5 НЧЕ ҖЫР
Йәһвәнең гаҗәеп эшләре
Бастырылган версия
1. Йәһвә, син барысын беләсең:
Сүзләремне, тирән уйларымны.
И Ходаем, мине күреп торасың,
Беләсең һәр адымымны,
Һәр юлымны.
Анам карынында чакта да
Яралгымны күргән синең күзең.
Син яратып мине бик кайгыртасың
Һәм җитәклисең —
Күп тапкыр мин инандым.
Сокландыргыч, гаҗәп эшләр кыласың!
Белемнәрең мине шаккатыра!
«Караңгылык мине каплар»,— дисәм дә,
Якларсың син мине, Йәһвә Алла.
Раббым, синнән кая качыйм соң?
Кая китим синең хозурыңнан?
Мин беркая синнән кача алмамын,
Кая барсам да, син шунда,
Йәһвә Аллам.
(Зәб. 66:3; 94:19; Ирм. 17:10 да кара.)