1 нче кисәк. Кабатлау
Өйрәтүчегез белән фикер алышыгыз:
Изге Язмалардагы киләчәккә кагылышлы нинди вәгъдәләр сезгә аеруча ошый?
(2 нче дәресне кара.)
Ни өчен сез Изге Язмаларның Аллаһы Сүзе икәненә ышанасыз?
(3 һәм 5 нче дәресләрне кара.)
Ни өчен Йәһвәнең исемен куллану мөһим?
(4 нче дәресне кара.)
Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Аллаһыда «тормыш чишмәсе» (Зәбур 36:9). Сез моңа ышанасызмы?
(6 нчы дәресне кара.)
Гыйбрәтле сүзләр 3:32 не укыгыз.
Ни өчен Йәһвә иң яхшы дус?
Йәһвә үз дусларының нәрсә эшләүләрен тели? Сезнеңчә, бу акыллымы?
(7 һәм 8 нче дәресләрне кара.)
Зәбур 62:8 не укыгыз.
Сез Йәһвәгә нәрсә турында дога кыласыз? Тагын нәрсә турында дога кылып була?
Йәһвә догаларга ничек җавап бирә?
(9 нчы дәресне кара.)
Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз.
Йәһвә Шаһитләренең очрашулары сезгә нинди файда китерә ала?
Сез ничек уйлыйсыз, җыелышларга йөрер өчен тырышлыклар кую мөһимме?
(10 нчы дәресне кара.)
Ни өчен Изге Язмаларны регуляр рәвештә уку файдалы? Сез Изге Язмаларны көннең кайсы вакытында укыйсыз?
(11 нче дәресне кара.)
Изге Язмаларны өйрәнгәндә алган нинди белемнәр сезгә аеруча ошады?
Изге Язмаларны өйрәнә башлагач, сез нинди авырлыкларга очрадыгыз? Өйрәнүне дәвам итәргә сезгә нәрсә ярдәм итә ала?
(12 нче дәресне кара.)