сөләйман Йәрәбәмне́ үтерергә теләгән! Шуңа күрә Йәрәбә́м Мисырга́ качып киткән. Вакыт узу белән, Сөләйман үлгән һәм аның урынына улы Рихәбә́м патша булып идарә итә башлаган. Хәзер Йәрәбә́м Исраилгә́ кайта алган.

Күп кенә исраиллеләр Йәрәбәм ясаган алтын бозауга корбаннар китерә

Исраи́л аксакаллары Рихәбәмгә́: «Әгәр дә бу халыкка яхшылык эшләсәң, алар сиңа тугры булыр»,— дип әйткән. Рихәбәмне́ң яшь дуслары исә: «Үзеңне халык белән кырыс тот! Аларны тагы да күбрәк эшләт!» — дигән. Рихәбә́м яшь дусларының киңәшенә колак салган. Ул үзен явызларча тоткан, һәм халык ахыр чиктә аңа каршы баш күтәргән. Алар ун кабилә өстеннән патша итеп Йәрәбәмне́ куйган. Бу кабиләләр Исраи́л патшалыгы дип атала башлаган. Калган ике кабиләне Яһүд патшалыгы дип атаганнар. Андагы халык Рихәбә́м яклы булган. Шулай итеп Исраилне́ң 12 кабиләсе бүленгән.

Йәрәбә́м үз халкының Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен Иерусалимга баруын теләмәгән, чөнки Иерусалим Рихәбәмне́ң патшалыгында булган. Йәрәбә́м кешеләр үзенә каршы чыгар һәм Рихәбә́м ягына күчәр дип курыккан. Шуңа күрә ул, ике алтын бозау сыны ясап, үз халкына: «Иерусалим шәһәре ерак. Монда гына гыйбадәт кылыгыз»,— дигән. Халык алтын бозауларга табына башлаган һәм кабат Йәһвәне оныткан.

«Имансызлар белән бер камытка җигелмәгез. Тәкъвалык белән канунсызлыкның ни бәйләнеше бар? [...] Я иман итүче белән иман итмәүче арасында нинди уртаклык булсын?» (2 Көринтлеләргә 6:14, 15)

Сораулар: ни өчен Исраи́л икегә бүленгән? Рихәбә́м патша һәм Йәрәбә́м патша нинди начар эшләр кылганнар?

1 Патшалар 11:1—13, 26—43; 12:1—33

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу