Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 82 хикәя 192 б.-193 б., 2 абз.
  • Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Дога — искиткеч бүләк
    Изге Язмалар нәрсәгә өйрәтә?
  • Гайсә Мәсихкә дога кылу дөресме?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Аллаһыга дога аша якынлашыгыз
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Аллага дога аша якынлашу
    Алла бездән нәрсә таләп итә?
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 82 хикәя 192 б.-193 б., 2 абз.
Фарисей күп халык җыелган урында дога кыла. Кешеләр, аңа карар өчен, туктап кала

СИКСӘН ИКЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә үз шәкертләрен дога кылырга өйрәтә

Фарисейлар, берәр нәрсә эшләгәндә, моны кешеләрне гаҗәпләндерер өчен эшләгән. Алар һәр игелекле эшне башкалар күрерлек итеп кылган. Фарисейлар, һәркем үзләрен күрсен дип, күп халык җыелган урыннарда дога кылган. Алар синагогаларда һәм юл чатларында озын догаларны кат-кат яттан кабатлаган. Шунда халык аларны ишетә алган. Шуңа күрә кешеләр Гайсәнең әйткән сүзләренә гаҗәпләнгән. Ә ул болай дигән: «Фарисейлар дога кылган кебек дога кылма. Алар, күп сүзләр әйтсәләр, Аллаһы үзләрен хуплар дип уйлый. Ләкин бу алай түгел. Дога ул — синең Йәһвә белән шәхси сөйләшүең. Бер үк сүзләрне кат-кат әйтмә. Йәһвә син аңа эчке хисләреңне сөйләрсең дип көтә».

Бер малай тезләнеп дога кыла

Гайсә болай дип дога кылырга өйрәткән: «Күкләрдәге Атабыз, исемең изге ителсен. Синең Патшалыгың килсен. Күктәге кебек, җирдә дә синең ихтыярың үтәлсен». Гайсә шулай ук көндәлек ризык, гөнаһларның кичерелүе һәм башка шәхси сораулар турында дога кылырга кирәк дигән.

«Бертуктаусыз дога кылыгыз,— дип әйткән Гайсә.— Атагыз Йәһвәдән фатиха соравыгызны дәвам итегез. Һәр әти үз баласына иң яхшысын бирә. Әгәр улыгыз сездән икмәк сораса, сез аңа таш бирерсезме? Я балык сораса, елан бирерсезме?»

Үз сүзләрен аңлатып, Гайсә болай дигән: «Сез үз балаларыгызга иң яхшысын бирә беләсез икән, Атагыз Йәһвә сезгә изге рухын бигрәк тә бирәчәк! Иң мөһиме — сорагыз». Син Гайсәнең киңәше буенча эш итәсеңме? Син нәрсәләр турында дога кыласың?

«Бертуктаусыз сорагыз — сезгә бирелер, бертуктаусыз эзләгез — табарсыз, бертуктаусыз шакыгыз — сезгә ачарлар» (Маттай 7:7)

Сораулар: үз шәкертләрен дога кылырга өйрәткәндә, Гайсә нәрсә дигән? Син үзең өчен мөһим булган нәрсәләр турында дога кыласыңмы?

Маттай 6:2—18; 7:7—11; Лүк 11:13

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу