1 ДӘРЕС
Уңышлы кереш сүзләр
Рәсүлләр 17:22
МАКСАТ. Кереш сүзләрең тыңлаучыларда кызыксыну уятырга, теманы ачыкларга һәм ни өчен бу аларга файдалы икәнен күрсәтергә тиеш.
КИҢӘШЛӘР:
Кызыксыну уят. Тыңлаучыларыңа кызык булачак берәр сорау, тормыштан алынган очрак, берәр яңалык я башка берәр нәрсә сайла.
Теманы ачыкла. Кереш сүзләрең тыңлаучыларыңа син караячак теманы һәм аның максатын ачык күрсәтсен.
Теманың мөһимлеген күрсәт. Кереш сүзләреңне тыңлаучыларыңның ихтыяҗларына яраклаштыр. Алар бу теманың үзләренә файдалы булачагын ачык аңларга тиеш.