Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • CO-pgm17 7-8 б.
  • Сезнең өчен мәгълүмат

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Сезнең өчен мәгълүмат
  • 2017 елгы региональ конгресс программасы
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • МАХСУС ОЧРАШУЛАР
  • СЕЗНЕҢ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ
  • Делегатлар өчен мәгълүмат
    2018 елгы региональ конгресс программасы
  • Делегатлар өчен мәгълүмат
    2019 елгы региональ конгресс программасы
  • Делегатлар өчен мәгълүмат
    2020 елгы региональ конгресс программасы
  • Файдалы мәгълүмат
    2024 елгы региональ конгресс программасы
Күбрәк карарга
2017 елгы региональ конгресс программасы
CO-pgm17 7-8 б.

Сезнең өчен мәгълүмат

МАХСУС ОЧРАШУЛАР

БӘЙТЕЛДӘ ХЕЗМӘТ ИТҮ. Бәйтелдә хезмәт итәргә теләүчеләр өчен махсус очрашу җомга көнне тәнәфес вакытында үтәчәк. Бу очрашуга 35 яшь тулмаган суга чумдырылган вәгазьчеләр килә ала. Бу очрашуның үткәреләчәк урыны һәм вакыты белдерүләрдә әйтеләчәк.

ПАТШАЛЫК ВӘГАЗЬЧЕЛӘРЕ МӘКТӘБЕ. Хезмәтләрен киңәйтергә теләгән 23—65 яшьлек пионерлар, без сезне Патшалык вәгазьчеләре мәктәбендә укырга теләүчеләр өчен оештырылган очрашуга чакырабыз. Очрашу якшәмбе көнне тәнәфес вакытында үтәчәк. Үткәреләчәк урынын һәм вакытын белдерүләрдән белерсез.

СЕЗНЕҢ ӨЧЕН МӘГЪЛҮМАТ

БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ. Истә тотыгыз: бу бүлектә АШЫГЫЧ ЯРДӘМ ГЕНӘ күрсәтелә.

ИРЕКЛЕ ИГАНӘЛӘР. Конгресста утырып тыңлар өчен җитәрлек урыннар куелган һәм төрле аппаратура бар. Монда шулай ук башка төрле ярдәм күрсәтелә. Моның барысы шактый күп чыгымнар таләп итсә дә, моның ярдәмендә конгресс шатлыклы үтә һәм без Йәһвәгә тагын да якынрак булып китәбез. Ирекле иганәләрегез шул чыгымнарны капларга булыша һәм бөтендөнья эшенә зур ярдәм булып тора. Иганә тартмалары җайлы урыннарда тора. Һәркайсы иганә югары бәяләнә, һәм Җитәкче совет сезгә Патшалык эшләренә юмартлык күрсәтеп ярдәм иткәнегез өчен алдан үз рәхмәтен белдерә.

ИРЕКЛЕ ХЕЗМӘТЧЕЛӘР БҮЛЕГЕ. Конгресс белән бәйле эшләрдә катнашасыгыз килсә, Мәгълүмат һәм ирекле хезмәтчеләр бүлегенә мөрәҗәгать итегез.

СУГА ЧУМДЫРЫЛУ. Суга чумдырылу үтүчеләр шимбә көнне иртән алгы рәтләрдәге, алар өчен бүлеп куелган урыннарга утырырга тиеш. Моннан алар суга чумдырылучылар өчен нотыкны тыңлаячак. Алар үзләре белән сөлге һәм әдәпле коену костюмы алып килергә тиеш.

ТАБЫЛГАН ӘЙБЕРЛӘР БҮЛЕГЕ ҺӘМ САКЛАУ УРЫНЫ. Берәрсе югалткан әйберне тапсагыз яки үзегез берәр нәрсә югалтсагыз, шушы бүлеккә мөрәҗәгать итегез. Югалган балаларны да монда алып килергә кирәк. Әмма шуны онытмагыз: бу балалар бүлмәсе түгел. Балаларыгыз турында үзегез кайгыртыгыз, алар сезнең яныгызда булсын.

УРНАШТЫРУЧЫЛАР БҮЛЕГЕ. Урнаштыручылар — сезгә булышучылар. Алар сезгә, мәсәлән, машина кую урынын, утыру, чыгу, керү урыннарын күрсәткәндә һәм башка киңәшләр биргәндә, аларны тыңлагызчы.

УРЫННАР. Башкаларга игътибарлы булыгыз. Урыннарны сезнең белән бергә машинада килгән, сезнең белән бер бүлмәдә яшәгән кешеләр яки өйрәнүчеләрегез өчен генә алыгыз. Яныгыздагы урыннарга бернәрсә дә куймагыз. Шул чакта башкалар бу урыннар буш икәнен күрер.

Программаны Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы әзерләде

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу