102 НЧЕ ҖЫР
Хәлсезләргә ярдәм итик
Бастырылган версия
1. Беркем дә камил түгел,
Барсы гөнаһлы.
Әмма Атабыз безне
Бик яхшы аңлый.
Ул шәфкатьле Алла
Һәм кичерә белә.
Аңардан үрнәк алып,
Шәфкатьле булыйк.
2. Берәрсе хәлсезләнсә,
Ныгытыйк аны.
Күңеле төшкән булса,
Юатыйк җанын.
Һәр сарыгын Йәһвә
Бик кадерли, белә.
Без дә игътибар бирик
Һәр имандашка.
3. Кардәшләр абынганда,
Булмыйк тәнкыйтьчел.
Аларга ярдәм кирәк,
Гаепләү түгел.
Көч-дәрт өстәп торыйк
Һәм ярдәмчел булыйк.
«Бирүдә бәхет күбрәк»,—
Дип әйткән Мәсих.
(Ишаг. 35:3, 4; 2 Көр. 11:29; Гәл. 6:2 дә кара.)