Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 49 хикәя 118 б.-119 б., 2 абз.
  • Яман патшабикә җәза ала

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Яман патшабикә җәза ала
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изебел — явыз хатын патша
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Ииуй чын гыйбадәтне яклаган
    Күзәтү манарасы 2011 ел
  • Хәзер тәвәккәл эш итү вакыты
    Күзәтү манарасы 2006 ел
  • Гаделсезлек белән очрашканда ул нык калган
    Күзәтү манарасы 2014 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 49 хикәя 118 б.-119 б., 2 абз.
Изәбелне аның хезмәтчеләре тәрәзәдән этеп төшерә

КЫРЫК ТУГЫЗЫНЧЫ ХИКӘЯ

Яман патшабикә җәза ала

Аха́б патшаның Йәзриилдәге́ сараеннан Набутә́й исемле кешенең йөзем бакчасы күренеп торган. Аха́б бу бакчаны үзенеке итмәкче булган һәм аны Набутәйдә́н сатып алырга теләгән. Әмма, Канун буенча, мирас итеп алынган җирне сату дөрес булмаган. Шуңа күрә Набутә́й аны сатмаган. Аха́б Набутәйне́ Аллаһы кушканча эш иткәне өчен хөрмәт иткәнме? Һич тә юк. Ахабны́ң бик нык ачуы чыккан. Ул шундый боеккан ки, хәтта ашарга да, бүлмәсеннән чыгарга да теләмәгән.

Ахабны́ң хатыны — яман патшабикә Изәбе́л болай дигән: «Син бит Исраилне́ң патшасы — ни теләсәң, шуны эшли аласың. Мин ул бакчаны сиңа алып бирермен». Изәбе́л шәһәр хакимнәренә хатлар язып, Набутәйне́ Аллаһыга каршы көфер сүз әйтүдә гаепләргә һәм ташлар атып үтерергә кушкан. Алар Набутәйне́ үтергәч, Изәбе́л Ахабка́: «Набутә́й үлгән. Йөзем бакчасы синеке»,— дигән.

Изәбе́л, Набутәйдә́н тыш, күп кенә башка тәкъва кешеләрне дә үтергән. Ул потларга табынган һәм бүтән яман эшләр кылган. Йәһвә моның барысын күреп торган. Ул Изәбе́л белән нәрсә эшләр?

Соңрак Аха́б үлгән, һәм, вакыт узу белән, аның улы Яһура́м патшалык итә башлаган. Изәбе́л белән аның гаиләсен җәзаларга дип, Йәһвә Яхы́й исемле кешене җибәргән.

Яхы́й, арбасына утырып, Йәзриилгә́ — Изәбе́л яшәгән шәһәргә киткән. Аны каршы алырга дип, үз арбасында Яһура́м чыккан булган. «Яхы́й, тынычлык белән килүеңме?» — дип сораган Яһура́м. Яхы́й болай дигән: «Әниең Изәбе́л яманлык кылганда, нинди тынычлык булсын ди?» Яһура́м, кире китәргә дип, үз арбасын борганда, Яхы́й аңа җәядән аткан һәм Яһура́м үлгән.

Яхый Изәбелне бәреп төшерергә куша

Шуннан соң Яхы́й Изәбелне́ң сараена таба киткән. Яхыйны́ң килгәнен ишеткәч, Изәбе́л бизәнгән, чәчләрен матурлаган һәм өске бүлмәсендәге тәрәзәдән карап көтә башлаган. Яхы́й килеп җиткәч, Изәбе́л аның белән тупас кына исәнләшкән. Яхы́й Изәбелне́ң хезмәтчеләренә: «Аны бәреп төшерегез!» — дип кычкырган. Шунда алар Изәбелне́ тәрәзәдән бәреп төшергәннәр, һәм ул үлгән.

Аннары Яхы́й Ахабны́ң 70 улын үтергән һәм илдә Багалга́ табынуны бетергән. Күрәсеңме, Йәһвә бар нәрсәне белә һәм явызлык кылучыларны үз вакытында җәзалый.

«Комсызлык белән алынган мирас ахырда фатиха китермәс» (Гыйбрәтле сүзләр 20:21)

Сораулар: Набутәйне́ң йөзем бакчасын тартып алыр өчен, Изәбе́л нәрсә эшләгән? Ни өчен Йәһвә Изәбелне́ җәзалаган?

1 Патшалар 21:1—29; 2 Патшалар 9:1—10:30

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу