Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 52 хикәя 126 б.-127 б., 1 абз.
  • Йәһвәнең утлы гаскәре

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвәнең утлы гаскәре
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Илиша ялкынланган арбалар күргән. Ә сез аларны күрәсезме?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • «Улыңны ал»
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • 2 Патшалар эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • 2 Патшалар эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 52 хикәя 126 б.-127 б., 1 абз.
Сурия гаскәре Илиша белән аның хезмәтчесен камап алган

ИЛЛЕ ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Йәһвәнең утлы гаскәре

Су́риянең патшасы Бинһада́д күп тапкыр Исраилгә́ һөҗүм иткән булган. Әмма Илиша́ пәйгамбәр һәрбер очракта, Исраи́л патшасына моның турында алдан әйтеп, аны кисәтеп торган. Моның ярдәмендә патша һөҗүмнәрдән котылып кала алган. Шуңа күрә Бинһада́д Илишаны́ кулга алырга булган. Ул Илишаны́ң Дота́н шәһәрендә булганын белеп алган һәм, аны тотып алыр өчен, үз гаскәрен җибәргән.

Су́рия гаскәре Дотанга́ төнлә килеп җиткән. Иртән Илишаны́ң хезмәтчесе чыгып караса, шәһәр тирәли зур гаскәр тора. Ул бик куркып киткән һәм: «Илиша́, нишлибез?» — дип кычкырган. Илиша́ аңа: «Безнең белән булганнар алар белән булганнардан күбрәк»,— дигән. Шунда Йәһвә Илишаны́ң хезмәтчесенә тауларның атлар һәм утлы сугыш арбалары белән тулы булганын күрсәткән.

Илиша белән аның хезмәтчесе күк гаскәрен күрә

Су́рия гаскәриләре Илишаны́ тотып алмакчы булганда, ул Йәһвәдән ярдәм итүен сораган. Шунда Йәһвә гаскәриләрнең акылын чуалткан, һәм алар үзләренең кайда булганын аңламый башлаган. Илиша́ гаскәриләргә: «Сезгә бүтән шәһәргә барырга кирәк. Минем арттан барыгыз, мин сезне эзләгән кешегез янына алып барам»,— дип әйткән. Алар Илиша́ артыннан киткән һәм ахыр чиктә Исраи́л патшасы яшәгән Сама́риягә килеп җиткән.

Шунда су́риялеләр үзләренең кайда икәнлеген аңлаган. Әмма инде соң булган. Исраи́л патшасы Илишада́н: «Аларны үтеримме?» — дип сораган. Илиша́ үз дошманнарын үтерер өчен бу мөмкинлекне кулланганмы? Юк. Ул болай дигән: «Аларны үтермә. Алар ашасыннар да кире кайтсыннар». Шунда патша аларга зур табын әзерләгән һәм өйләренә кайтарган.

Сурия гаскәрләре Самариядә ашап-эчеп утыра

«Аллаһыга мөрәҗәгать иткәндә, без шуңа ышанабыз: аның ихтыяры буенча нәрсә генә сорасак та, ул безне ишетә» (1 Яхъя 5:14)

Сораулар: Йәһвә Илиша́ белән аның хезмәтчесен ничек яклаган? Синеңчә, Йәһвә сине дә яклый аламы?

2 Патшалар 6:8—24

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу