Җиденче кисәккә кереш сүз
Бу кисәктә исраиллеләрне́ң якынча 80 еллык тарихы сурәтләнә. Монда ике патша — Шау́л һәм Давыт турында әйтелә. Шау́л башта басынкы булган һәм Аллаһыдан курыккан. Әмма ул үзгәргән һәм Йәһвәне тыңламый башлаган. Йәһвә аны кире каккан һәм Ишмуилга́ Шау́л урынына патша итеп Давытны билгеләргә кушкан. Көнчел Шау́л Давытны күп тапкыр үтермәкче булган, әмма Давыт үч алмаган. Шаулны́ң улы Йонафа́н Давытны Йәһвә сайлаган икәнен белгән. Ул Давытка тугры булган. Давыт, җитди гөнаһлар кылган булса да, Йәһвәнең төзәтүен кабул иткән. Балаларыгызга аңлатыгыз: Йәһвәгә һәм ул сайлаган кешеләргә карата тугры булу мөһим.