Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 46 хикәя 112 б.-113 б., 1 абз.
  • Кармил тавындагы сынау

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кармил тавындагы сынау
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Ул хак гыйбадәт кылуны яклап торган
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул хак гыйбадәт кылуны яклаган
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • Ул уяу булган һәм көткән
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
  • Ул үз Аллаһысында юаныч тапкан
    Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 46 хикәя 112 б.-113 б., 1 абз.
Йәһвәдән иңгән ут Ильясның яндыру корбанын йота

КЫРЫК АЛТЫНЧЫ ХИКӘЯ

Кармил тавындагы сынау

Ун кабиләле Исраи́л патшалыгы өстеннән бик күп начар патшалар идарә иткән. Һәммәсеннән дә яманрагы Аха́б булган. Ул Багалга́ табынучы Изәбе́л исемле бер явыз хатынга өйләнгән. Аха́б белән Изәбе́л Исраилне́ Багалга́ табынуга батырган һәм хәтта Йәһвәнең пәйгамбәрләрен үтергән. Шунда Йәһвә Аха́б янына Ильяс пәйгамбәрне бер хәбәр белән җибәргән.

Ильяс Аха́б патшага: «Яман эшләрең аркасында, Исраилдә́ яңгыр яумаячак»,— дигән. Өч елдан артык Исраилдә́ ашлык үсмәгән һәм ачлык булган. Соңрак Йәһвә Ильясны кабат Аха́б янына җибәргән. Патша Ильяска: «Син Исраилгә́ зур бәла китерүче адәм! Моның барысына син гаепле»,— дип әйткән. Ильяс болай дип җавап биргән: «Бу корылык минем аркада түгел, ә синең аркада булды, чөнки син Багалга́ табынасың. Әйдә, хак Аллаһы кем икәнен белер өчен, сынау үткәрик. Карми́л тавына халыкны һәм Бага́л пәйгамбәрләрен җый».

Халык тауда җыелган. Ильяс болай дигән: «Нәрсә эшләргә икәнен уйлагыз. Әгәр хак Аллаһы — Йәһвә икән, аңа иярегез, Бага́л икән, аңа иярегез! Багалны́ң 450 пәйгамбәре корбан әзерләсен, мин дә корбан әзерләрмен. Алар үз илаһларын чакырсын, ә мин Йәһвәне чакырырмын. Кем ут җибәреп җавап бирсә, шул хак Аллаһы». Халык ризалашкан.

4Бага́л пәйгамбәрләре корбан әзерләгән. Көне буе алар үз илаһларына: «Бага́л, җавап бир!» — дип кычкырган. Бага́л җавап бирмәгәч, Ильяс көлә башлаган: «Бөтен тавышка кычкырыгыз! Ул йоклыйдыр, аны уятырга кирәктер!» Кич җиткән, ә Бага́л пәйгамбәрләре һаман да аны чакырган. Әмма беркем дә җавап бирмәгән.

5Ильяс, үз корбанын мәзбәхкә салып, өстенә күп итеп су агызган һәм болай дип дога кылган: «И Йәһвә, зинһар, бу халык синең хак Аллаһы булуыңны күрсен иде». Шунда Йәһвәдән ут иңеп, яндыру корбанын йоткан. Кешеләр болай дип кычкырган: «Йәһвә — хак Аллаһы!» Ильяс: «Бага́л пәйгамбәрләре качмасын!» — дип әйткән. Ул көнне Багалны́ң 450 пәйгамбәре үтерелгән булган.

Кечкенә болыт диңгез өстеннән күренгәч, Ильяс Ахабка́: «Көчле яңгыр башланырга тора. Арбаңны җик һәм өеңә кайт», — дигән. Күк йөзен кара болытлар каплаган, җил күтәрелгән, һәм каты яңгыр ява башлаган. Шулай итеп корылык беткән. Аха́б үз арбасында бик ашыгып барган. Ильяс исә Йәһвә ярдәме белән арбадан да тизрәк йөгереп барган! Моның белән Ильясның бар авырлыклары беткәнме? Әйдә, моны белик.

«Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген, синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде» (Зәбур 83:18)

Сораулар: Карми́л тавында нинди сынау булган? Йәһвә Ильясның догасына ничек җавап биргән?

1 Патшалар 16:29—33; 17:1; 18:1, 2, 17—46; Ягъкуб 5:16—18

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу