СИКСӘН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ
Гайсә меңләгән кешене ашата
Безнең эраның 32 елының Паса́х бәйрәме алдыннан рәсүлләр вәгазь сәяхәтеннән кайткан. Алар бик арыган булган, шуңа күрә Гайсә аларга бергә көймә белән Битсәи́дәгә барырга һәм шунда ял итәргә тәкъдим иткән. Әмма, көймә яр буена якынлашканда, Гайсә үзләре янына килгән меңләгән кешене күргән. Гайсәнең үз рәсүлләре белән генә каласы килсә дә, ул кешеләрне ачык йөз белән кабул иткән. Ул авыруларны савыктырган һәм барысын өйрәтә башлаган. Көне буе Гайсә аларны Аллаһы Патшалыгы турында өйрәткән. Кич җиткәч, рәсүлләре аңа: «Кешеләр ачыккандыр. Аларны җибәр, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— дип әйткән.
Әмма Гайсә болай дигән: «Аларга китәсе юк. Сез аларга ашарга бирегез». Рәсүлләр: «Әллә алар өчен үзебезгә икмәк сатып алыргамы?» — дип сораган. Рәсүл Фили́п болай дигән: «Безнең хәтта күп акча булган булса да, без шулкадәр күп кеше өчен җитәрлек икмәк сатып ала алмас идек».
Гайсә: «Безнең күпме ризыгыбыз бар?» — дип сорагач, Әндри́: «Биш икмәк белән ике кечкенә балык кына. Әмма бу һич тә җитәрлек түгел»,— дип җавап биргән. Гайсә: «Икмәк белән балыкларны миңа китерегез»,— дигән. Шунда ул кешеләргә, 100 һәм 50 кешедән торган төркемнәргә бүленеп, чирәмгә утырырга кушкан. Аннан соң Гайсә икмәкләрне һәм балыкларны алган да, күккә карап, дога кылган. Ул ризыкны рәсүлләренә биргән, ә алар халыкка тараткан. Анда, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат булган. Барысы да туйганчы ашаган. Шуннан соң рәсүлләр, бернәрсә дә әрәм булмасын өчен, калган икмәк сыныкларын җыйган. Алар 12 кәрзинне тутырган! Искиткеч могҗиза, шулай бит?!
Халык моңа таң калган һәм Гайсәне үз патшалары итәргә теләгән. Әмма Гайсә белгән: Йәһвә аны бүтән вакытта патша итәчәк. Шуңа күрә ул халыкны җибәргән, ә рәсүлләренә Гәлилә́я диңгезенең аръягына китәргә кушкан. Алар көймәгә утырып киткән. Ә Гайсә берүзе генә тауга менгән. Ни өчен? Чөнки ул Әтисенә дога кылырга теләгән. Гайсә һәрвакыт, хәтта эшләре күп булганда да, Аллаһы белән сөйләшер өчен вакыт бүлеп куйган.
«Бозыла торган ризык хакына түгел, ә мәңгелек тормыш бирүче бозылмый торган ризык хакына эшләгез. Андый ризыкны сезгә Адәм Улы бирәчәк» (Яхъя 6:27)