Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 93 хикәя 216 б.-217 б., 5 абз.
  • Гайсә күккә кайта

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Гайсә күккә кайта
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Илленче көн бәйрәме алдыннан күпләргә күренү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Соңгы күрешүләре һәм 33 елның Илленче көн бәйрәме
    Җирдә яшәгән иң бөек кеше
  • Зәйтүн тавы
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
  • Зәйтүн тавында
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 93 хикәя 216 б.-217 б., 5 абз.
Гайсәнең рәсүлләре аның күккә күтәрелүен күзәтеп тора

ТУКСАН ӨЧЕНЧЕ ХИКӘЯ

Гайсә күккә кайта

Гәлилә́ядә Гайсә үз шәкертләре белән очрашкан. Ул аларга мондый мөһим әмер биргән: «Бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез, мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез һәм суга чумдырыгыз». Аннан соң ул: «Истә тотыгыз: мин һәрвакыт сезнең белән булам»,— дип вәгъдә иткән.

Үледән терелгәннән соң 40 көн дәвамында Гайсә Гәлилә́ядә һәм Иерусалимда үзенең йөзләгән шәкертенә күренгән. Ул аларны мөһим нәрсәләргә өйрәткән һәм күп кенә могҗизалар кылган. Аннан соң Зәйтүн тавында Гайсә үз рәсүлләре белән соңгы тапкыр күрешкән.

Иерусалимда Гайсә рәсүлләргә болай дигән булган: «Шәһәрдән чыкмагыз. Атам вәгъдә иткәнне көтегез». Ләкин алар бу сүзләрне аңламаган. Шуңа күрә хәзер алар аңардан: «Син шушы вакытта Исраи́л Патшасы булып китәрсеңме?» — дип сораган. Гайсә болай дип җавап биргән: «Йәһвә мине Патша итеп куярга билгеләгән вакыт әле җитмәгән. Тиздән сезгә изге рух аша көч бирелер, һәм сез минем шаһитләрем булырсыз. Иерусалимга, Яһүдиягә́, Сама́риягә һәм җирнең иң ерак почмакларына барып, вәгазьләгез».

Шуннан соң Гайсә күккә күтәрелгән, һәм аны болыт каплап алган. Шәкертләре аны карашлары белән озатканда, ул күзләреннән югалган.

Зәйтүн тавыннан киткәч, шәкертләр Иерусалимга килгән. Алар даими рәвештә, бер йортның өске бүлмәсендә җыелып, дога кылган. Шәкертләр Гайсәнең вәгазь эшенә һәм җыелышка кагылышлы өстәмә күрсәтмәләр бирүен көткән.

«Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер» (Маттай 24:14)

Сораулар: Гайсә үз шәкертләренә нинди әмер биргән? Зәйтүн тавында нәрсә булган?

Маттай 28:16—20; Лүк 24:49—53; Яхъя 20:30, 31; Рәсүлләр 1:2—14; 1 Көринтлеләргә 15:3—6

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу