Беренче кисәккә кереш сүз
Изге Язмаларның башында Йәһвә Аллаһының күктә һәм җирдә гаҗәеп нәрсәләрне барлыкка китерүе турында әйтелә. Балаларыгыз булса, аларга Йәһвәнең иҗади эшләре никадәр күп һәм төрле икәнен күрсәтегез. Кешеләрнең хайваннардан аерылып торганы һәм Аллаһының безгә сөйләшергә, уйларга, җырларга, нәрсәдер уйлап чыгарырга һәм дога кылырга сәләт биргәне турында сөйләгез. Балагызда Йәһвәнең көч-куәте, зирәклеге өчен рәхмәт хисе үстерегез. Балагыз Аллаһы бар иҗади эшләрен, шул исәптән кешеләрне, ярата икәнен аңласын.