Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 97 хикәя 226 б.-227 б., 2 абз.
  • Көрнилигә изге рух бирелә

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Көрнилигә изге рух бирелә
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Петер Көрнили янына килә
    Минем Изге Язмаларның хикәяләре китабым
  • «Аллаһы кешеләрне аермый»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Йәһвә «кешеләрне аермый»
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Яфа
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 97 хикәя 226 б.-227 б., 2 абз.
Көрнили Петерне үз өендә каршы ала

ТУКСАН ҖИДЕНЧЕ ХИКӘЯ

Көрнилигә изге рух бирелә

Кайса́риядә Көрни́ли исемле югары дәрәҗәле Рим гаскәр башлыгы яшәгән. Яһүд булмаса да, яһүдләр аны хөрмәт иткән. Ул бик юмарт булган һәм ярлыларга, мохтаҗ кешеләргә булышкан. Көрни́ли Йәһвәгә иман иткән, ул һәрдаим аңа дога кылган. Көннәрдән бер көнне Көрни́лигә күренештә фәрештә күренгән һәм болай дигән: «Аллаһы догаларыңны ишетте. Я́фага кешеләр җибәр. Алар Петерне́ синең яныңа чакырсыннар». Көрни́ли шунда ук көньякка таба 50 километр ераклыкта урнашкан Я́фага өч кешене җибәргән.

Шул ук вакыт Я́фада Пете́р дә күренеш күргән. Ул яһүдләргә ашарга рөхсәт ителмәгән хайваннарны күргән, һәм ниндидер тавыш аңа аларны ашарга кушкан. Пете́р: «Минем нәҗес хайван итен гомеремдә ашаганым юк»,— дип каршы чыккан. Тавыш аңа: «Бу хайваннарны нәҗес дип атама. Аллаһы аларны сафландырган»,— дип әйткән. Петергә́ изге рух аша шулай ук: «Ишек төбендә өч кеше басып тора. Алар белән бар»,— диелгән булган. Ишек янына килгәч, Пете́р кешеләрдән: «Нинди йомыш белән килдегез?» — дип сораган. Алар аңа болай дип җавап биргән: «Безне Рим гаскәр башлыгы Көрни́ли җибәрде. Сиңа Кайса́риягә аның өенә килергә кирәк». Пете́р аларны өйгә чакырган һәм кунак иткән. Киләсе көнне ул алар белән һәм Я́фадагы кайбер кардәшләр белән бергә Кайса́риягә киткән.

Көрни́ли, Петерне́ күргәч, аның алдында тезләнгән. Пете́р исә аңа: «Тор! — дигән.— Мин дә кеше генә бит. Яһүдләр бүтән халык кешеләренең өенә кермәсәләр дә, Аллаһы миңа синең йортыңа килергә кушты. Әйтче, ни өчен син мине чакырдың?»

Көрни́ли Петергә́ болай дип җавап биргән: «Дүрт көн элек мин Аллаһыга дога кылган идем һәм фәрештә миңа сине чакыртырга кушты. Зинһар, безне Йәһвә турында өйрәтче». Шунда Пете́р: «Әйе, Аллаһы чыннан да кешеләргә бертигез карый. Ул үзенә табынырга теләгән һәркемне кабул итә»,— дип әйткән. Пете́р аларга күп итеп Гайсә турында сөйләгән. Шуннан соң Көрни́лигә һәм аның белән булган кешеләргә изге рух иңгән, һәм аларның барысы да суга чумдырылу үткән.

«[Аллаһы] үзеннән куркучыны һәм дөреслек кылучыны, ул кайсы гына халыктан булмасын, хуп күрә» (Рәсүлләр 10:35)

Сораулар: ни өчен Пете́р нәҗес хайван итен ашарга теләмәгән? Ни өчен Йәһвә Петергә́ бүтән халык кешесенә барырга кушкан?

Рәсүлләр 10:1—48

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу