ӨЧЕНЧЕ КИСӘК
«Мин сезне... бергә җыярмын». Саф гыйбадәтнең торгызылуы вәгъдә ителгән
ТЕМА: Йәзәкил пәйгамбәрлекләрендә торгызылу темасы ачыклана
Исраил халкы таралган. Моның сәбәбе — халыкның мөртәтлеге. Алар саф гыйбадәтне нәҗесләгән һәм Аллаһы исемен хурлаган. Хәзер алар үз эшләренең ачы җимешләрен татый. Шул кайгылы вакытта Йәһвә Йәзәкил аша өмет тулы берничә пәйгамбәрлек бирә. Җанлы, образлы тел һәм курку-хөрмәт уятучы күренешләр ярдәмендә Йәһвә сөргендәге исраиллеләргә генә түгел, ә шулай ук саф гыйбадәтнең торгызылуын күрергә теләгән бар кешеләргә дә өмет бирә.