Унынчы кисәккә кереш сүз
Йәһвә — бар нәрсә өстеннән Патша. Барысы да аның кулында, һәм мәңге шулай булачак. Мәсәлән, ул Ирмияне́ үлем чокырыннан азат иткән. Ул Сидра́х, Миса́х һәм Әбдинахны́ утлы мичтән коткарган, ә Даниялны́ арысланнар авызыннан саклап калган. Йәһвә Әсфирәне́ ул бөтен халыкны коткара алсын өчен яклаган. Ул явызлыкның мәңге булачагына юл куймас. Гаять зур сын һәм биек агач турындагы пәйгамбәрлекләр шуны дәлилли: Йәһвәнең Патшалыгы бар явызлыкны бетерәчәк һәм бөтен җир белән идарә итәчәк.