Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 94 хикәя 220 б.-221 б., 1 абз.
  • Шәкертләргә изге рух бирелә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Шәкертләргә изге рух бирелә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Иерусалимда көтеп тору
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • Илленче көн бәйрәме алдыннан күпләргә күренү
    Гайсә — юл, хакыйкать һәм тормыш
  • Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылу
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Беренче гасырда һәм бүген Аллаһы рухы җитәкчелеге
    Күзәтү манарасы 2011 ел
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 94 хикәя 220 б.-221 б., 1 абз.
Иерусалимга килгән кешеләр Гайсә шәкертләренең үзләре белән туган телләрендә сөйләшүләрен ишетеп таң кала

ТУКСАН ДҮРТЕНЧЕ ХИКӘЯ

Шәкертләргә изге рух бирелә

Гайсә күккә күтәрелгәннән соң ун көн үткәч, безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәмендә, аның шәкертләренә изге рух иңгән. Ул вакытта Иерусалимга бәйрәмгә төрле җирләрдән күп кеше килгән булган. Бер йортның өске бүлмәсендә Гайсәнең якынча 120 шәкерте җыелган. Кинәт гаҗәеп нәрсә килеп чыккан. Һәр шәкертнең башы өстендә ялкынга охшаш нәрсә күренгән, һәм аларның барысы да төрле телләрдә сөйләшә башлаган. Шунда көчле җил искән тавышка охшаш тавыш бөтен йортны тутырган.

Төрле җирләрдән Иерусалимга килгән кешеләр, бу тавышны ишетү белән, нәрсә булган дип, теге йортка таба йөгергән. Шәкертләрнең төрле телләрдә сөйләшкәнен ишеткәч, барысы аптырашта калган һәм болай дигән: «Алар бит Гәлилә́ядән. Ничек инде алар безнең телебездә сөйләшә?»

Шуннан соң Пете́р һәм башка рәсүлләр халык алдына баскан. Пете́р аларга Гайсәнең үтерелгәне һәм Йәһвәнең аны үледән терелткәне турында сөйләгән. Пете́р болай дигән: «Ә хәзер Гайсә күктә Аллаһының уң ягында утыра, һәм ул, вәгъдә иткәнчә, безгә изге рух бирде. Шуңа күрә сез бу могҗизаларны күреп торасыз да».

Петерне́ң сүзләре кешеләргә бик нык тәэсир иткән, һәм алар: «Безгә нишләргә соң?» — дип сораган. Пете́р аларга болай дигән: «Тәүбә итегез һәм Гайсә исеме хакына суга чумдырылу үтегез. Сезгә дә изге рух бүләге бирелер». Шул көнне якынча 3 000 кеше суга чумдырылган. Шуннан бирле Иерусалимда шәкертләрнең саны тиз үсә башлаган. Изге рух ярдәмендә рәсүлләр күбрәк җыелышлар оештырган һәм шәкертләрне Гайсә кушкан нәрсәләргә өйрәткән.

«Гайсә — ул Хуҗа дигән хәбәрне, бар кеше алдында игълан итсәң һәм Аллаһының аны үледән терелтүенә үз күңелеңнән иман итсәң, котылачаксың» (Римлыларга 10:9)

Сораулар: безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәмендә нәрсә булган? Ни өчен шулкадәр күп кеше суга чумдырылган?

Рәсүлләр 1:15; 2:1—42; 4:4; Яхъя 15:26

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу