Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lvs 2 бүл. 16-30 б.
  • Аллаһы алдында саф вөҗдан

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Аллаһы алдында саф вөҗдан
  • Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
  • Уку — «Аллаһы мәхәббәте»
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ВӨҖДАН НӘРСӘ УЛ ҺӘМ УЛ НИЧЕК ЭШ ИТӘ?
  • ВӨҖДАНЫБЫЗНЫ НИЧЕК ӨЙРӘТЕП БУЛА?
  • НИ ӨЧЕН БАШКАЛАРНЫҢ ВӨҖДАНЫ ТУРЫНДА УЙЛАУ МӨҺИМ?
  • САФ ВӨҖДАН ФАЙДА КИТЕРӘ
  • Үз вөҗданымны ничек өйрәтергә?
    Яшьләрнең сораулары
  • Вөҗданыгыз ышанычлы киңәшчеме?
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Вөҗданыңның авазын тыңла
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Аллаһы мәхәббәтендә калыйк
lvs 2 бүл. 16-30 б.
Кеше чүл буйлап бара

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

Аллаһы алдында саф вөҗдан

«Вөҗданыгыз саф булсын» (1 ПЕТЕР 3:16).

1, 2. Таныш булмаган җирдә юлны табарга безгә нәрсә булыша ала? Йәһвә һәрберебезгә нинди ярдәм бирде?

КҮЗ алдына китер: син зур чүл буйлап барасың. Нык җил искәнгә, комлы ландшафт гел үзгәреп тора. Син җиңел генә югала аласың. Кая барырга икәнен ничек аңларга? Бу хәлдә компас, навигатор, карта я бу чүлне яхшы белгән кеше булыша ала. Андый ярдәмгә ия булу бик мөһим, чөнки бу тормышыңны саклый ала.

2 Һәрберебезнең тормышында авырлыклары була, һәм вакыт-вакыт без үзебезне югалган итеп хис итә алабыз. Әмма Йәһвә һәрберебезгә ярдәмгә вөҗдан бирде. Ул безне тормышта җитәкли ала (Ягъкуб 1:17). Вөҗдан нәрсә ул? Ул ничек эш итә? Вөҗданыбызны ничек өйрәтеп була? Ни өчен башкаларның вөҗданы турында уйлау мөһим? Саф вөҗдан тормышыбызны ничек яхшырта ала? Әйдәгез белик.

ВӨҖДАН НӘРСӘ УЛ ҺӘМ УЛ НИЧЕК ЭШ ИТӘ?

3. Вөҗдан нәрсә ул?

3 Вөҗданыбыз — Йәһвәнең искиткеч бүләге. Бу — яхшылык белән яманлыкны аера белү сәләтебез. Изге Язмаларда вөҗдан дип тәрҗемә ителгән грек сүзе «үз-үзеңне белү» дигәнне аңлата. Вөҗданыбыз дөрес эш иткәндә, бу безгә нинди кеше икәнлегебезне аңларга ярдәм итә. Вөҗдан безгә иң эчке уйларыбызны һәм хисләребезне намуслы бәяләргә булыша. Дөрес карарлар кабул иткәндә, вөҗданыбыз саф була, һәм бу безне бәхетле итә, ә хата кылганда, ул безне газаплый башлый. (5 нче аңлатманы кара.)

4, 5. а) Адәм белән Хаува үз вөҗданын тыңламагач, нәрсә булган? ә) Изге Язмалардагы нинди мисаллар вөҗданның ничек эш иткәнен аңларга ярдәм итә?

4 Һәрберебез вөҗданны тыңларгамы, юкмы икәнен үзе хәл итә. Адәм белән Хаува үз вөҗданын тыңламаган һәм нәтиҗәдә гөнаһ кылган. Шуннан соң алар гаеп хисе кичергән, ләкин инде соң булган. Алар инде Аллаһыны тыңламаган (Яратылыш 3:7, 8). Адәмнең дә, Хауваның да вөҗданы камил булган. Алар Аллаһыга буйсынмау дөрес түгел икәнен белгән, ләкин үз вөҗданын тыңламаган.

5 Шулай да күп кенә камилсез кешеләр үз вөҗданын тыңлаган. Мәсәлән, Әюп, үз вөҗданын тыңлап, дөрес карарлар кабул иткән. Шуңа күрә ул болай дип әйтә алган: «Тере чагымда йөрәгем мине гаепләмәс» (Әюп 27:6). «Йөрәгем» дип әйткәндә, Әюп үз вөҗданын — яхшылык белән яманлыкны аера белү сәләтен күздә тоткан. Давыт исә кайвакыт, вөҗданын тыңламыйча, Йәһвәгә буйсынмаган. Шуннан соң «вөҗданы аны нык газаплаган» (2 Ишмуил 24:10). Вөҗдан аңа андый хаталарны бүтән кылмаска ярдәм иткән.

6. Ни өчен вөҗданыбыз — Аллаһының бүләге дип әйтеп була?

6 Хәтта Йәһвәне белмәгән кешеләр дә гадәттә нәрсә яхшы, ә нәрсә яман икәнен аңлый. Изге Язмаларда: «Алар үз уйларында үзләрен я гаепли, я хәтта аклый»,— дип әйтелә (Римлыларга 2:14, 15). Мәсәлән, күпчелек кеше үтерүнең һәм урлауның дөрес түгел икәнен белә. Моны аларга вөҗданнары — Йәһвә биргән яхшылык белән яманлыкны аера белү сәләте әйтә. Вөҗданнары буенча эш итеп, алар чынлыкта Аллаһының принципларын үти. Бу принципларны Йәһвә безгә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итәр өчен биргән.

7. Ни өчен вөҗдан безне кайвакыт алдарга мөмкин?

7 Ләкин кайвакыт вөҗдан безне алдарга мөмкин. Камилсез уйларыбыз һәм хисләребез аны зарарлый ала, һәм нәтиҗәдә вөҗдан безне дөрес алып бармас. Яхшы вөҗдан үзеннән-үзе барлыкка килми. Аны өйрәтергә кирәк. Өйрәтелгән вөҗдан Йосыфка вәсвәсәгә каршы торырга ярдәм иткән (Яратылыш 39:1, 2, 7—12). Йәһвә безгә ярдәмгә изге рухын һәм Изге Язмалардагы принципларны биргән (Римлыларга 9:1). Әйдәгез, вөҗданыбызны ничек өйрәтеп булганын карап чыгыйк.

ВӨҖДАНЫБЫЗНЫ НИЧЕК ӨЙРӘТЕП БУЛА?

8. а) Хисләребез вөҗданыбызга ничек тәэсир итәргә мөмкин? ә) Берәр нәрсә эшләр алдыннан, нәрсә турында уйланырга кирәк?

8 Кайбер кешеләр уйлавынча, вөҗданны тыңлау үз хисләрең буенча эш итүне генә аңлата. Алар, вөҗдан сине газапламый икән, теләсә нәрсә эшләп була дип уйлый. Ләкин камилсез хисләребез безне алдый ала. Хисләребез шулкадәр көчле була ала, хәтта вөҗданыбызга тәэсир итәргә мөмкин. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк. Кем аны белә ала?» (Ирмия 17:9). Шуңа күрә без яман нәрсәне яхшы дип уйлый башларга мөмкин. Мәсәлән, Паул, мәсихче булып киткәнче, Аллаһы халкын яман эзәрлекләп, дөрес эш итә дип уйлаган. Ул вакытта вөҗданы аны хөкем итмәгән. Әмма Йәһвәнең карашын белгәч, Паул үзгәрергә кирәклеген аңлаган. Ул болай дип язган: «Мине тикшереп бәяләүче — ул Йәһвә» (1 Көринтлеләргә 4:4; Рәсүлләр 23:1; 2 Тимутигә 1:3). Әйе, берәр нәрсә эшләр алдыннан, үз-үзебездән: «Йәһвә моны эшләвемне телиме?» — дип сорарга кирәк.

9. Аллаһыдан курку нәрсәне аңлата?

9 Кешене яратканда, без аны рәнҗетмәскә тырышабыз. Йәһвәне яратканга күрә, без шулай ук аны рәнҗетерлек бернәрсә дә эшләмәскә телибез. Бездә Йәһвәгә карата курку-хөрмәт булырга тиеш. Никами мисалын карап чыгыйк. Идарәче булса да, ул үз дәрәҗәсен баер өчен кулланмаган. Ни өчен? «Мин Аллаһыдан курыкканга, алай эшләмәдем»,— дип әйткән ул (Никами 5:15). Никами Йәһвәне боектырырга бер дә теләмәгән. Без дә, Никами кебек, берәр ялгыш эш кылып Йәһвәне күңелсезләндерергә куркабыз. Изге Язмаларны укып, без Йәһвәне нәрсә сөендергәнен белә алабыз. (6 нчы аңлатманы кара.)

10, 11. Исерткеч эчемлекләргә килгәндә, Изге Язмалардагы нинди принциплар дөрес карар кабул итәргә булышыр?

10 Әйтик, берәр мәсихче исерткеч эчемлекне эчәргәме, юкмы дип уйлана. Аңа дөрес сайлау ясарга нинди принциплар булышыр? Мәсәлән, Изге Язмаларда исерткеч эчемлекләр эчү тыелмый. Анда хәтта шәраб — Аллаһының бүләге дип әйтелгән (Зәбур 104:14, 15). Ләкин Гайсә үз шәкертләрен «артык эчүдән» кисәткән (Лүк 21:34). Паул да мәсихчеләрне «тыелгысыз эчү мәҗлесләрендә катнашудан» һәм «эчкечелектән» качарга дәртләндергән (Римлыларга 13:13). Аның сүзләре буенча, эчкечеләр «Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак» (1 Көринтлеләргә 6:9, 10).

11 Мәсихче үз-үзеннән болай дип сорый ала: «Минем өчен алкоголь никадәр мөһим? Миңа исерткеч эчемлек ял итәр өчен кирәкме? Мин үземне ышанычлырак хис итәр өчен эчәмме? Мин күпме һәм никадәр еш эчкәнемне контрольдә тотаммы?a Табында исерткеч эчемлек булмаса да, мин дусларым белән вакытны күңелле үткәрә аламмы?» Дөрес карар кабул итәр өчен, Йәһвәдән ярдәм сорыйк. (Зәбур 139:23, 24 укы.) Шулай итеп вөҗданыбыз Изге Язмалардагы принциплар буенча өйрәтелгән һәм сизгер булачак. Ләкин бу гына аз.

НИ ӨЧЕН БАШКАЛАРНЫҢ ВӨҖДАНЫ ТУРЫНДА УЙЛАУ МӨҺИМ?

12, 13. Ни өчен башка кешеләрнең вөҗданнары безнекеннән аерылырга мөмкин? Моны ничек исәпкә алып була?

12 Төрле кешеләрнең вөҗданнары төрле. Синең вөҗданың берәр нәрсә эшләргә рөхсәт итсә, башканыкы рөхсәт итмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, берәр ситуациядә син исерткеч эчемлекне эчәргә булырсыңдыр, ә башка берәү эчмәү хәерлерәк дип уйлар. Ни өчен кайвакыт төрле кешеләрнең карашлары төрле була?

Абый-кардәш исерткеч эчемлекне эчәргәме, юкмы дип уйлый

Өйрәтелгән вөҗдан сиңа исерткеч эчемлекне эчәргәме, юкмы икәнен хәл итәргә булышыр

13 Кешенең карашларына еш кына үскән урыны, гаиләсенең карашлары, тормыш тәҗрибәсе һәм башка факторлар тәэсир итә. Алкоголь турында әйткәндә, һәр кеше үз шартларын үзе белә (1 Патшалар 8:38, 39). Шуңа күрә үткәндә исерткеч эчемлекләрне чиктән тыш күп эчкән кеше бөтенләй эчмәскә булырдыр. Берәрсенә эчәргә тәкъдим итсәң, ә ул баш тартса, син нәрсә эшләрсең? Үпкәләрсеңме? Эчәргә кыстарсыңмы? Аның ни өчен баш тартканын сораша башларсыңмы? Әлбәттә юк, чөнки син аның вөҗданын хөрмәт итәсең.

14, 15. Паул көннәрендә нинди хәл килеп чыккан? Паул нинди яхшы киңәш биргән?

14 Рәсүл Паул көннәрендә булган бер хәл төрле кешеләрнең вөҗданнары аерылып тора икәнлеген күрсәтә. Базарда сатыла торган кайбер ит ялган табынуда кулланылган һәм потларга корбан ителгән булган (1 Көринтлеләргә 10:25). Паул бу итне сатып алуда һәм ашауда бернинди начарлык күрмәгән. Аның фикеренчә, бар ризык Йәһвәдән булган. Ләкин үткәндә ялган табынуда катнашкан кайбер кардәшләрнең карашы аерылып торган. Алар андый итне ашарга ярамый дип уйлаган. Паул: «Бу вөҗданыма каршы килми. Нәрсә телим, шуны ашарга хокукым бар» — дип фикер йөрткәнме?

15 Юк, Паул алай уйламаган. Кардәшләренең хисләре аның өчен шулкадәр мөһим булган, хәтта ул үзенең кайбер хокукларыннан баш тартырга әзер булган. Паул болай дигән: «Без... үз файдабыз турында уйламаска тиеш. Мәсих тә бит үз файдасы турында уйламаган» (Римлыларга 15:1, 3). Гайсә кебек, Паул да үзе турында түгел, ә күбрәк башкалар турында уйлаган. (1 Көринтлеләргә 8:13; 10:23, 24, 31—33 укы.)

16. Ни өчен без кардәшнең вөҗданын хөкем итәргә тиеш түгел?

16 Ә берәрсенә вөҗданы безгә дөрес түгел дип тоелганны эшләргә рөхсәт итсә? Шулчакта безгә, аны хөкем итмәс өчен һәм аңа үз фикеребезне такмас өчен, сак булырга кирәк. (Римлыларга 14:10 укы.) Йәһвә безгә вөҗданны башкаларны түгел, ә үзебезне бәяләр өчен бирде (Маттай 7:1). Без үз карашларыбыз аркасында җыелышта бүленешләр килеп чыгуын теләмәс идек. Киресенчә, без мәхәббәткә һәм бердәмлеккә өлеш кертергә телибез (Римлыларга 14:19).

САФ ВӨҖДАН ФАЙДА КИТЕРӘ

17. Кайбер кешеләрнең вөҗданы белән нәрсә булган?

17 Рәсүл Петер: «Вөҗданыгыз саф булсын»,— дип язган (1 Петер 3:16). Кызганычка каршы, кешеләр Йәһвә принципларын санга сукмаганда, вөҗданнары аларны кисәтми башлый. Паул андый вөҗданны «кайнар тимер белән яндырылган» дигән (1 Тимутигә 4:2). Синең берәр җиреңне пешергәнең бармы? Пешкән җирең гадәттә сизгерлеген югалта. Нәкъ шулай ук, кеше дөрес булмаганны эшләвен дәвам итсә, аның вөҗданы «яндырылган» була һәм вакыт узу белән эшләми башлый.

Бер хатын кичәдә; вөҗданы аны газаплый; хакыйкатьне белгәч, ул яхшы кешеләр белән аралаша

Вөҗдан безне тормышта җитәкли ала һәм безгә шатлык белән җан тынычлыгы бирә ала

18, 19. а) Гаеп я оят хисе безгә нинди файда китерә ала? ә) Үткәндә кылган гөнаһлар аркасында һаман гаеп хисе кичерсәк, нәрсәне истә тотарга кирәк?

18 Без гаеп хисе кичергәндә, вөҗданыбыз безгә дөрес эш итмәгәнебезне әйтә. Бу безгә нәрсә дөрес эшләмәгәнебезне аңларга һәм моны эшләүдән туктарга ярдәм итә. Без хаталарыбызны кабатларга теләмибез. Мәсәлән, Давыт патша гөнаһ кылса да, вөҗданы аны тәүбә итәргә дәртләндергән. Ул кылган эшен нәфрәт иткән һәм Йәһвәне киләчәктә тыңларга тәвәккәл булган. Давыт үз тәҗрибәсеннән Йәһвәнең «игелекле һәм кичерергә әзер» булуын күргән (Зәбур 51:1—19; 86:5; 7 нче аңлатманы кара).

19 Ләкин кеше, үз гөнаһыннан тәүбә иткәннән соң күп вакыт узгач та, һаман гаеп хисе кичерергә мөмкин. Көчле гаеп хисе аркасында кеше үзен кирәксез итеп хис итә ала. Син дә вакыт-вакыт андый хисләр кичерәсең икән, үткәндәгесен үзгәртеп булмаганын истә тот. Син хата кылганда дөрес эш итмәгәнеңне аңлый идеңме, юкмы, чын күңелдән тәүбә иткәнсең икән, Йәһвә сине тулысынча кичергән. Син аның алдында чиста һәм хәзер дөрес эш итәсең. Йөрәгең сине һаман гаепли ала, ләкин Изге Язмаларда болай диелә: «Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк». (1 Яхъя 3:19, 20 укы.) Аның мәхәббәте һәм мәрхәмәте теләсә нинди гаеп я оят хисеннән ныграк. Һич шикләнмә: Йәһвә сине кичергән. Кеше Йәһвәнең кичерүен кабул иткәндә, аның вөҗданы тынычлана һәм ул шатланып Аллаһыга хезмәт итә ала (1 Көринтлеләргә 6:11; Еврейләргә 10:22).

20, 21. а) Бу басма сиңа кайсы яктан ярдәм итәр? ә) Йәһвә безгә нинди ирек биргән? Без аны ничек кулланырга тиеш?

20 Бу басма сиңа үз вөҗданыңны өйрәтергә булышыр. Өйрәтелгән вөҗдан сине бу соңгы авыр көннәрдә кисәтер һәм яклап торыр. Ул сиңа шулай ук төрле ситуацияләрдә Изге Язмалардагы принципларны кулланырга булышыр. Әлбәттә, бу китапта һәр ситуациягә кагылышлы кагыйдәләр исемлеге юк. Без Аллаһы принципларына нигезләнгән «Мәсих кануны» буенча яшибез (Гәләтиялеләргә 6:2). Бу безгә күпмедер дәрәҗәдә ирек бирә. Шулай да, берәр сорауга кагылышлы билгеле бер канун булмаса, без моны дөрес булмаган эшләребезне аклар өчен кулланмыйбыз (2 Көринтлеләргә 4:1, 2; Еврейләргә 4:13; 1 Петер 2:16). Без бу ирекне Йәһвәне яратканыбызны күрсәтер өчен кулланабыз.

21 Изге Язмалардагы принциплар турында уйлаганда һәм аларны тормышыбызда кулланганда, без «үз төшенүчәнлегебезне» кулланырга һәм Йәһвә кебек уйларга өйрәнәбез (Еврейләргә 5:14). Нәтиҗәдә, өйрәтелгән вөҗдан, безне тормышта җитәкләп, Аллаһы мәхәббәтендә калырга ярдәм итәр.

a Күп кенә табиблар әйтүенчә, эчкечеләргә күпме эчкәннәрен контрольдә тоту аеруча авыр. Андый кешеләргә табиблар бөтенләй эчмәскә киңәш итә.

ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ПРИНЦИПЛАР

1. ВӨҖДАНЫБЫЗ — АЛЛАҺЫНЫҢ БҮЛӘГЕ

«Алар үз уйларында үзләрен я гаепли, я хәтта аклый» (Римлыларга 2:14, 15).

Вөҗдан сиңа ничек ярдәм итә ала?

  • Зәбур 139:23, 24

    Вөҗдан — яхшылык белән яманлыкны аера белү сәләтебез. Ул безгә иң эчке уйларыбызны һәм хисләребезне намуслы бәяләргә булыша.

  • 1 Ишмуил 24:5; Әюп 27:6

    Вөҗдан безне яхшылык кылырга этәрә һәм яман эшләрдән кисәтә. Дөрес карарлар кабул иткәндә, вөҗданыбыз саф була, һәм бу безне бәхетле итә, ә хата кылганда, ул безне газаплый башлый.

2. ВӨҖДАНЫБЫЗНЫ ӨЙРӘТЕРГӘ КИРӘК

«Кеше йөрәге дуамал һәм бар нәрсәдән дә мәкерлерәк» (Ирмия 17:9).

Йәһвә безгә, вөҗданыбызны өйрәтергә ярдәм итәр өчен, нәрсә биргән?

  • Римлыларга 9:1; 1 Көринтлеләргә 4:4

    Камилсезлек аркасында, вөҗдан безне алдый ала. Без үз хисләребезгә генә түгел, ә шулай ук изге рух тәэсиренә таянырга тиеш.

  • Еврейләргә 5:14; 1 Петер 3:16

    Изге Язмалардан без Йәһвәнең хисләрен белә алабыз, бу безгә яхшылык белән яманлыкны аера белергә һәм вөҗданыбызны өйрәтергә ярдәм итә.

3. ТӨРЛЕ КЕШЕЛӘРНЕҢ ВӨҖДАННАРЫ ТӨРЛЕ

«Һәркем үзенә түгел, ә башкаларга файда эзләсен» (1 Көринтлеләргә 10:23, 24).

Без башкаларның вөҗданын ничек исәпкә ала алабыз?

  • Римлыларга 15:1, 3

    Төрле кешеләрнең вөҗданнары төрле. Синең вөҗданың берәр нәрсә эшләргә рөхсәт итсә, башканыкы рөхсәт итмәскә дә мөмкин.

  • 1 Көринтлеләргә 10:31—33

    Рәсүл Паул күбрәк үзе турында түгел, ә кардәшләр турында уйлаган. Кардәшләрнең хисләре аның өчен үз хокукларыннан да мөһимрәк булган.

  • Римлыларга 14:10, 19

    Йәһвә безгә вөҗданны башкаларны түгел, ә үзебезне бәяләр өчен бирде. Безгә, башкаларны хөкем итмәс өчен һәм аларга үз фикеребезне такмас өчен, сак булырга кирәк.

4. ЙӘҺВӘ БЕЗГӘ ВӨҖДАНЫБЫЗНЫ САФ ИТӘРГӘ БУЛЫША АЛА

«Үз йөрәгебезне аның хуплавына ышандырырбыз. ...Аллаһы йөрәгебездән бөегрәк һәм бар нәрсәне белә» (1 Яхъя 3:19, 20).

Үткәндә кылган хата аркасында гаеп хисе кичерсәк, ни өчен бирешмәскә кирәк?

  • Зәбур 86:5; 1 Көринтлеләргә 6:11

    Үз гөнаһыбыздан тәүбә иткәннән соң күп вакыт узгач та, без һаман гаеп хисе кичерергә һәм үзебезне кирәксез итеп хис итәргә мөмкин. Ләкин без үткәндәгесен үзгәртә алмыйбыз. Йәһвә безне кичерде, һәм гөнаһларыбыз юк булды. Без аның алдында саф була алабыз.

Өйрәтелгән вөҗдан безгә нинди файда китерә?

  • Гәләтиялеләргә 6:2; 1 Петер 2:16

    «Мәсих кануны» кагыйдәләргә түгел, ә Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән. Берәр сорауга кагылышлы конкрет канун булмаса, мәсихче моны дөрес булмаган эшләрен аклар өчен кулланмый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу