Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lfb 101 хикәя 234 б.-235 б., 4 абз.
  • Паулны Римга алып китәләр

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Паулны Римга алып китәләр
  • Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кыю бул! Йәһвә — синең Ярдәмчең
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2020 ел
  • «Мондагы бер җан да һәлак булмаячак»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • «Ул... Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек биреп вәгазьләде»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • «Мине кайсар алдында хөкем итсеннәр!»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Изге Язмалар хикәяләреннән өйрәнәбез
lfb 101 хикәя 234 б.-235 б., 4 абз.
Паул һәм башка кешеләр я үзләре, я кораб җимерекләренә тотынып йөзә

ЙӨЗ БЕРЕНЧЕ ХИКӘЯ

Паулны Римга алып китәләр

Паулны́ң өченче вәгазь сәяхәте Иерусалимда тәмамланган. Анда аны кулга алганнар һәм төрмәгә утыртканнар. Төнлә күренештә Гайсә аңа: «Син, Римга барып, анда вәгазьләрсең»,— дип әйткән. Паулны́ Иерусалимнан Кайса́риягә алып киткәннәр, һәм ул анда ике ел төрмәдә утырган. Аннары ул Фисте́ исемле җитәкче алдында хөкем ителгән. Пау́л аңардан: «Мине Римда кайса́р алдында хөкем итсеннәр»,— дип сораган. Фисте́ аңа: «Кайса́р алдында хөкем ителәсең килсә, кайса́р янына китәрсең»,— дигән. Паулны́ Римга баручы корабка утыртканнар. Аның белән бергә ике кардәш — Лүк һәм Ариста́рх барган.

Диңгездә алар көчле давылга эләккән. Давыл көннәр буе туктамаган. Бөтенесе дә, үләчәкбез, дип уйлаган. Әмма Пау́л аларга болай дигән: «Карагыз әле, төшемдә фәрештә миңа: „Курыкма, Пау́л,— диде.— Син Римга барып җитәчәксең, корабтагы бар кешеләр дә синең белән исән калачак“. Шуңа күрә курыкмагыз, без үлмәячәкбез!»

14 көн үткәч, давыл туктаган. Ниһаять, җир күренгән. Бу Ма́льта утравы булган. Кораб комга килеп терәлгән һәм җимерелгән. Корабтагы 276 кешенең барысы да исән-сау ярга йөзеп чыккан: кайберәүләре — үзләре, ә башкалары корабның җимерекләренә тотынып йөзгән. Ма́льта кешеләре, алар турында кайгыртып, учак яккан, һәм барысы да җылына алган.

Өч ай үткәч, гаскәриләр Паулны́, бүтән корабка утыртып, Римга алып киткән. Анда килеп җиткәч, ул үзен каршыларга килгән кардәшләрне күргән. Шунда Пау́л дәртләнеп киткән һәм Йәһвәгә рәхмәтләр белдергән. Тоткын булса да, аңа үзе түләп торган йортта яшәргә рөхсәт ителгән булган. Анда аны гаскәри саклап торган. Пау́л Римда ике ел яшәгән. Ул үзе янына килгән кешеләргә Аллаһы Патшалыгы турында вәгазьләгән һәм Гайсә турында сөйләгән. Пау́л шулай ук А́сиядәге һәм Яһүдиядәге́ җыелышларга хатлар язган. Әйе, Йәһвә Паулны́ төрле халыкларга яхшы хәбәрне җиткерер өчен кулланган.

«Һәр яктан үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тотабыз: күп сынауларда, бәла-казаларда, мохтаҗлыкта, авырлыкларда» (2 Көринтлеләргә 6:4)

Сораулар: ни өчен Фисте́ Паулны́ Римга җибәргән? Римга барганда, Пау́л белән нәрсә булган?

Рәсүлләр 21:30; 23:11; 25:8—12; 27:1—28:31; Римлыларга 15:25, 26

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу