КЫРЫК ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ
Йәһвә Ильясны ныгыта
Бага́л пәйгамбәрләре белән нәрсә булганын ишеткәч, Изәбе́л бик ярсыган. Ул Ильяска: «Иртәгә сине Бага́л пәйгамбәрләрен үтергән кебек үтерәчәкләр»,— дигән хәбәр җибәргән. Ильяс бик куркып, чүлгә качкан. «Йәһвә! — дип дога кылган ул.— Булды, туйдым! Минем үләсем килә». Хәлсезләнеп, Ильяс агач төбендә йоклап киткән.
Соңрак Йәһвә фәрештәсе аны йокыдан уяткан һәм йомшак тавыш белән: «Тор, ашап ал»,— дигән. Ильяс кызган ташлар өстендә бер түгәрәк икмәк ятканын һәм бер чүлмәк су торганын күргән. Ул ашап-эчкән дә яңадан яткан. Аннары фәрештә аны кабат уяткан һәм: «Аша, сиңа юлга көч кирәк»,— дигән. Ильяс тагын ашап алган һәм, юлга чыгып, 40 көн һәм 40 төн барган. Ахыр чиктә ул Хоре́б тавына килеп җиткән. Анда Ильяс, бер мәгарәгә кереп, йокларга яткан. Әмма Йәһвә аңардан: «Ильяс, син монда нәрсә эшлисең?» — дип сораган. Ильяс болай дип җавап биргән: «Исраиллелә́р сиңа биргән вәгъдәләрен боздылар. Алар корбан китерү урыннарыңны җимерделәр, пәйгамбәрләреңне үтерделәр, мин генә калдым. Хәзер мине дә үтерергә җыеналар».
Йәһвә аңа: «Тауга чыгып бас»,— дигән. Башта, мәгарә яныннан үтеп, көчле җил искән, аннары җир тетрәгән һәм ут пәйда булган. Шуннан соң Ильяс тыныч, йомшак тавыш ишеткән. Ул йөзен киеме белән каплаган да мәгарәдән чыгып баскан. Йәһвә Ильястан: «Ни өчен син качып киттең?» — дип сорагач, тегесе: «Мин берүзем генә калдым»,— дип җавап биргән. Йәһвә исә аңа болай дигән: «Син берүзең түгел. Исраилдә́ миңа табынган 7 000 кеше бар әле. Илиша́ янына бар да аны үз урыныңа пәйгамбәр итеп билгелә». Ильяс шунда ук Йәһвә кушканны үтәргә киткән. Син Йәһвә ихтыярын үтәгәндә, ул сиңа да ярдәм итәчәкме? Әйе, әлбәттә. Ә хәзер, әйдә, корылык вакытында нәрсә булганын белик.
«Һичнәрсә турында борчылмагыз, әмма теләсә нинди хәлдә рәхмәт укып, дога кылыгыз һәм ялварыгыз, Аллаһыга үз үтенечләрегезне җиткерегез» (Филипиялеләргә 4:6)