Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • th 19 дәрес 22 б.
  • Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү
  • Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Охшаш мәкаләләр
  • Илһамланып сөйләү
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Кешенең йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү
    Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Материалның файдалы булуын күрсәтү
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
  • Уңай һәм ныгытучы караш
    Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
Күбрәк карарга
Уку һәм өйрәтү осталыгын яхшыртабыз
th 19 дәрес 22 б.

19 ДӘРЕС

Кеше йөрәгенә үтеп керерлек итеп сөйләү

Китерелгән шигырь

Гыйбрәтле сүзләр 3:1

МАКСАТ: Тыңлаучыларыңа алган белемнәре өчен рәхмәтле булырга һәм белгәннәре буенча эш итәргә булыш.

КИҢӘШЛӘР:

  • Тыңлаучыларыңа үз-үзләрен тикшереп чыгарга булыш. Аларга үз хис-тойгыларын тикшереп чыгарга ярдәм итәр өчен, риторик сораулар бир.

  • Дөрес мотивлардан чыгып эш итәргә өндә. Тыңлаучыларыңны ни өчен яхшы эшләр башкарганнары турында уйланырга дәртләндер. Аларга иң яхшы мотивлардан: Йәһвәне, якыннарны һәм Изге Язмалар тәгълиматларын яратудан чыгып, эш итәргә булыш. Акыл өйрәтмә, дәлилләр китер, аңлат. Тыңлаучыларыңда оят хисе тудырма; чыгышың ахырында алар үзләрен рухланган һәм иң яхшысын эшләргә әзер итеп хис итсен.

  • Игътибарны Йәһвәгә юнәлт. Изге Язмалар тәгълиматлары, принциплары һәм әмерләре ничек Аллаһының сыйфатларын һәм безгә карата яратуын чагылдыра икәнен ассызыкла. Тыңлаучыларыңа Йәһвәнең хисләре турында уйларга булыш, һәм аларда аңа яраклы булырга теләк тудыр.

    Гамәли киңәшләр

    Кешеләрне үзенә Йәһвә җәлеп итә икәнен исеңдә тот. Тыңлаучыларыңны эш итәргә дәртләндерер өчен аның Сүзен куллан.

ХЕЗМӘТТӘ

Мөмкин булганда, кешенең чыннан да нәрсәгә ышанганын белер өчен, сораулар бир. Аның чын хисләрен билгеләр өчен, йөзенә һәм тавыш тонына игътибар ит. Әмма түземле бул. Кеше күңелдәгесен әйтеп бирсен өчен, сиңа, бәлки, башта аның ышанычын яулап алырга туры килер.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу